Логотип
Бала

Ана күңеле кайларда?

«Көньяк» вокзалыннан Казан-Норлат автобусына утырып авылга кайтуым. Көннең эсселегеннән алҗыган халык бер-берсен этешә-төртешә билетларын күрсәтеп кондиционер эшләп торган салкынча салонга кереп утырды. Урын эзләү, сумкаларны урнаштыру мәшәкатьләреннән арынганнан соң, ниһаять, автобус кузгалып китте. 

Сумкамнан юлга дип алган китабымны чыгарып укырга керештем. Ләкин әллә ни ерак китеп булмады: күршедә утыручы бала кинәт тынычсызлана башлады. Кызчык ризасызлык белдереп нәрсәдер тәтелди иде. Салонда утыручыларның аптыраулы карашлары шул якка төбәлде, янында утыручы әнисе генә бернәрсә ишетмәгәндәй күзләрен йомып, башын артка иеп утыруын дәвам итте. Бала сузып-сузып: «Мааам...» – дип эндәшмәсә, янәшәсендәге бу хатынның аңа әни тиешле кеше булуын белмәс тә идең. 

Сабырлыгы чиктән ашты булса кирәк, кызчык кычкырып кына калмыйча, каешын ычкындырырга маташып үрә сикерергә тотынды. Ниһаять, әни кеше дә «уянды». Иңнәренә төшереп куйган чәчләре арасыннан колакчыннарын чыгарып: «Сиди спокойно, другим мешаешь!» – дип боерды. Кыз, әнисенең игътибарын җәлеп итүенә шатланып, тагын нәрсәдер сузып-сузып үзенчә аңлатырга тырышты.  Әнисе, каешын ычкындырып, утыргыч астына төшкән озын гәүдәле, зур башлы курчакны алып бирде. Кыз әлеге уенчыкны таптырып тавыш чыгарган икән...  

Баланы җайлап утыртканнан соң яшь хатын янә үз дөньясына чумды. Пассажирларның да кайсы кабат тәрәзәгә таба борылды, кайсы өзелеп калган әңгәмәсен дәвам итте. Мин дә китабымны алып туктаган җиремнән укый башладым. 

Тик кызчык зур башлы курчагы белән әллә ни озак мавыга алмады, янә көйсезләнә башлады. Бу юлы да әнисе хәйран гына вакыт аны «ишетмәде», аннан күзләрен зур ачып, ачуланып кызына карады да, сумкасыннан нидер эзләргә тотынды. Кызына конфет сузды. Әнисе ачуланганга күрә кызчыкның кәефе тәмам төште бугай, ул: «Миңа мондый кирәкми!» – дип кәҗәләнүен дәвам итте. 

Автобус халкын бу тамаша шактый гына туйдырган иде. Арттагы рәтләр кайсы баланы, кайсы әнисен гаепләп сөйләшә башладылар. Кайберәүләр баланы юатырга тырышып алма, шоколад кебек тәм-том сузды. Берсе дә ярдәм итмәде – бала тынычланырга уйламады да... Әнисенең муенын ураткан колакчын бауларына үрелде, кулындагы телефонын алмакчы булды. Хатын яңа уенчык тартып чыгарды, янә аңа тик утырырга боерды. «Тагын бер тының чыкса, автобустан төшереп калдыралар үзеңне», – әйтергә дә онытмады.  

Хәзерге заманның күпчелек әниләре шушындый халәттә бит. Урамга йөрергә чыксалар да бер кулларында – бала, ә икенчесендә, һичшиксез, гаджет була. Ара-тирә күзләрен күтәреп балага карап алалар да, янә виртуаль дөньяга чума. Бергәләп табигатьне күзәтү, кошлар  ашату, сөйләшү турында уйламыйлар да. Күпчелек шундый. Һәм мондый зомби әниләрнең саны көннән-көн арта бара. 

Әти-әни белән бәйле балачак истәлекләренә еллар аша гел әйләнеп кайтасыд бит ул.  Аларны хәтердә яңартканда күңелгә җылылык керә, йөзеңдә ирексез елмаю пәйда була. Әнинең миңа шәмәхә төстәге йөрәк сәдәфле яңа кофтаны кидереп, тәрәзә төбенә утыртып Тукай шигырьләрен сөйләткәнен хәтерлим. Өч-дүрт яшьтә Тукайның шактый шигырьләрен яттан белә идем, шул исәптән «Су анасы»н да.  Мин сөйлим, ә әни магнитофон кассетасына яздырып бара, аннан шуларны бергә тыңлыйбыз, кассета тышына датаны, миңа ничә яшь булуын фломастер белән язып куябыз. Тәрәзәгә яктырткан кояш бөтен бүлмәне нурга күмә, мин канәгать елмаям, әнине кочып алам...

Янымдагы бала белән ана килешә алмыйча бәхәсләшкән арада, шундый уйларга кереп чумдым. Бераздан, ниһаять, тансыклаган тынлык урнашты – уртак фикергә килгәннәр ахры дип эчемнән генә шатланып куйдым. Миңа инде төшәргә дә вакыт икән. Әйберләремне барлап алгарак уздым. Автобустан чыгар алдыннан ана белән балага соңгы мәртәбә күз ташладым. Әйе, килешкәннәр: кыз итәгенә куйган планшеттан кечкенә бармаклары белән сабын күбекләрен шартлата, ә әнисе Инстаграмда ниндидер йолдызның фотоларына «лайк» куя...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар