Логотип
Дин

Рамазан гаете мөбарәк булсын!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Мәдинә шәһәренә һиҗрәт

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылгач, анда яшәүче кешеләрнең ике бәйрәме булуын белгән. Бәйрәм көннәрендә алар биеп, уйнап күңел ачалар икән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм моны күргәч: «Аллаһ бу ике бәйрәм урынына алардан хәерлерәген – гайдел-фитыр, ягъни Рамазан гаете һәм гайдел-әзха, ягъни Корбан гаете көннәрен билгеләде», – дигән.
Шул рәвешле, сәгадәт гасырыннан – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм яшәгән чордан башлап, бөтен ислам дөньясында ел саен ике зур дини бәйрәм билгеләп үтелә.
Рамазан шәриф инсаннан зур ихтыяр көче, иман ныклыгы һәм иҗтиһад таләп итә, бу изге айда нинди генә мәшәкать булмасын, Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоттык, әлхәмдүлилләһ. Ахшам намазына чакырып азан әйтелү белән дога кылдык һәм намаз укыдык, ифтар белән хушландык. Бәгъзеләр ифтар ашы уздырып мохтаҗларны, ятимнәрне сөендерде. Тәкъвалар тәравих намазларына саф-саф булып бастылар һәм Аллаһ хозурында рөкугъка иелделәр, сәҗдәгә киттеләр, сөбханаллаһ. Болар барысы да Аллаһ Тәгаләгә итагать итүне, тәкъвалыкны күрсәтә. Ошбу гамәл-гыйбадәтләребезне Аллаһ кабул итсен! 
Гает – сөенеч, шатлык һәм, әдәп кысаларында, күңел ачу көне. 
Рамазан гаете көнендә, мөмкинлеге булган һәрбер мөселман иртүк йокыдан торып пакьләнергә, чиста һәм матур итеп киенеп мәчеткә барырга тиеш. Мәчеткә барганда Аллаһ Тәгаләне зекер итеп, ягъни искә алып бару бик күркәм гамәл. Ирләр мәчеткә тәкъбир әйтеп баралар. Бәйрәм намазына балаларны алып бару – яшь буынны исламга өндәү, Аллаһ диненә якынайтуның бер чарасы.
Гает намазы укып, бәйрәм хотбәсе тыңлап, дога кылганнан соң мәчетләрдә, өйләрдә бәйрәм ашлары уздырыла – милли ризыкларыбыз белән сыйланабыз. Аллаһ Тәгалә биргән ризыклар хәерле-бәрәкәтле булсын өчен, ятимнәрне, толларны, мохтаҗларны сыйлыйк. Матди яктан яхшы тәэмин ителгән тәкъва мөслим үә мөслимәләр мохтаҗларга акчалата ярдәм итүне үзләренең бурычы итеп санарга тиеш. Елына бер килә торган Рамазан гаетен һәр мөселман тиешле дәрәҗәдә бәйрәм итә алсын өчен, аңа алдан ук хәстәрләнү кирәк. Ягъни хәер-сәдакаларны, сәдакага лаек кешеләргә, бәйрәм көненә кадәр үк, ягъни бераз алданрак бирү яхшы була. Мохтаҗлар бәйрәм рухын сизсен, бәйрәм табыны кора алсын өчен сәдаканы гает алдыннан бирү күркәм гамәлләрдән санала. Хакыйкый мөселман юмарт, киң күңелле була. Аллаһ ризалыгын өмет итеп биргән сәдакалар, бүләкләр изгелек булып гамәл дәфтәренә языла. Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 272 нче аятендә: «Бер яхшы нәрсәне сәдака итеп бирсәгез, файдасы – үзегезгәдер. Сәдакаларыгызны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә бирсәгез, яхшы нәрсәләрдән сәдака бирегез, аның хаклары түләнер Җәннәт нигъмәтләре белән һәм сез Ахирәттә золым кылынмассыз», – дип сәдаканың сыйфаты хакында да аңлата. 
Бездә булган һәртөрле нигъмәт – Аллаһ Тәгалә биргән бүләк. Аллаһ Коръәндә «Инсан» сүрәсенең 8 нче аятендә: «Алар сөюләренә, ягъни нәфесләре теләвенә карамастан, ризыкны мохтаҗларга бирәләр, ятимнәрне тукландыралар, әсирләрне туендыралар», – дип Үзе биргән нигъмәтләрендә мохтаҗларның да хакы булуын аңлата.
Ятимнәрне, мохтаҗларны ашату-эчертү Коръәндә әнә шулай мактала һәм андый изгелек кылган кешеләргә хисап көнендә әҗер-саваплары булышлык итәчәге хакында әйтелә. Аллаһ – байларны байлык-муллык биреп сыный, байларның мохтаҗларга карата шәфкатьлелек, юмартлык күрсәтүләрен тели. Шунысын да онытмыйк, кайбер мохтаҗ кешеләр оялу сәбәпле, кешедән берни дә сорамыйлар. Тыйнак, оялчан мохтаҗларны барлау, аларны өлешсез калдырмау өчен, мөслим үә мөслимәләр аеруча игътибарлы булырга тиешләр.
Аллаһ Коръәндә «Әхзаб» сүрәсенең 35 нче аятендә: «Мөслимнәр һәм мөслимәләр, мөэминнәр һәм мөэминәләр, Аллаһка итагать итүче ирләр һәм хатыннар, гадел яшәп динне дөрес тотар өчен бөтен авырлыкларга сабыр итүче ирләр һәм хатыннар, Аллаһтан каты курку белән курыккан, Аның ризалыгы өчен ураза тоткан, зәкят-сәдакаларын биргән, зинадан качкан ирләр һәм хатыннар, күп зекер итүче ирләр һәм хатыннар өчен Аллаһ мәгъфирәтен һәм олугъ әҗерләрен әзерләп куйды», – дип, әҗер-савапка ирешү юлларын аңлата. 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Рамазан аенда һәм аннан соң шәүвәлдә алты көн ураза тотучы бер гасыр ураза тоткан кебек санала», – дигән. Шушы олы нигъмәткә шөкер итеп, Раббыбызның әҗер-савапларына өмет багълап, мөселманнар Рамазан тәмамлангач та изге гамәл-гыйбадәтләр кылуны дәвам итәләр. 
Ярлыкау һәм мөкяфәт, әҗер-савап казану көннәре – изге Рамазанны биргән һәм инсанны Рамазан галиҗәнап белән нигъмәтләгән Аллаһ Тәгаләгә хәмде-сәнә, мактауларыбыз булсын! Коръәнне, ислам динен кешелеккә аңлаткан Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә салават-шәрифәләребез ирешеп торсын! Ел буе көтеп алган Рамазанны: «Рамазан әлвидагъ, хуш-сау бул!» – дип озатабыз. 
Рамазан гаете мөбарәк булсын! 
Өйләребез, күңелләребез бәйрәм рухы белән тулсын!
Тоткан уразаларыбызны Аллаһ Тәгалә кабул итсен! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу язманы укыгач, икенче елга, Алла бирса, ураза тотарга уйладым. Шундый көчле булды бу, минем аңыма яхшы кереп утырды, бу материал.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мона бер нарсага аптырыйм але. Ния икан ул хикаяне укыйлар а ведь дини айберне укырга в первую очереь кирак. мин катлап катлап кабат укыйм. татарча аз белсам да.

      Хәзер укыйлар