Логотип
Десерт

“Тәмле” һәм "Чулпан" тортлары

"Тәмле" торты

Күпергәнче тугланган 6 йомырка агына 2 стакан шикәр комы өстәп кабаттан туглагыз. Шул катнашманы икегә бүлеп табага салыгыз да, сүлпән утлы мичтә катырып алыгыз. Аннары әлеге кабартмалар өстенә крем ягып, угычта уылган шоколад сибеп бизәгез.

Кремны 1 банка куертылган сөткә 200 г атланмай кушып ясагыз.
 
 

"Чулпан" торты.

6 йомырка агын яхшылап туглаганнан соң, 2 стакан шикәр комы кушып тагын бер тапкыр туглагыз. Барлыкка килгән катнашманы 3 тигез кисәккә бүлеп сүлпән мичтә катырыгыз. Әзер кабартма араларына һәм кырларына крем яккач, өстенә төелгән чикләвек сибеп куегыз.
 
Крем өчен 1 банка куертылган сөт җитә.
 
 
 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар