Логотип
Бала

Баланы үбү - ГАЕП!

Бөекбритания җырчысы һәм модельеры, футболчы Дэвид Бэкхемның хатынын Викторияне социаль челтәрләрдә утыручылар нык тәнкыйтьләде әле.
Виктория Instagram сәхифәсендә биш яшьлек кызы Харперны ирененнән үпкәндә төшерелгән фотосын урнаштырган булган. Җырчының аккаунтын 11,6 миллионнан артык фолловер күзәтеп бара. Кадр астына Виктория Бэкхем баласына мәхәббәт хисләрен аңлатып та язган. Фолловерлар исә балага булган хисләрне шул рәвешле күрсәтүне җирәнгеч дип тапты. (Шуңа да карамастан, фото 568 меңнән артык лайк җыйган.)



Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА. Җырчы. 


Үбәм. Мин моңа каршы түгел. Ул яратуны белдерә! Иркәләп үбудән зыян юк, минемчә.


Ләйсән САФИНА. «Идел» яшьләр үзәге.

Безне гел кочаклап, үбеп, сөеп үстерделәр. Моның начарлыгын күрмим. Ләкин бала үсә төшкәч аны ирененнән үбүне кирәк дип санамыйм.



Сөмбел ВӘЛИДИ. Журналист.


Беренчедэн, ул гигиена ягыннан дөрес нәрсә түгел. Балага үз бактерияләреңне күчерүнең бер файдасы юк. Икенчедән, этик яктан да сәер, минемчэ. Иреннән үбешү - ул интим нәрсә, баланың әтисе белән әнисе арасында гына була торган, анысы да балалар күз алдында түгел. Өченчедән, якыннарын иреннән үбәргә өйрәнгән бала өчен урамдагы дусларын үбү дә табигый хәлгә әвереләчәк. Дин ягыннан да бу дөрес күренеш түгел, минемчә. Фәтвәсен гыйлемлерәк кешеләр әйтер.



Гөлчәчәк ГАЙФЕТДИНОВА. Г. Камал театры актрисасы.

Мин мона тискәре карыйм. Һәм үзем дә үпмәскә тырышам. Балага да иреннән үбәргә ярамаганын аңлатырга тырышам.



Гөлназ ФӘЙЗРАХМАНОВА. «Болгар» радиосы.

Үбүгә уңай карыйм. Кайсы вакытта нинди очракта икәнен белергә генә кирәк. 
Улымны битеннән, маңгаеннан үбәм, авызыннан үпкәнне хәтерләмим: үпкәнем юк бугай, булса да бәләкәй вакытында гына. Кызым белән башкачарак, пәп итешеп алабыз. Бер гадәт ул безнең, әйтик, саубуллашканда.



Ләйлә ҖӘЛӘЛОВА. «Тәртип-Fm» радиосы.

Мин моңа тискәре карыйм. Беренчедән, инфекция таратасын бит. Гигиена, санитария ягын уйлаганда бу. Икенчедән, балага нәни чактан психикасына тискәре йогынты ясарга мөмкин дип уйлыйм. Үсә төшкәч, җенси тайпылыш барлыкка килу ихтималы зур. Ә битеннән рәхәтләнеп үбәргә буладыр. Тик кайбер әниләр нәниләрен чама белмичә, чупы-чупы китереп, озаклап үбәләр. Бу да дөрес түгелдер. Бала инде яратмыйча, көйсезләнә башлый, ә әни кеше туктый алмый. Чама кирәк. 


Артур ИСЛАМОВ. Җырчы.

Миңа калса, бала сабый чакта алай үбәргә ярый. Аеруча кыз бала булса. Безнеке үзе үбә иреннән!


Зөлфәт ЗИННУРОВ. Шоумен.

Баланы иреннән үбеп алуда бернинди куркыныч күрмим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сомбел Вэлидинен жавабын бик дорес дип саныйм. Золфэт Зиннуровтан андый ахмак суз котмэгэн идем(

    • аватар Без имени

      0

      0

      . баланы тактиль ярату:кочып алу,баштан сыйпау,убеп алу,аркада сыйпау барысы да психология буенча кирэк нэрсэлэр.Аларнын эз булуы яхшы тугел.Так что убегез кочыгыз

      Хәзер укыйлар