Логотип
Дин

Быел фитр сәдакасының күләме күпме булачак?

Тагын 21 көннән мөселман дөньясы Рамазан аена аяк басачак.

Тагын 21 көннән мөселман дөньясы Рамазан аена аяк басачак.  
Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең голамәләре һәм казыйлары якынлашып килүче Рамазан аена кагылышлы иң мөһим карарларны кабул итте:

*Беренче тәравих намазы 12 апрель көнне укылачак. 
 
*Ураза гаете 13 май көнне бәйрәм ителәчәк. 

* Тәравих намазлары 20 шәр рәкәгать итеп  укырга тәкъдим ителә. 

* Зәкят түләү өчен нисабның күләме (алтын буенча) – 310 мең дип билгеләнде.
 
* Фитр сәдакасының нисабы  – 36 мең (көмеш буенча).

* Фитр сәдакасының күләме – 100 сум (арпа белән),
                                                     700 сум (йөзем белән).

* Фидиянең күләме – 200 сум (1 көнгә).
Аллаһы Тәгалә гомерләребезне, исәнлек-саулыгыбызны биреп, Уразаларны исән-имин тотып чыгарга насыйп итсен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар