Логотип
Бала

Имтиханны җиңел тапшыру өчен 4 күнекмә

Имтиханны уңышлы тапшырыр өчен белем ягыннан гына түгел, психологик яктан да әзер булырга кирәк. Балага ярдәм итәсегез килсә, бу күнекмәләр белән танышып, аның белән дә бүлешегез.


Имтиханнар чорында балаларның күпчелеге борчыла һәм стресс кичерә. Андый вакытта әти-әниләрнең терәге аеруча кадерле. Алар баланың күтәренке кәефен сакларга, канатландырырга, үз-үзенә ышандырырга сәләтле. 
Имтиханны уңышлы тапшырыр өчен белем ягыннан гына түгел, психологик яктан да әзер булырга кирәк. Шуңа да белгечләр бу чорда баланың эмоциональ халәтенә игътибарлы булырга куша. Балага ярдәм итәсегез килсә, бу күнекмәләр белән танышып, аның белән дә бүлешегез. Ярдәме тими калмас.

1. Вакытны дөрес көйләү күнекмәсе.
Вакыты белән дөрес идарә итәргә өйрәнгән кеше барлык өйрәнәсе материалны контрольгә алырга сәләтле. Аны өйрәнү, кабул итү дә җиңелрәк биреләчәк, әзерлек тә югары дәрәҗәдә булыр. Балагызга вакытны планлаштыра торган махсус блокнот алыгыз. Бәлки аңа блокнотның электрон вариантын куллану җиңелрәк тә булыр. Бергәләп бу планга имтихан көннәрен кертегез, әзерлек өчен кирәкле көннәрне билгеләгез, үзләштерәсе материал күләмен көннәр санына бүлегез. Баланың башка шөгыльләрен шушы расписаниедән чыгып планлаштырыгыз. Йокы һәм саф һавада йөрү өчен дә вакыт калсын. 

2. Материал үзләштерү техникасын сайлау күнекмәсе.

Мәгълүматны төрле бала төрле әгъзалары аша кабул итә. Берәүләргә күрергә, укырга кирәк, икенчеләре язып өйрәнә, өченчеләре тыңлап кабул итә. Бала өчен кайсы чара үтемлерәк икәнен белер өчен бер сәгать дәвамында төрле техника кулланып карарга тәкъдим итегез. Мәсәлән, укып күзләре арыса, тавышын диктофонга яздырып тыңласын,  алай да кабул итеп булмый башлагач, карточкалар белән эшләргә була: кәгазьдән кисеп бер ягына сораулар, икенче ягына җавапларын язсын. 

3. Хәтерне яхшырту күнекмәсе.

Хәтерне яхшырту өчен төрле мнемотехникалар кулланып карарга мөмкин. Мнемотехника – баш миенә хәтердән язу дип аңлатыла. Ягъни үзегез аңлый торган бәйләнешләр булдырып, истә калдырасы мәгълүматны күзаллау, материалны визуальләштерү, кызыклы детальләр, сурәтләр белән тулыландыру. Өйрәнгән материалны башкаларга сөйләп тә ныгытырга була. 

4. Дөрес ял итү күнекмәсе.
Бала арыганын сизсәгез, ял итеп алыгыз. Шул арада канатландыра торган, мотивация арттыра торган сораулар бирегез: кайсы тема ныграк ошады? Ни өчен? Нинди авырлыклар белән очраштың? Аларны ничек чиштең? Нәрсә ныграк гаҗәпләндерде? Үзең өчен нинди яңалык таптың? 

Бар да яхшы булачак!

«Родителям о детях» телеграм каналыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар