Логотип
Бала

​Күк-кү, карга...

Фольклорчы галим, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәров балалар тәрбиясе, халык иҗаты буенча байтак кына хезмәтләр язды, шигырь китаплары чыгарды. Аның тарафыннан чыгарылган «Татар балалар фольклоры», «Татар халык уеннары», «Кәҗә-мәкәрҗә», «Генерал әтәч» һ. б. китапларны нәни укучылар һәм тәрбияче-укытучылар яхшы белә булыр. Соңгы вакытта ул халык  иҗатын балалар тәрбиясендә куллану максатларын күз алдында тотып, «Алтын балачак» исемле фәнни-популяр хезмәт язды. 
Журналыбызның бу саныннан без әниләр, дәү әниләр теләген истә тотып, авторның балалар тәрбиясенә багышланган шушы хезмәтеннән кайбер өзекләр бирә башлыйбыз.


Халык иҗаты әсәрләре белән син үз гомереңдә беренче тапкыр кайчан очрашасың? Әти-әниләр, әби-бабайлар безгә сөйләгән әкиятләрдә, мәктәп дәреслекләрендә басылган җырларда, бәетләрдә, мәкальләрдә, табышмакларда, диярсең син. Дөрес, әмма монысы үз-үзеңне яхшы хәтерли башлаганнан соң очрашу гына әле ул. Чынлыкта, син халык иҗаты белән бәби чагыңда, бишектә ятканда ук очрашкансың. Сиңа газиз әнкәң матур-матур җырлар җырлаган. Шуннан тәм табып, син изрәп йокыга талгансың. Әниең сиңа бу җырлар белән иң якты хисләрен сөйләгән, изге теләкләр теләгән.

Әлли-бәлли итәр бу,
Олы булып үсәр бу.
Олы булып үскәчтен,
Мәктәпләргә китәр бу.
Мәктәпләрдә укыр бу,
Зирәк бала булыр бу.
Укуда һәм язуда
Иң алдынгы булыр бу, — 

дип көйләгән ул. Мондый җырларны бишек җырлары дип атыйлар. Син таза, нык, зифа буйлы булып үссен өчен әниең сине төрлечә тәрбия иткән. Юындырган, кул-аякларыңны хәрәкәтләндереп, гимнастика ясаткан. Иртә белән йокыдан уятканда: «Тор инде, озак йокладың», — дип, кабыргаңа төртмәгән. Ә ягымлы итеп күкрәгеңнән сыйпап:

И кызым, тор инде, 
Йокың туйгандыр инде, 
Матур кызлар чишмәләргә 
Бара торгандыр инде, —
дип иркәләп, шигъри тел белән уяткан.


Ә инде сине юындырганда: «Тик кенә тор, башыңнан су коям», — димәгән, ә матур теләкләр теләп болай дигән:

Дәү бул, бай бул, таза бул, 
Тәүфыйклы бул.
Нараттай озын бул, 
Имәндәй таза бул. 
Суы сарыксын,
Үзе калыксын,
Озын гомерле булсын.
Ул сине тәпи йөрергә өйрәткәндә:
Килче, бәгърем, кил әле, 
Килә аласың микән? 
Кәкре аякларың белән 
Йөри аласың микән? — 

дип шаярткалап та алган.

Менә шундый вакытларда әйтелә торган халык иҗаты әсәрләре юаткычлар дип йөртелә.
Еллар узган. Тәпи йөрергә өйрәнеп, «авызың белән боламык пешерә» башлагач, синең үзеңнең дә әти-әниләрең белән сөйләшәсең, серләшәсең, уйныйсың килгән. Алар син уйный ала торган гади генә уеннар оештырганнар. Сине аркаларына асылындырып:

Күк-кү, чыпчык, 
Тәрәзәдән очып чык, 
Минем улымның башына 
Май белән бал сөртеп чык, — 

дип шаяртканнар. Аннан нәни генә бармакларыңны берәм-берәм бөгеп:

Бу бармак — бабай,
Бу бармак — әби,        
Бу бармак — әти,
Бу бармак — әни,
Бу бармак — бәби,
Аның исеме — чәнти, —

дип, сине гаилә әгъзалары белән таныштырганнар, аларның сиңа кем булуын төшендергәннәр. Аннан:

Олыга — утын ярырга,      
Ә сиңа — чыгып алырга,     
Уртага — мичкә ягарга, 
Ә сиңа — казан асарга,
Чәнчәгә — җырлый башларга,
Дусларның күңелен ачарга, — 

дип, сине эшкә әзер булып үсәргә тиешлегеңне колагыңа киртеп куйганнар. 

Бер — бер мәк, 
Ике — икмәк, 
Өч — өч мәк... —

дип, бармакларыңны бөгә-бөгә, санарга да өйрәткәннәр сине. Менә шундый бәбиләр белән уйнау рәвешендә башкарыла торган шигъри әсәрләрне мавыктыргычлар дип атыйлар.

Бишек җырлары, юаткычлар, мавыктыргычлар белән синең телең ачылган. Шулар аша әти-әниең, әби-бабайларың, үзеңә дә сиздермичә, уйнаткан булып кына сине әйләнә-тирәлек белән таныштырганнар, яшәү кагыйдәләренә, матурлыкны күрә белергә өйрәткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар