Логотип
Дин

Быелгы Рамазан сәдакаларының күләме күпме?

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр Советы карары нигезендә быелгы Рамазанның сәдакалары күләме билгеләнде. 

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр Советы карары нигезендә быелгы Рамазанның сәдакалары күләме билгеләнде. 

Фитыр сәдакасының минималь күләме – 100 сум. 
Фитыр сәдакасының максималь күләме – 600 сум
Аны бәйрәм көне җиткәндә бурычы булмаган һәркем бирергә тиеш дип санала. Фитыр сәдакасын бирү өчен иң хәерле вакыт – Рамазан бәйрәме көнне бәйрәм намазына кадәр. 
Хәлле мөселман фитыр сәдакасын үзе өчен дә, балигъ булмаган балалары өчен дә бирә. 
Фитыр сәдасын бирү ураза тоткан кешенең уразасы кабул ителүгә сәбәп була, аны кабер газабыннан коткара. 

Зәкәт түләү өчен нисаб күләме – 280 мең сум. 
Зәкәт – хәлле мөселман кешесенең һәр елны үз малының 1/40 өлешен ярлылар файдасына бирүен аңлата. 
Быел бер ел буе тотмаган 280 мең сум акчаң бар икән, шуның кырыктан бер өлшене, ягъни 2,5 процентын зәкәт итеп түләргә кирәк.
Зәкәт – кешенең байлыгын арттыра, малын бәрәкәтле итә. Бер өлеше зәкәт итеп бирелгән малны Аллаһы Тәгалә саклый. 


Фидияның күләме – 200 сум.
Авырган, ураза тотарлык хәле булмаган кешеләр һәм бик олы кешеләр уразаның төшереп калдырылган һәр көне өчен фидия түлиләр.
Фидияны рамазанның башында да, уртасында да, ахырында да бирергә була. Бер генә фәкыйрь кешегә бирергә дә, берничә кешегә дә таратырга мөмкин.
Әгәр фидия бирергә мөмкинлек юк икән, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорарга кирәк. 

Тоткан уразаларыгыз, биргән сәдакаларыгыз кабул булсын! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар