Логотип
Дин

Рамил хәзрәт Юныска 10 сорау

Рамил хәзтәт Юныска 10 сорау


Ир хатынын үз анасыннан якларга тиешме?
Димәк, яшь  гаиләнең үз чикләре юк. Шуңа күрә әти-әниләр еш кына аларны гаиләсенә кысыла. Әти-әнигә хөрмәт күрсәтергә, ләкин шул ук вакытта үз тормышыгызны төзи белергә кирәк. Бу җиңел процесс түгел. Сабыр булыгыз. Бәлки ир кеше психологик яктан әнисеннән аерылмагандыр әле. Шуңа күрә ул аңа тәэсир итә ала. 

Хәерне кемгә бирү хәерлерәк?
Үзе бик мохтаҗ булып та, хәер сораудан оялган кешегә.

Гөнаһларым аркасында Аллаһ миннән читләште кебек. Нишләргә?
Сез үз гөнаһларыгызны таныйсыз, димәк, Аллаһ сездән читләшмәгән. Тәүбә итегез. Аллаһ сездән читләшсә, сез кылган гөнаһларыгыз өчен бер тамчы үкенү дә тоймас идегез.

Укымый калган намазларның икенче көнне фарызларын гына укырга ярыймы?
Намазны вакытында уку – фарыз, калдыру – зур гөнаһ. Намаз сездән тормаган сәбәпләр аркасында калган булса, фарызын гына укыгыз. 

Ирем чәчәкләр дә, бүләкләр дә бирми. Заманага ярашу дип саный.
Сезнең мәхәббәтегез ике телле. Бу мәсьәләне уртага салып сөйләшегез, бер-берегезне яхшырак аңларсыз. Бер-берегезгә нәрсә кирәген, теләкләрегезне әйтегез. Ләкин бу претензия кебек яңгырарга тиеш түгел. 

Кредитларым бар. Аларны япмыйча, хаҗ кыла аламмы?
Әгәр дә сез әҗәтегезне график буенча каплап барасыз һәм шуннан соң да хаҗга барырга мөмкинлегегез кала икән, киртәләр юк.

Аллаһтан ераклашуымны сизәм. Иртәнге намазга уянырга теләмим. 
Сәбәпне үзегездән эзләгез. Нәрсә өчен яки ни сәбәпле Аллаһ сезгә намаз татлылыгы ишекләрен япкан?

Клиник үлемгә ышанасызмы?
Әйе. Үлем өч төрле була: йокы (җан тәнне калдырып китә), клиник үлем, табигый үлем.

Шампанское сатып алуымны сорадылар. Аны сатып алып икенче кешегә бирү гөнаһ саналамы?
Бу эчемлекне эчү никадәр гөнаһ булса, бу гамәл дә шундый ук гөнаһ санала. Пәйгамбәребез хәдисләрендә язылган бу. 

Шайтан белсен, дип әйтү дөресме?
Юк, дөрес түгел. «Аллаһ белүче» диләр. Аллаһу әгъләмү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    АЛЛАҺЫ РАББЫБЫЗ сезгә хәерле озын гомерләр насыйп итсен, Рамил хәзрәт!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хәзрәт, кредит алу бурыч бит ул, әле процентлы тыелган бурыч! Шуны булган акчаң белән туләмичә хаҗга бару хәерлеме!?

      Хәзер укыйлар