Логотип
Дин

Кемнең догасы кабул булмый?

Ихлас күңелдән сораган доганы Аллаһ кабул итә. Шайтанның да догасын кабул иткән бит. Тик иманлы кешенең хәерле догасын гына тормышка ашыра Аллаһ...

Аерылышканда ирем талак әйтмәде. Никах кайчаннан туктый мондый очракта? 
Әйтүен йә булмаса язып җибәрүен сорагыз. Аның белән элемтә булмаса, аның кая икәнлеген белмәсәгез, бер елдан соң аерылышкан дип саналасыз.

Хаҗ кылу мөселманнарга мәҗбүриме? 
Өч шарт үтәлсә, хаҗ кылу мәҗбүри: барырлык күләмдә акчаң булуы, исәнлек һәм юлның имин булуы.

Иртәнге намазга авырдан торам. Иманны ныгытыр өчен бу турыда нинди аятьләр бар?  
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйткән: иртәнге намазның ике сөннәте бу дөньядан һәм аның бөтен әйбереннән кыйммәтрәк. Илон Маск һәм Билл Гейтстан баерак буласың килсә, иртәнге намазыңны укы. 

Намаз вакытында башка төрле уйлар керә. Берәр киңәш бирегез әле...
Намазга алдан әзерләнегез! Күңелегезне дөньядан аерып ахирәткә күчерегез. Сүрәләрнең мәгънәсен аңлап укырга тырышыгыз. Шулай эшләгәндә башка фикергә урын калмый. Намаз вакытында ашыкмагыз, барлык хәрәкәтләр салмак булсын. Күбрәк ахирәтне, җәннәтне, җәһәннәмне уйлагыз. Бу намаз өчен соралачаксың икәнеңне онытма, аны башка үзгәртеп булмаячак, сыйфатлы итеп үтәргә тырыш.

Намазда булмаган кешенең догалары кабул буламы?
Ихлас күңелдән сораган доганы Аллаһ кабул итә. Шайтанның да догасын кабул иткән бит. Тик иманлы кешенең хәерле догасын гына тормышка ашыра Аллаһ, зарарлы догаларны кабул итсә дә, тормышка ашырмый. Намазда булмаган кешенең һәр догасы ирешергә мөмкин, үзенә зыянга булса да. 

Эчтән теләгән теләкләрне Аллаһ ишетәме? 

Ишетә, тик дога кылганда үзегез ишетелерлек итеп булса да теләгез, ди.

Йөкле хатын-кызга зиратка керергә ярыймы?
Бу тыелу турында туры дәлилләр юк. Үзегезнең һәм туачак балагызның халәте өчен борчылмасагыз, керергә ярый. 

Баланы уллыкка алуыбыз турында аның үзенә әйтмәсәк, гөнаһ саналамы? Алдый алмыйм...
Беренчедән, «уллыкка алу» дип сөйләшү ислам күзлегеннән дөрес саналмый. Бала өстеннән опекунлык алу дию дөресрәк булыр. Икенчедән, чит кешеләрдән ишеткәнче сездән ишетүе яхшырак. Кинәт кенә үз әти-әнисе дә барлыкка килергә мөмкин бит. Әлбәттә, баланың реакциясе төрле булырга мөмкин. Моңа психологик яктан әзер булу кирәк. Мөнәсәбәтләрегез дә начар якка үзгәрүе бар. Ятим баланы тәрбияләүченең урыны җәннәттә – Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) янында булыр, диелә. Юкка түгел...

Хәзрәткә социаль челтәрләр аша килгән сорауларга биргән җавапларыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар