Логотип
Дин

Гает уңаеннан Казанда күчтәнәчкә ит таратачаклар

1 августта – шимбә көнне көндезге 14 сәгать 30 минутта Казанның Тукай урамындагы 3 йортта гает күчтәнәче – корбан ите таратачаклар. Итне кешенең диненә дә, милләтенә дә карамыйча бирәләр. Гает күчтәнәченнән авыз итәргә теләүчеләрне чакырып калалар. 

Корбан гаете ул – мохтаҗларны сөендерә, аларның хәленә керә торган бәйрәм. Ул – шатлык-сөенеч алып килә торган көн. 
Бәйрәм уңаеннан Казанда «Зәкят» зәйрия фонды мохтаҗларга корбан ите тарата. Бу хакта Татарстан Мөселманнарының Диния нәзарәтеннән хәбәр иттеләр. Бәйрәм күчтәнәчен 1 августта – шимбә көнне көндезге 14 сәгать 30 минутта Казанның Тукай урамындагы 3 йорттан килеп алырга мөмкин. Итне кешенең диненә дә, милләтенә дә карамыйча бирәләр. Гает күчтәнәченнән авыз итәргә теләүчеләрне чакырып калалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар