Логотип
Дин

Бәраәт кичен ничек уздырырга? 

 Бүген кояш баеганнан соң Бәраәт киче башлана. Нинди кичә бу, без аны ничек үткәрергә тиеш? Бу сорауларга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН җавап бирә. 

 


 Бүген кояш баеганнан соң Бәраәт киче башлана. Нинди кичә бу, без аны ничек үткәрергә тиеш? Бу сорауларга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН җавап бирә. 

– Бәраәт кичәсе – шәгъбан аеның уртасында була торган кич, ягъни унбише көнне. Димәк, ундүртеннән унбишенче төнгә Бәраәт киче көтелә. Ундүрте  көнне кояш баеганнан соң Бәраәт киче керә. Быел ул 7 апрельгә, сишәмбегә  туры килә. 

Бәраәт дигән сүз «чистарыну, гафу ителү, үзеңнең гөнаһларга, пычраклыкларга катнашың булмау» дип тәрҗемә ителә. Бу кич гөнаһлардан арынган, тәүбәләрнең кабул булган, шулай ук Аллаһы Тәгаләнең догаларны кабул иткән  киче буларак билгеле.  

Пәйгамбәребез әйтә: «Бу кичтә Аллаһы Тәгалә бик күп кешеләрнең гөнаһларын гафу итәр», – ди. Бик күп  – күпме ул дигәч: «Бани Калб кабиләсенең күпме сарыгы булса, шул сарыкларда күпме йон булса, ул шул йоннар санынча кешеләрнең гөнаһларын кичерер», – ди. Моны инде турыдан-туры кабул итәргә кирәкми. «Димәк, миллионлаган-миллионлаган кешеләрне Аллаһы Тәгалә бу көнне кичерә, гафу итә һәм тәмугтан чыгара», – дип әйтә пәйгамбәребез.  

Бу кичтә пәйгамбәребез үзенең өммәте өчен шәфәгать кылуны, ягъни үзенең өммәтен яклап чыгуны сораган. Шуңа күрә дә бу кичтә гыйбадәт кылган кешеләр Аллаһы Тәгаләнең шәфәгатенә ия булыр дигән өмет бар.  

Бу кичтә Аллаһы Тәгалә кешеләргә мөрәҗәгать итәр ди. «Миннән гафу сораучы юкмы икән – гафу итәр идем; берәр гозерле кеше булмасмы – ихтыяҗын канәгатьләндерер идем; ризык сораучы булмасмы – ризыкландырыр идем», – дип. Кешенең бөтен борчу-мәшәкатьләрен чишәргә, хәл итәргә мин әзер дип шушылай мөрәҗәгать итә ул.  

Нәрсәләр эшләргә кирәк соң  Бәраәт кичендә? 

Бәраәт кичендә намаз уку хәерле. Кимендә ике рәкагать намаз булса да уку яхшы дип санала. Шулай ук бу кичтә зекерләр кылырга, Коръән укырга, нинди изге эшләр бар – шуларны эшләргә мөмкин. Ә көнендә ураза тотарга кирәк – бу инде безнең иртәгәгә – 8 апрельдә булачак.  

Бу кичтә Аллаһы Тәгалә гафу итми торган кешеләр дә бар. Болар инде ширек кылучылар, ягъни Аллаһы Тәгалә белән бергә тагын кемнедер (яки нәрсәнедер) Алла дип танучылар.   

Шулай ук бу кичтә Аллаһы Тәгалә гафу итми исерекләрне, гел даими эчеп йөрүчеләрне.  

Зина кылучыларны.  

Ата-аналарын тыңламаучыларны.  

Кешеләр арасында фетнә чыгаручыларны, сүз йөртүчеләрне.  

Мөселман кешеләренә карата ачу саклаучыларны.  

Әгәр дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә теләсәк, бу сыйфатлардан арынырга тырышырга кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар