Логотип
Десерт

Тәмле “персиклар”

1. Иң элек  персикларның камырын эшлибез. Моның өчен башта ике йомырканы туглыйбыз, шуннан аңа 180 грамм шикәр комы кушабыз. Шикәр комы эреп беткәнче туглагач, бер чеметем ванилин, бер чеметем лимон кислотасы, 1, 5 аш кашыгы 20 процентлы кибет каймагы, 60 грамм өй температурасында йомшарган ак май салып тагын туглыйбыз. 500 грамм он һәм 1 чәй калагы камыр йомшарткыч (разрыхлитель) салып камыр басабыз.


2. Камырны бер сәгатькә суыткычка ял итәргә озатабыз.


3. Камырны икегә, һәр кисәген тагын 10-12 кисәккә бүләбез.


4. Шул кисәкләрдән шарчыклар эшлибез.



5. Әстерхан чикләвеген икегә аерабыз, эчен алабыз.


6. Шарчыклардан чикләвекләр өстенә “эшләпә”ләр ясап кидерәбез.



7. Шарчыкларны пергамент кәгазе өстенә куеп, духовкага озатабыз.


8. Йөзләре алсулана башлауга духовкадан алабыз.


9. Шарчыклар эченә тутырырга эчлек эшлибез. Аның өчен вареная сгущенка, йомшарган ак май, чикләвекне алганда ватылган камыр кисәкләрен кулланабыз.


10. Эчлекне шарчыклар эченә тутырабыз.


11. Һәркайсына әстерхан чикләвеге төшләре куеп чыгабыз.


12. Ике шарчыкны бер-берсенә тоташтырып, 1 сәгатькә суыткычка куябыз.


13. Шикәр комын буяр өчен, кишер һәм чөгендерне сыгып, сутлар әзерлибез.


14. Шешәләрне селкетә-селкетә буягач, шикәр комы менә мондый төсләргә керә.


15. Шарчыкларны суыткычтан алып, бер ягын — кишер, икенче ягын чөгендер сутына чумдырып алыбыз.


16. Суы сарыксын өчен кәгазь тастымалга куябыз.


17. Менә мондый “персик”лар килеп чыга.


18. Ары таба “персикларны” буялган шикәр комында әвәләп алабыз. Кишер төсендәге шикәр комында — бер, чөгендернекендә икенче ягын.


19. Тәмле “персик”лар әзер. Хәзер алар белән тәмләп чәй эчәргә дә була.
 
 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар