Логотип
Дин

Рамил хәзрәт Юнысовка инстаграмга килгән 10 сорау (дәвамы)

Рамил хәзрәт Юнысовка инстаграмга килгән 10 сорау (дәвамы)


Намазны ташласаң, гөнаһы зурмы?
– Әгәр дә ялкаулык белән булса, зур гөнаһ. Әгәр дә намаз укырга кирәкми, бер файдасы да юк дигән фикерләр белән калдырсагыз, диннән чыгарга да мөмкинсез.

Үлемнең вакытын күчереп буламы? Үлемнең нинди булуы сәдәка бирүгә, берәр изге гамәлгә  бәйлеме?
– Кайбер галимнәр фикеренчә, бу гамәлләр тормыш сыйфатын яхшыртачак. Кайберләре гомернең озынлыгы изге гамәлләргә, туганлык мөнәсәбәтләрен саклауга, Аллаһка догада булуга бәйле дип саный. 

Кияүгә чыккач, дингә килдем. Ирем әлегә әзер түгел. Хәрам ашый, кайвакыт хәмер эчә. Нишләргә?
– Әлеге вазгыятькә сезнең мөнәсәбәт нинди булудан күп әйбер тора. Алга таба сез ирегезне, вазгыятьне үзгәртә алсагыз, сабыр итәргә кирәк. Әгәр дә ирегезнең бу гадәтләре сезгә начар йогынты ясаса, сезне диннән читләштерсә, монда башка карар кирәк дип саныйм. 

«Кошерные продукты» (яһүдләр дине буенча) мөселманнар өчен хәләл саналамы?
– Хәләл ризык табарга мөмкинлек булмаганда ярый. 

Кирәге беткән дини китап-язмаларны нишләтергә?
– Җыеп куярга урыныгыз булмаса, яндырырга була. Көлен күмегез. 

Намаз укыган кеше хәмер эчсә, иманнан чыгып китәме?
– Иман аннан 40 көнгә чыга. Укыган намазлары, уразалары, догалары бу көннәрдә кабул булмый. 

Үлгән кешегә Коръән тутыру дигән әйбер бар. Мәчетләрдә кирәк түгел, диләр. 
– Мәчеттә дөрес әйтәләр. 

Бер дустым мәчеттә җеннәр яши дип әйтте. Бу дөресме? 
– Үз гомеремдә бер дә ишеткәнем булмады, дисәм, дөрес булмас. Бер районның авыл мәчетендә имам сөйли иде, иртәнге намазга килгәндә түбә башында гел тавышлар ишетәм, дип. Азан әйткәч, тыналар иде, дип. 

Оныгыма өч ай. Исеме Мәрьям. Еш авырый, әллә исемен алыштырыйк микән?
– Исеме бик әйбәт. Исемнән түгел. 

Яшь чакта ясаткан аборт өчен бик үкенәм. Нинди дога укырга бу очракта?
– 40 көнгә кадәр ясатсаң, кечкенә гөнаһ. 40–120 көнгә кадәр зур гөнаһ. 121–... бер сәбәпсез бала төшерү – үтерүгә тиң. Гомер буе тәүбә итүең ихтимал. Чөнки бу вакытта ул җан өрелгән тере кеше.

 

Алсу ШАКИРОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар