Бала ютәлен дәвалау кирәкме?

Бала йөткерә башладымы, без, әниләр, ай-һай килеп баланың ютәлен дәваларга тотынабыз. Һәр балалы гаиләдә ингаляция ясау аппараты, төрле үлән җыелмалары, коры һәм юеш ютәлгә каршы препаратлар саклана.  Еш кына, табиб та чакырмыйча, без баланың йөткерүен барлык белгән ысуллар, дарулар белән даваламакчыбыз. Баксаң, кайбер очракларда йөткерү гомумән дәвалау кирәкми икән.

Көзге-кышкы чор салкын тию, йөткерү-төчкерүләр чоры. Бигрәк тә балаларның чыныгып өлгермәгән иммунитеты төрле чирләрдән сакларлык хәлдә түгел. Әмма ютәл – ул чир түгел, ди педиатр Ландыш Иблиева. Йөткерү – ул организмнан лайлалы артык җыелмаларны чыгарырга мөмкинлек бирә торган саклагыч рефлекс кына, дип кисәтә ул.

 

 

Нинди ютәлне дәвалау кирәкми

Баланың көнгә 10-15 тапкыр йөткергәләп алуы – ул норма, дигән инану бар. Әмма, әлбәттә, санга карап кына эш йөртү дөрес түгел. Иң мөһиме ютәлнең нинди характерда булуын ачыклау.

Ландыш Иблиева аңлатуынча, күп вакытта кечкенә балаларның йокыдан торганнан соң йөткергәләп алуы бер дә куркыныч күренеш түгел. Бала бик озак горизанталь хәлдә була. Нәтиҗәдә, борындагы җыелмалар тамакка төшә. Бала торгач, бу җыелмаларны йөткереп тышка чыгара.

Теш чыкканда балаларның йөткерүе шулай ук норма.  Ютәл бу очракта да, организмдагы ниндидер тайпылышлардан түгел, ә баланың төкереге күп бүленеп чыгу һәм нарасыйның аны йотып бетерә алмавыннан килә.

 

Әти-әни күзәтә, табиб дәвалый

Әмма ютәл авыру билгесе булганда да, аннан тизрәк котылырга омтылып, бар белгән ысулларны кулланырга кирәк дигән сүз түгел. Әгәр дә баланың тән температурасы нормада, бала үзен яхшы хис итә, яхшы кәефтә икән, ютәл дарулар белән дәвалауны таләп тә итми икән. Иң мөһиме, бу очракта балага күбрәк су эчертү, дип киңәш бирә педиатр.

 

-  Ютәлнең иң киң таралган сәбәбе - тын юлларының вируслы респиратор инфекциясе.  Сәер тоелса да, ОРВИны дәвалауның төп ысулы – ул күп күләмдә су эчү. Авырганда баланың тән температурасы югары күтәрелә, каны куера, ул организмдагы суны күпләп югалта. Температура югарырак булган саен сулыш та авырлаша, бу, үз чиратында, организмдагы сыекчаны тагын да күбрәк югалтуга китерә. Нәтиҗәдә, сулыш органнарында җыелган лайла, какырык та куера, кибә. Әле, өстәвенә, без баланы төрәбез, янына җылыткыч куябыз. Шул рәвешле баланың хәлен катгыйландырабыз гына, - ди Ландыш Иблиева.

 

Аннары, буыла-буыла йөткергән балага ата-ана лайланы чыгарырга ярдәм итә торган яки ютәлне баса торган препаратларны бирә, берсе булышмый дип, икенчесенә күчә. Соңыннан исә табибларга мондый сансызлыкның күңелсез нәтиҗәсе – өзлегүләр белән көрәшергә туры килә.

Гомумән алганда, ютәл – ул күпкырлы проблема. Аны үзлегеңнән дәваларга һич ярамый, дип кисәтә белгеч.  

- Әнинең төп эше баланы күзәтү һәм табибка ютәлнең нинди сыйфатта булуын мөмкин кадәр төгәлрәк аңлатып бирү. Табиб исә, ютәлнең сәбәбен ачыклап, дәвалау билгеләргә тиеш, - ди Ландыш Иблиева.

 

 

 

Ингаляция дә зыянлы булырга мөмкин

Бүгенге көндә һәр балалы гаиләдә небулайзер бар. Ютәлне дәвалауда ингаляцияләр ясауны балалар табилары үзләре үк киңәш итә. Бала ютәлли башладымы, әниләр тизрәк шушы тылсымлы җиһазны эшкә җигә. Әмма, әйткәнебезчә, ютәл бары тик авыру билгесе генә, чирләр исә төрле булырга мөмкин. Шуңа күрә небулайзер куллануда да сак булырга кирәк.

Ингаляция аппаратларын да зур саклык белән кулланырга киңәш итә педиатр. Һич кенә дә баланы төрле үлән төнәтмәләре белән сулатырга ярамый, майлы эремәләр, минераль cу белән дә ингаляцияләр катгый тыела. Хәтта гади физраствор белән сулату да аерым чирләр  очрагында рөхсәт ителми.

Ингаляция ясаганда баланың температурасы 37,5 градустан югары булмаска тиеш, дип кисәтә белгеч. Әмма монысы да авыру төренә бәйле, билгеле. Шуңа да бу очракта да табиб белән киңәшләшеп эш итү генә хәерле.

чыганак: http://intertat.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Тормышның яңа борылышында үзебезне нәрсә көткәнен без беркайчан белмибез. Уйламаган җирдән аякка уралган ниндидер борчулармы, әллә бөтенләй көтмәгән сөенечләрме? Тормыш борылышлары безне күкләрдән җиргә төшерә ала. Ә кайчак – киресенчә: бәхетсезлегең бәхет юлына бер адым гына булуын аңлата. Чүпрәле районының «Туган як» газетасы баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова һәм аның ире Рамилнең очрашу, танышу, кавышу тарихы – шуңа бер мисал. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
    7244
    7
    66
  • «Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз» «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле!
    4485
    0
    43
  • Гомер бер генә килә  Балалары икәү булса да, әниләре янына килергә ашыкмыйлар, эшләре бик тыгыз, ахры. Рафига апа ике учын янәшә куеп гел дога укый, Аллаhы Тәгаләдән җиңел үлем сорап ялвара.  Ул Галиягә үз тормышын сөйләп бирде инде: «Балаларым минем үлемемне телиләр инде. Мин киткәч, алар арасында фатир өчен тавыш-гауга чыгар инде. Карт кеше кемгә кирәк».
    4934
    0
    37
  • Өмет белән алга карап яшәргә әнкәйдән өйрәндем 1981 ел. Булачак кайнанам белән мин Казан тимер юл вокзалында таныштым. Төнге сәгать 11 дә! «Төнлә белән беренче тапкыр кайнанаң белән кайнатаңны күрергә вокзалга төшәчәксең», – дисәләр, һич ышанмас идем.
    2957
    4
    36
  • Үтмә, гомер, заяга! Хатынын һәр баганага көнләвенең урынсыз гына түгел, ә тормышларын җимерүче, бер-берсеннән читләтүче гамәл икәнлеген, кызганыч, Гамил һич кенә дә аңларга теләми...
    9681
    6
    35
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 декабрь 2022 - 21:27
    Без имени
    Баланын этисе бардыр бит? Этисе дэ алгаласын бакчадан, уйнатсын, саф хавалар суларга алып чыксын. Ник эни тиеш дип белэсез? Ул узенекен устереп, кеше иткэн инде, житэр ана. Олы яшьтэ, башны кутэрмичэ, бала карап булмый да эле, арыта да. Узегез тапкансыз, узегез устерегез! Алла сабырлык хэм ярдэмен бирсен. Бала устеру жинел дигэн кеше юк эле, аны бит уйнатып, ашату, юындыру гына тугел, тэрбия бирергэ дэ кирэк.
    Әни шәхси тормышын төзи, мин җәфаланам
  • 1 декабрь 2022 - 21:15
    Без имени
    Белмим, мин дэ баланы берузем тарбиялим, эни эти икенче шэхэрдэ торалар, Бер булышучым да юк, куршедэн башка, элдэ Аллага шокер ул бар, баланы иртэн торып мэктэпкэ озата (1класс), мин эшкэ БИК иртэ китэм, дэрес беткэч подъездда каршы алып квартирага кертеп, ашарга жылытып бирэ. Свидание га йорергэ уемда да юк, даже не представляю как это. Куршемэ озын гомер сэлэмэтлек телим, элдэ ул бар. Бала усэ ул, Гомер буе бэлэкэй булмый, Шуна элеге вакытта баланы карау минем очен важнее всяких свиданий и личной жизни.
    Әни шәхси тормышын төзи, мин җәфаланам
  • 1 декабрь 2022 - 16:39
    Без имени
    Баштан утте, килмэгэн туганы калды микэн, торыргада. Йэ эйтмичэ килеп керэлэр иде. Аннары зарланганнарын ишеттемдэ. Берегезнедэ чакырып китермэдем, уземнен сезгэ барып торганым юк дидем. Мэжбури тотмыйм узегез килэсез дидем. Тоже бер булмэле иде. Хэзер килэсэлэрдэ китэлэр. Эле аларча булырга тиеш. Булмый гына торсын эле.
    Иремнең туганнары...
  • 1 декабрь 2022 - 10:43
    Без имени
    Котлыйбыз! Яшьлэр безнен килэчэгебез
    «Яңа йолдыз»да яңа җиңүче!
  • 1 декабрь 2022 - 09:35
    Без имени
    Бик кызыклы ,эчтелекле язма.
    Тау артында таулар бар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда