Логотип
Бала

​Чисталык һәм тәртип


Балалар туганчы мин катырып куйган тәртип ярата идем. Өйдә нәрсә дә булса кыек ятса, яныннан тыныч кына үтә алмыйм – турылап куям; бизәнгечләр янчыгымда һәрнәрсәнең үз оясы бар иде. Китапларым да Тукайның «Шүрәле»сендәге наратлар кебек рәт-рәт тезелеп тора иде... 
Иде, дим, чөнки бүген безнең өйдә өч яшь ярымлык һәм унбер айлык ике кыз бала үсеп килә. Кайчагында иннекне уенчыклар арасыннан табып алып сөртергә туры килә. Хәзер бездә еш кына кәстрүл капкачларын да залдан эзләргә кирәк – кечкенә кызымның яраткан уенчыгы ул. Һәм шушында үз башыннан үткән кешеләр өчен язмамны төгәлләп тә куярга була – алар аңлады инде. Ләкин көн саен диярлек яңа сызыклар өстәлүдән модернистик сәнгать әсәрләрен хәтерләтүче обойлар турында да сөйлисе килә бит әле. Ягъни бу язма «минем ничек итеп идеаль хуҗабикә булырга өйрәнүем» турында. 

Әй кызыгам инде рекламаларда күрсәтелә торган пөхтә итеп җыештырылган фатирларга, чип-чиста итеп киенгән тыңлаучан балаларга, ул балаларның «Роллтон» шулпасына майонез салып биргәнне телен йотардай булып ашаучы әтиләренә һәм әле генә матурлык салоныннан чыккан кебек «ялт» итеп торган әниләренә! Булдыклы хатыннарныкы гел шулай буладыр инде... 
Димәк, мантыйкка ярашлы, мин булдыксыз булып чыгам, чөнки бездә әлеге манзарага охшашлы мизгелләр сирәк була. Болай мин үзем өйдә – аш пешерүче, тегүче, җыештыручы, табиб, юрист, укытучы, икътисадчы, дизайнер-стилист, психолог.

Тәүлегенә 24 сәгать кизүдә мин, моның өчен миңа бер тиен хезмәт хакы түләнми, якыннарым сәламәт һәм шат булса – миңа шул җиткән, чөнки мин – әни кеше. 
Шул ук вакытта мин гап-гади хатын-кыз да бит әле дип кычкырасы килә кайчак! Бигрәк тә бер бүлмәне җыештырып бетереп, икенчесенә чыкканда, шундый ук «бардак» каршы алса. Ә уңда аш бүлмәсе – анда раковинада тау булып өелгән савыт-саба һәм кичке ашны әзерләр өчен җебетергә алып куйган ит һәм башка яшелчәләр. Юыну бүлмәсендәге кер машинасы «кетер-кетер» үз эшен эшләп утыра (аны уйлап чыгарган кешегә кулымны күкрәгемә куеп рәхмәт әйтәм!), ә йокы бүлмәсенең икенчесендә кер үтүкли торган тактада юылган керләр үз чиратын көтеп ята – тау кадәр булып өелмәгән бит әле, ишекне дә этеп ябарлык түгел – көтсен, дисең дә тыныч күңел белән борылып чыгып китәсең. Тукта, залдан никтер бер тавыш та килми, кызлар нишли икән? Билгеле инде, әгәр кечкенә бала сине борчымый, тавышланмый, еламый икән, димәк, анда сюрприз көтә. Келәмгә рәсем төшерәләрме икән?

Гөл чүлмәген аударып, балчыгыннан «пәрәмәч пешереп» утыралармы? Бәлки, диванга пластилин ябыштырып уйныйлардыр – күңелдән генә кырыкмаса- кырык төрле этлек уйлап өлгерәсең. Уф-ф, юк икән, алдагы көнне Зөлфия сабын куыклары алдырткан иде, шуның суы белән Адиләнең башын гына юган икән... 

Зөлфия беренче тапкыр обойларга рәсем төшергәч, бу әзер өйгә килен булып төшкән кеше буларак, шүрләп калган идем – кайнанам ни дияр? Ә ул: «Дөнья малы өчен баланы орышасы юк, язу-сызу яшеннән чыккач яңасын ябыштырырбыз, сәламәт булып торыйк», – ди­гәч, эчкә җылы керде. Алай да «Икеа»дан махсус такта алып кайтып куйдык – рәхәтләнсен, дидек. Әмма рәхәт­ләнмәде, аның каруы обойлардагы сызыклар Зөлфиянең буе үскән саен биегәя генә бара. Тора-бара фломастердан калган эзләр ниндидер бер җитезлек белән карават башларында, шкафларда пәйда була башлады. 

Кечкенә чакта апама ияреп мин дә акбур белән коймаларны буяштырып йөргән идем. Әни моны күрде дә апамнан юдыртты. Апам зур иде инде, сигез яшьләр чамасы булгандыр, миңа өч тирәсе. Әмма аның елый-елый койма юганы истә калган. Сабак булмаган, ахрысы, ул минем өчен – биш яшьләр тирәсендә әби орышкач, ачу итеп, авылның бүрәнә өенә тигезле-тигезсез ябыштырылган обойны таяк белән тишкәләп чыккан идем. 

Ә өйдә чисталык белән тәртип сакларга безне кечкенәдән өйрәттеләр. Безнең татарның канында бит ул өй җыештыру – ял итмәсә итми, әмма өен музей кебек итеп җыештырып куя. Тузан да төшерми! Өйдә артык әйбер тотарга яратмыйбыз, тизрәк чыгарып ташлыйбыз. Яңа җиһаз алсак, искесен – чүплеккә. Яңа заман модасы – фэн-шуй да шулай куша анысы. Янәсе, «си» энергиясенә иркенлек кирәк. Әмма шушы рәвешле күпме ядкарьләр чүплек башында кояшта уңып юкка чыккан бит: винтаж стилендәге иске кәнәфиләр, абыйның Германиядән армия хезмәтеннән алып кайткан чемоданнары, картәбинең укалы камзуллары... Ә без чүп дип мичкә аткан көндәлекләрен әни бүген дә сагынамы икән әле? Истәлекләрне тереләй утка якканбыз – имеш, кыз балалар өй җыештыра. 

...Менә хәзер тиз арада тавык та чүпләп бетерә алмастай шушы мәшәкатьләрдән котылмасаң, менә хәзер шушы мизгелне кулдан ычкындырсаң, безнең шушы микрокосмосыбыз мәңгелек хаоска әйләнәчәк! Ә болай миңа тәртип урнаштыру өчен нибары ярты сәгать яки кырык минут вакыт кирәк булачак. Икенче раунд башланганчы, әлбәттә. 

Их, шушы көн саен кабатлана торган кырык минут бит ул! Еллар дәвамында көн саен мин грек мифо­логия­сендәге Сизиф роленә кереп алам. Сизифныкы кебек минем эш тә мәңге бетми, кабатлана, нәтиҗәсе юк, рәхмәт әйтүчесе дә... Хатын-кызның тәкъдиренә язылгандыр инде: аның эшләгән эше күренми, эшлә­мәсә – ничек кенә әле! Кабатлана торган шушы мәшәкатьләрдән котылу өчен элегрәк миңа ярты көн кирәк булыр иде, ә бәлки, бер көндер. Бөтен хикмәт тә эшне автомат рәвештә башкарырга өйрәнүдә бугай – теш чистартырга кергән арада да юыну бүлмәсен тәртипкә салып: раковина белән унитазны юып, кер машинасын кабызып чыгасың. Иртәнге ашны әзерләгәндә, кичкә пешерәсе итне суыткычтан алып куясың, берәр шкафны тәртипкә салып өлгерергә була. Ә бит студент чакта без имтиханнарны һәм сынауларны гына «автомат» рәвештә тапшыра идек. 

Гомумән, балалы өйдә тәртип саклау кар яуганда кар көрәүгә тиң, дигән сүз хак ул. Балалар булган җирдә хәрәкәт бар. Хәрәкәт булган җирдә тузан да куба, әйбер дә туза. «Бала өчен һәрнәрсә мулдан булырга тиеш. Бала кечкенә чагыннан ук муллыкка өйрәнеп үссен. Муллык дигәндә бер вагон һәм бер арба уенчык дигән сүз генә түгел. Ул кояш нурларында коенсын, авыз тутырып җиләк ашасын, сөт эчсен, суга да чумып уйнасын, кар көртләрендә аунасын. Рәхәтләнеп көлсен, тирләп, чәчләре маңгаена ябышканчы йөгереп уйнасын», – бу прицип, ялгышмасам, японнар тәрбиясеннән. 
Бала ирекле, мөстәкыйль шәхес булып үссен өчен аңа үзен уңайлы итеп хис итә торган иркенлек булдырырга кирәк. Без өлкәннәрнең төп бурычы шул түгелме соң инде? 

Берничә ел декрет ялында утырган арада үземнең кагыйдәләр җыелмасы да барлыкка килде. Киңәш итеп әйтмим, әмма үзем кебек хуҗабикәләр белән уртаклашасым килә, бәлки, кемгә дә булса ярдәме тияр: 
* әгәр макияж ясаган булсаң, кичтән битне чистартмыйча йокларга ятмаска;
* иртән торгач, беренче эш итеп теш чистарту һәм чәч тарау мәҗбүри; 
* кичтән раковинада юылмаган савыт-саба калдырмаска (безнең әбиләр, төнгә пычрак савыт-саба калдырсаң, аны төнлә шайтан ялый, диләр иде);
* иртәгә кичке ашка нәрсә пешерергә икәнен бүген кичтән планлаштырып ятарга, бәлки, кибеттән алып кайтасы нәрсәләр бардыр; 
* өйне көн саен – җиңелчә генә, ә атнага бер – әйбәтләп җыештырырга; 
* тузан сөрткәндә ишек тоткаларын да сөртергә (балалар булгач, элек игътибар итмәгән һәм барлыгына юньләп ышанмаган вирус һәм микробларны таный, күрә һәм тоя башлыйсың икән);
* әгәр балалар бәләкәй чагында берәр җиһаз алырга яки ремонт ясарга туры килсә, материаллар­ның кыйммәтлесен алмасаң да ярый яки кыйммәтле обой, плитка ябыштырмаска. Җиһазларның бармак эзе калмастаен сайларга кирәк; 
* идәнгә су түгелсә дә, зыян килми торгандаен җәяргә (балага аларны нинди бәядән сатып алганны аңлатып булмый);
* уенчыкларны тутыру өчен зур тартмалар булдырырга (ни гаҗәп, Зөлфия «тәртип» төшенчәсен башкачарак аңлый бугай – уенчыклар тәртип белән тартмада ята икән, аның эче поша башлый, ул аларны таратып ташларга ашыга); 
* әгәр син чын хуҗабикә икән, мистер Пропперның барлыгына һәм аның кайчан да булса син яшә-гән урамга да бер килеп чыгачагына ышанырга! Кешене өмет яшәтә бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар