Рамазан аена ничек әзерләнергә? (киңәшләр тупланмасы)

Мөселманнарның ел буена сагынып көткән ае - Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калып бара. Ислам календаре ай циклы буенча төзелә. Шуңа күрә һәр ел Рамазанның башы һәм ахыры төрле көннәргә туры килә. 2017 елда ул 27 майда башланып, 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ураза җәй башына туры килә, шуңа да авыр булачак, дип икеләнүчеләр бар. Һәр изге эш авыр, тик  алдан уй-ниятләребезне, организмыбызны әзерли башласак, җайсызлыгы сизелмәс. Сезгә Рамазан аен каршылау өчен файдалы киңәшләр тупладык:

- Һәр эш нияттән. Ниятең нинди – әҗере шундый. Бу Рамазанны әзерлек белән сөенеп каршыларга, кулдан килгәнчә файдалы итеп үткәрергә ниятлибез!

- Рамазан җитүгә ничә көн калуын исәпләп барыйк. Язып исәплибезме, хәтердәнме – монысы мөһим түгел. Бу очракта безнең эчке халәтнең дә ураза җитүен аңлавы, аңа ияләнүе мөһим. Өйдә, дуслар белән бу хакта сөйләшик, бу теманы телдә дә, күңелдә дә җанландырыйк;

- Ураза – Аллаһы Тәгаләгә күңел белән дә, тән һәм сәламәтлек белән дә гыйбәдәт кылу. Һәр сынауга акыллы кешеләр алдан әзерләнә. Организмны уразага әкренләп әзерлик. Җәйге озын көннәрдә кисәк кенә ашамый-эчми тора башлау тискәре нәтиҗә дә бирергә мөмкин. Пәйгамбәребез с.г.в. сүзләрен искә төшерик: ул безгә һәр айда 3 көн ураза тотарга киңәш итте;

- Рамазан ае турында белемнәрне арттырыйк. Бу безгә бөтен гыйбәдәтләрне дә дөрес итеп башкарып чыгарга ярдәм итәр. Изге айның үзенчәлекле яклары, ураза тотуның үз кагыйдәләре бар. Кызыксындырган сорауларны китаплардан эзлик, белгән кешеләрдән сорыйк;

- Рамазан башланганчы күңелне дә изге, яхшы гамәлләр кылырга әзерләргә кирәк. Коръән уку, өстәмә нәфел намазлар, сәдака өләшү, мәчеткә бару, ярдәм сораучыларга булышу, ачык йөзле, матур сүзле булырга тырышу – боларны бүгеннән үк эшли башласак ярый. Аллаһ изгелек эшләүчеләрне ярата!

- Ай буена план төзик. Бу безгә файдалы эшләрне вакытында башкарырга, барысына да өлгерергә булышыр. Коръән уку, таравих намазларын, ифтарга кунаклар чакыру һ.б.ны планга кертергә була. Иң элек эшлисе эшләрне, аннары бу эшләргә ирешү юлларын барлыйбыз. Иң мөһиме реаль максатлар кую. Безнең тормыш Рамазан җитү белән бөтенләй башка борылыш алырга тиеш түгел. Бу эшләрне ураза беткәч тә акрынлап көндәлек тормышка кертерлек булсын. Йоклар алдыннан иртәгәге көнне планлаштыруны гадәткә кертеп карыйк;

- Уразага мораль яктан да әзерләник. Ураза – ашау-эчүдән генә тыелу дигән сүз түгел. Сабырлыкны арттырырга, хисләрне йөгәнләргә, әйтәсе сүзне әйтер алдыннан уйларга өйрәнергә кирәк. Ялган, гайбәт сөйләмибезме, кеше тикшермибезме, алдаламыйбызмы? Телебезне һәр секунд саен контрольдә тоту – никадәр авыр һәм файдалы хезмәт;

- Начар гадәтләр белән бүгеннән үк саубуллашырга тырышыйк. Йокыга соңга калып ята торган гадәтегез бар икән, әкреләп иртә ятарга күнегик. Озак вакыт социаль челтәрләрдә утырабыз икән, кирәк вакытта интернетны сүндереп куя белергә өйрәник һ.б. Әлбәттә күнегелгән гадәтләрдән арыну әйтергә генә җайлы, эшләгәндә бик авыр. Тик боларны изге айга керер алдыннан чиста ният белән башкару – иң кулай вакыт;

- Әгәр дә ниндидер авыруыбыз бар яки күптән түгел генә авырып терелгәнбез икән, уразага кергәнче һичшиксез табиб белән киңәшләшү кирәк. Ашказаны, гастрит кебек авырулар булганда ФГДС, УЗИ, шикәргә кан тапшырырга кирәк,- ди белгечләр. Бүгенге заманда организмыңның халәте турында белү бик җиңел. Һәрвакыт ашап торуны таләп итүче авырулар бар. Сәламәтлекне куркыныч астына куярга ярамый! Бу очракта фанатизм яхшыга алып бармый! Аллаһ бездән булдыра алмаганны таләп итми һәм ул авыручыларга, йөкле хатыннарга, хәлсез картларга, юлда булучыларга җиңеллек бирә. Ә бу җиңеллектән файдалану – безнең бурыч.

Рамазан аенда иман нәрсә белән сынала? Тәм-томнар белән тулы өстәл, йомшак урын-җирдә ятып ял итү беләнме? Юк! Бу айда иман сабыр итү, нәфесне тыя белү белән сынала. Һәм Аллаһы Тәгалә безнең сабырлыкка һичшиксез әҗерен бирәчәк.

Энҗе НОГМАНОВА туплады

сылтама: http://intertat.ru/tt/din-tt/item/65977-ramazan-aena-nichek-%D3%99zerl%D3%99nerg%D3%99?-ki%D2%A3%D3%99shl%D3%99r-tuplanmasyi.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    15250
    3
    180
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    5187
    7
    93
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    5764
    5
    80
  • Картаясың барын онытма! Килен кыз булмый. Бу әйтемне барыгызның да ишеткәне бардыр, мөгаен. Дөрес әйтә халык, берәү дә киленен дә, киявен дә үз баласы кебек ярата алмый. Кайнана белән кайната да үз әти-әниең кебек үк түгел, билгеле. Ләкин яратуга алмашка хөрмәт дигән хис тә бар бит әле.
    6380
    0
    57
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 ноябрь 2020 - 21:49
    Без имени
    Армиядән кайткач йоклаган, малай белеки. Ә кыз 9 сыйныф та укый. Нәрсә кызны, армиягә хәтле туган мени
    Урланган бәхет
  • 30 ноябрь 2020 - 11:34
    Без имени
    Менә шул Элмир белән яшәп карагач беләсез инде аның нинди яхшы кеше икәнен. Ир кешенең беренче бурычы гаиләсен карау,дуслар аннан.
    Чын дус – чын ир түгел...
  • 29 ноябрь 2020 - 18:24
    Без имени
    Эе. Мин уземдэ почти шул хэлдэ. Квартираны узебез телэгэнч э узгэрттек. Мин энинен7 дэн 1 исэн калган баласы. Ин олосо. Энинен хэтере узен тотошо узгэргэч энигэ кайтып анда яшэргэ булдык. Хэсрэт бетергэндер. Эти б, ндэ 25ел тороп калдылар. 6 Ир баланы югалту да зур кайгы. Хэзер иялешэбез инде. Дэшмичэ торсан утэ. Алар узлэренчэ барында эшлисе килэ. Чирлим дип эйтсэ давлениесн тикшереп температурсн тикшерэ башласам авыртмый инде ди. Берэр жиргэ бара башласак какая китэсез озаккамы ди. Уземгнэ чыгып китсэм звонить итэ. Кая йорисен дип.сораулар Ява. Эйтерсен усмер чак. Гаилэ дуслары на барсак мин каламмы ди. Беренче айларны авыр булды. Акылларыда узгэрэ. Яшедэ оло 80.ихтибарны узлэренчэ жылы караш хормэтне нык телилэр. Хэтеремдэ югала. Начарлык эшлэсэдэ мин тугел ди.
    Әни белән нишләргә?
  • 28 ноябрь 2020 - 17:20
    Без имени
    Бик дорес эшлэгэнсен Раил молодец,авыл егетлэре тыйнак,сабыр шул
    Хатыныңа беркайчан да хыянәт итмәячәгеңне аңлап кайтып киттем. Тик миңа хәзер нишләргә?..
  • 28 ноябрь 2020 - 20:04
    Без имени
    Әсәр ошады...
    Иясез шатлык № 5
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...