Логотип
Дин

Корбан чалу һәм аның фазыйләтләре

Аллаһ Коръәндә «Хаҗ» сүрәсенең 37 нче аятендә: «Чалган малларыгызның итләре үә каннары Аллаһуга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһуга тәкъвалык үә изге гамәлләрегез ирешер, әнә шулай Аллаһ дөяләрне сезнең файдагызга бирде, сезне туры юлга күндергәне өчен Аллаһны зурлап тәкъбирләр әйтүегез өчен, яхшы эшле изгеләрне Җәннәт белән шатландыр!» – ди.

Аллаһ Коръәндә «Хаҗ» сүрәсенең 37 нче аятендә: «Чалган малларыгызның итләре үә каннары Аллаһуга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһуга тәкъвалык үә изге гамәлләрегез ирешер, әнә шулай Аллаһ дөяләрне сезнең файдагызга бирде, сезне туры юлга күндергәне өчен Аллаһны зурлап тәкъбирләр әйтүегез өчен, яхшы эшле изгеләрне Җәннәт белән шатландыр!» – ди. 
Корбан тарихы Ибраһим галәйһиссәлләм белән аның улы Исмәгыйль галәйһиссәлләмгә барып тоташа. Аллаһ аларның иманын зур сынау белән сыный. Алар икесе дә шул сынауны уңышлы үтеп, Аллаһ Тәгаләнең мактавына лаек булалар.
Нәмруд исемле залим патша Ибраһим галәйһиссәлләмне зур итеп яккан учакка ташларга куша. Ибраһим галәйһиссәлләм утка ташланудан курыкмый, үзен Аллаһ Тәгаләгә тапшыра. Аллаһ Тәгаләнең әмере белән ут салкын була һәм салкынлыгы белән дә пәйгамбәр галәйһиссәлләмгә зыян салмый. Аллаһ Тәгалә әмере белән ут ягылган урын гөлбакчага әйләнә. Шул вакыйгадан соң, Ибраһим галәйһиссәлләм ватанын калдырып, хәзерге Фәләстыйн җирләренә барып урнаша. Ибраһим галәйһиссәлләм белән Сара анабыз озак еллар бергә яшәсәләр дә балалары булмый. Ибраһим галәйһиссәлләм изге баласы булуын сорап Аллаһка дога кыла торган була. Аллаһ Тәгалә Ибраһим галәйһиссәлләмне картлык көнендә хәлим – йомшак табигатьле дип макталган угыл белән нигъмәтли. Балага Исмәгыйль дип исем кушалар. Исмәгыйль бик зирәк, тәүфыйкълы бала булып үсеп килә. Ибраһим галәйһиссәлләм төшендә улын корбан итәргә боерыла. Әлбәттә, картлык көненә кадәр догалар кылып, көтеп алган угылын корбан итү бик авыр була Ибраһим галәйһиссәлләмгә. Ләкин Аллаһ әмерен үтәргә әзер булган Ибраһим галәйһиссәлләм бу боерыкны берсүзсез кабул итә һәм, улына шул хакта әйтә. Исмәгыйль галәйһиссәлләм әтисенә: «Әй, әтием! Син үзеңә боерылганны кыл, ә мине син, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың», – ди. Шул рәвешле ата белән угыл Аллаһ сынавын уңышлы үтәләр. Аллаһ Тәгалә кеше каны түгелүен һич тә теләми, Ибраһим галәйһиссәлләмгә төш аша бирелгән әмер – ике пәйгамбәр галәйһиссәлләмнең дә иманнарын сынау өчен була. Аллаһ Исмәгыйль галәйһиссәлләм урынына тәкә җибәрә. Менә шул рәвешле без, Аллаһка якынаю, Аның әмерен үтәү нияте белән корбан чалабыз. 
Аллаһ Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел. Корбан сүзе гарәпчәдән якынаю, якын булу дигән мәгънәне аңлата. Ягъни, Аллаһның әмерләрен үтәп Аңа якынаю. 
Юлда, сәяхәттә булмаган һәм, дин үлчәүләре буенча матди яктан хәлле, ягъни көндәлек тормышта кирәк булган әйберләрдән тыш бераз байлыгы булган кешеләргә Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә Корбан гаете намазыннан соң корбан чалып гаиләсен һәм мохтаҗларны хөрмәт итү, сыйлау тиешле гамәл.
Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә корбан чалынмый калса, аны 11 нче һәм 12 нче зөлхиҗҗәдә дә чалырга ярый (12 нче зөлхиҗҗәдә кояш баеганчы корбан чалынырга тиеш). 
Ислам тәгълиматы буенча корбанлыкка ярый торган маллар: сарык, кәҗә (бер яшен тутырган яки көр булып, бер яшьлек кебек күренсә, җиде-сигез айлык булса да ярый); эре терлекләрдән сыер, үгез ике яшен тутырган булырга тиеш; ә дөя биш яшен тутырган булырга тиеш.
Бер сарык яки кәҗә фәкать бер кеше исеменнән, ә сыер, үгез һәм дөя җиде кеше исеменнән дә чалына ала. Тик бу очракта аларның һәммәсенең дә мөселман булуы һәм һәрберсенең нияте корбан чалу булырга тиешле. Корбан итеп чалынырга тиешле малның сәламәт һәм уртача көрлектә булуы хәерле.
Корбан – бәйрәмнең өч көнендә дә чалына ала. Тик беренче көнне чалу мәслихәт күрелә. Корбан чалуны ышанычлы мөселманга тапшыралар. Корбанлык малны Кыйблага каратып үткен пычак белән чалалар. Корбанны чалыр алдыннан «Ихлас» сүрәсе укыла, аннары «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!» дип чалына. Бөтен кеше дә үз кулы белән корбанны чала алмый. Әгәр малны хуҗа үзе чала алмаса, чалган кеше янында басып: «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!» – дип әйтү мәслихәт. Әгәр корбан чалучы аятьләрне белмәсә, ихлас күңелдән: «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!» – дип әйтүе дә җитә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Корбан итеп чалган мал итен ашагыз, сәдака итеп бирегез һәм туплагыз», – ди. Моннан аңлашылганча: мөселман кеше корбан итенең бер өлешен гаиләсе белән ашарга; икенче өлешен фәкыйрьләргә, мохтаҗларга сәдака итеп бирергә; өченче өлеше белән аш-су уздырырга, туган-тумачаны сыйларга тиеш. Хәдистәге туплау дигән сүз, корбан итен гаиләдәге кешеләр белән бергә тупланып ашауга ишарә. 
Корбан чалган кеше ике рәкәгать намаз укып Аллаһка хәмед-сәналар әйтсә, Аллаһны зикер итсә, дога кылып Аллаһтан корбанының кабул ителүен сораса бик тә хәерле була.
Мөселман ихлас күңелдән корбан чала икән, Ахирәттә аның әҗер-савабын күрәчәк, ин шәә Аллаһ. Бу хакта Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Адәм баласы корбан көнендә корбан чалып Аллаһ Тәгалә каршында зур мәртәбә казана. Ул корбан Кыямәт көнендә мөгезләре, тиресе һәм тояклары белән килер. Хайванның каны җиргә тамганчы ук, корбан кабул ителгән булыр. Корбанны пакь һәм саф кальб белән Аллаһка тәкъдим итегез», – ди. 
Аллаһ Коръәндә һәм, аннан соң, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм мөбарәк хәдисләрендә гамәл-гыйбадәтләрнең ихластан, пакь күңелдән башкарылырга тиешлеген аңлаталар. Нәкъ шулай булганда гына ул инсанга шатлык-сөенеч тойгысын бирә дә. 
Елга бер килә торган олы бәйрәмебездә – Корбан гаетендә, үзара үпкәләшкән кешеләрнең дуслашулары бик хуплана. Аллаһ ризалыгы өчен чалган корбан итеннән ризыклар әзерләп бер-беребезне сый-хөрмәт итик!
Корбан итен мохтаҗларга, фәкыйрьләргә өләшеп, аларның күңелләрен күтәреп әҗер-савапларга ирешик! 
 Аллаһ Коръәндә «Кәүсәр» сүрәсенең 2 нче аятендә: «Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм ятимнәрне үә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!» – ди. 
Гыйбадәт иң элек хикмәтләре, фазыйләтләре булганы өчен түгел, ә бәлки Аллаһ әмере булганы өчен кылына. Ләкин, шул ук вакытта, һәрбер гыйбадәтнең хикмәтләрен һәм фазыйләтләрен белү дә инсан өчен кирәкле. Аларны белү – Аллаһның безгә нинди нигъмәтләрне бүләк итүен истә тотарга ярдәм итә. 
Алда сөйләнгәнчә, корбан чалу – пәйгамбәрләрнең атасы булган Ибраһим галәйһиссәлләмнең үз улын корбан итәргә җыенганда, Аллаһ тарафыннан сарык тәкәсе җибәрелеп, улы урынына тәкәне чалу вакыйгасын хәтерләтә. Гомер, яшәеш нигъмәте биргәне өчен Аллаһка шөкер итү билгесе итеп чалабыз корбанны. Корбан чалганда да, гомумән, изге эш-гамәлләр һәм гыйбадәтләр кылганда, Аллаһтан гөнаһларыбызның ярлыкануын өмет итәбез һәм Аллаһтан Ахирәттә яхшы урын сорыйбыз. 
Аллаһ Тәгаләгә корбанның каны да, ите дә, йоны да – бернәрсәсе дә кирәкми. Аллаһ бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел, Ул Үзе бар нәрсәнең дә Хуҗасы. Корбан чалуның төп максаты – Аллаһны истә тоту, Аның исемен зикер итү. Инсанның яшәү мәгънәсе – Аллаһ Тәгаләне танып-белү, Аңа якынаю, Аның ризалыгына ирешергә тырышу. Аллаһ Коръәндә «Хаҗ» сүрәсенең 37 нче аятендә: «Корбаннарның итләре үә каннары Аллаһка ирешмәс, ләкин сездән Аллаһка тәкъвалык үә изге гамәлләр ирешер», – дип ап-ачык итеп аңлаткан. 
Корбан чалуның безнең хәятыбызда мөһим булган ризык, азык-төлек мәсьәләсенә дә турыдан-туры мөнәсәбәте бар. Бу дөньяда бай кешеләр белән беррәттән мохтаҗлар да яши. Менә шундый кешеләр өчен корбан бәйрәме, чын мәгънәсендә, Аллаһның зыяфәте – Аллаһ Тәгаләнең аш мәҗлесе булып тора. Мөкатдәс Мәккәдә һәм Мәдинәдә меңләгән корбаннар чалына. Корбан итләре җир шарының төрле кыйтгаларында яшәүче мохтаҗларга җибәрелә, әлхәмдүлилләһ.
 Корбан гаетен бәйрәм итүнең тәртипләре
Һәр мөселман Корбан бәйрәмендә матди мөмкинлегенә карап катнаша. Ислам дине алтын урталыкта булуны хуплый. Бәйрәмне тиешенчә үткәрергә кирәк дип зур чыгымнарга керү һич тә хупланмый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Матди хәле корбан чалырга мөмкинлек бирмәгән кешеләр бәйрәм көнне чиста итеп кырынырга, тырнакларын кисәргә, тәннәрен пакьләндерергә, яңа, чиста киемнәр кияргә тиеш», – дигән. 
Бәйрәм хөрмәтенә чистарынып, пакьләнеп, өс-башны карап, кыскасы, бәйрәмгә муафыйкъ рәвештә киенеп мәчеткә гает намазына килү Аллаһ каршында сөекле гамәл. Бәйрәмне хөрмәтле рәвештә, лаеклы итеп каршылаган кеше, акчасы җитмәү сәбәпле корбан чала алмаса да, аны чалган кебек санала. 


Бәйрәмнең үз тәртибе һәм әдәбе бар
«Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бәйрәм намазына җәяү барыр һәм кайтканда барган юлдан түгел, башка юлдан кайтыр иде», – диелә риваятьтә. Моның үз хикмәте бар икән: бәйрәмдә гает намазына бер юлдан барып, икенче юлдан кайткан кешене күбрәк кешеләр һәм дин әһелләре күреп, Хисап көнендә – Кыямәттә аның турында хәерле шаһидлык, таныклык бирәчәкләрдер.
Елга бер тапкыр килә торган ике бәйрәмебез – Рамазан гаете һәм Корбан гаете көннәре мөселманнар өчен олы шатлык чыганагы. Рәсүлаллаһ салаллаһу галәйһи үә сәлләм бу бәйрәмнәрдә җырларга, уеннар уйнарга рөхсәт иткән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Корбан көнен бәйрәм итеп билгеләп үтү миңа әмер ителде. Аны бу өммәт өчен Аллаһ бәйрәм кылмыштыр», – дигән. Бәйрәмнең күтәренке күңел белән үзара аралашып бәйрәм ителергә тиешлеге хакында Рәсүлаллаһ болай дигән: «Гарәфә көне, корбан көне һәм тәшрикъ көннәре – мөселманнарның бәйрәмедер. Бу көннәр – ашау-эчү көннәре». Корбан бәйрәме көннәрендә ураза тоту хәрам санала. 
Аллаһ Тәгалә фарыз иткән хаҗ гыйбадәтен кылырга ниятләүче мөселманнарга Раббыбыз мөмкинлекләр бирсен!
Корбан гаете мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар