Логотип
Бала

Балаларга кычкырудан ничек туктарга?

​​​​​​​Мондый хәл һәрбер әнигә дә таныштыр инде: кайчак балаларга кычкырабыз. Кычкыру гына түгел, акырабыз да хәтта. Иң йомшак, иң миһербанлы әни дә ара-тирә дию пәриенә әверелергә мөмкин.

Мондый хәл һәрбер әнигә дә таныштыр инде: кайчак балаларга кычкырабыз. Кычкыру гына түгел, акырабыз да хәтта. Иң йомшак, иң миһербанлы әни дә ара-тирә дию пәриенә әверелергә мөмкин. Бик нык ачу чыкканда да үзеңне ничек кулда тотарга? Балаларга ничек итеп кычкырмый калырга?

 

Өлкәнрәкләр көлеп куяр инде: тапкансыз проблема, кычкырмыйча гына баланы үстереп булмый, диярләр. Матчага кыстырылган тал чыбыгын да искә алырлар. Ләкин кычкырып кына килеп туган хәлне дөрес чишеп булмый. Үзенә кычкыруларын ишетеп үскән балада комплекслар барлыкка килә, ул үзен имин итеп хис итүдән туктый. Кычкыру – проблеманы хәл итү түгел, ә баланы үзеннән көчсезрәкләрне җәберләргә өйрәтү ул.

Без балаларга кайчан кычкырабыз. Әйдәгез, шул ситуацияләрне бергәләп тикшерик әле.

 

 

Үзеңне тулысынча балага багышласаң

Шәхси эшләргә, хобби вакыт калмау, профессиональ мәсьәләләрне хәл итә алмау арыган әнине чыгырыннан чыгара. Ул әле башта сабыр итә, баланың бер гаебе дә юк бит. Ләкин тагын бер кечкенә генә очрак әнинең ачуын чыгарырга җитә кала: юылмаган кул яки җыелмаган уенчыклар өчен баланы пыр туздырып ачуланып ташлый, ярсып-ярсып кычкыра.

Мондый очракта нишләргә?

Вазыйфаларны бүлешергә. Яшь әни күп очракта үз вазыйфасын кем беләндер бүлешергә әзер булмый. Баланы аның кебек карый белмиләр, керләрне аның шикелле юа һәм үтүкли алмыйлар кебек тоела аңа. Ул барысын да үзе контрольдә тотарга тели. Кемнеңдер киңәшен ишетәсе дә, үз өендә чит кагыйдәләргә буйсынасы да килмәсә дә, башкаларның ярдәмен кабул итәргә барыбер дә өйрәнергә туры киләчәк. Баланы әтисе яки әбисе урамда уйнаткан чакта сез өйдәге эшләрне карый тора аласыз бит. Ә тагын да яхшырагы – ял итеп алырга мөмкинлек чыгачак.

 

Көч калмаса

Әни дә тимердән ясалмаган. Ул да арырга, авырырга мөмкин. Аның да эшкә кулы бармаган чаклары була, кайчак гормоннар да дулаштыра. Кырык эшең кырык якта таралып ятып, кыл да кыймылдатырлык хәлең булмаса, баланың шуклыкларына түзеп калуы авыр шул. Мондый чакта кычкырып җибәргәнеңне үзең дә сизми каласың.

Мондый очракта нишләргә?

Инде тәмам чыгырыгыздан чыгуыгызны сизәсез икән, аяк арасында туктаусыз мыжгып торган балага сабыр итәр хәлегез калмаган икән, тайм-аут ясап алыгыз. Тотыгыз да, 5-10 минутка берәр җиргә качыгыз. Әйтик, ванна бүлмәсенә. Шушы вакыт ачуны басар өчен дә, канга таралган гормонны таркатыр өчен дә җитәрлек. Битләрегезне юып, тынычланып чыгарсыз.

 

«Авырткан сөял»гә бассалар

Шулай да була: бала үзенең гамәле белән сездә көчле курку, паника, ярсу хисе яки күңелегездәге авыр хатирәләрне уятып җибәрергә мөмкин. Балагыз урамга йөгереп чыгып, балачакта күз алдыгызда булган һаләкәтне искә төшерә һәм шуннан көчле курку кабына. Әйтик, ул агачка менгән, ә сез кечкенә вакытыгызда агачтан егылып төшеп кулыгызны сындырган идегез. Бала урамдагы мәчене сыйпый, ә сез шундый очрактан соң тимрәү белән авырдыгыз. Мондый чакта безнең «спусковой механизм» эшли башлый һәм без балага кычкырабыз, чөнки курку хисе аркасында тыныч кына алай эшләргә ярамаганын аңлатырлык хәлдә түгелбез.

Мондый очракта нәрсә эшләргә?

Бала белән алдан ук куркыныч очраклар турында сөйләшеп, аны кисәтеп куегыз. Машина юлына йөгереп чыгу, биек агачка менү – сезнең гаиләдә табу булсын. Бала моның ни белән бетү ихтималын белеп торырга тиеш. Балага аның өчен куркуыгызны аңлатыгыз.

 

Сез тәртип яратасыз, ә өйнең өсте-аска килгән

Андый әти-әниләрне перфекционистлар дип атыйлар. Алар бөтен нәрсәдә тәртип ярата. Балаларның үз әйберләрен җыеп йөрмәве аларның теңкәсен корыта. Сезнең шундый нәрсәгә игътибар иткәнегез бармы: кайчак без балаларның наянлыгына тынычрак карыйбыз, кайчак үзебезне кулда тотып кала алмыйбыз.

Мондый очракта нишләргә?

Көндәлек, атналык, айлык эшләрегезнең тәртибен булдырыгыз. Анда эшнең иң күп өелгән көнен яки сәгатен билгеләгез. Болар «куркыныч зона»лар. Эш күп булгач, ару да булачак. Димәк, балага ачуыгыз да килергә мөмкин. Шуңа да андый сәгатьләрдә үзегезне мәҗбүри рәвештә кулда тотарга туры киләчәк.

 

Бала кул астына эләксә

Кайчак ачуны бала түгел, ә тормыштагы башка бер хәл чыгара. Ләкин кул астында бала булгач, тик торганнан гына аңа кычкырып, ачуны басабыз. Югыйсә баланың бер гаебе дә юк.

Мондый очракта нишләргә?

Бу еләсә кем белән дә булырга мөмкин. Шундый хәл килеп чыкса, тизрәк

үзегезне кулга алып, баладан гафу үтенегез. Ачуыгызның басылмавын сизсәгез, баланы башка бүлмәгә чыгарып җибәрегез Үзегезнең аңа кычкырырга теләмәгәнегезне аңлатыгыз. Мондый очракта физик активлык кына ярдәм итә ала.

 

 

 

 

 

Теги: хатын-кыз психологиясе бала тәрбиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар