Логотип
Десерт

Куе чия кайнатмасы

Чиядән кайнатма ясап караганнар белә: күп вакытта сыек килеп чыга ул, ә чиясе бөрешкән була. Без сезгә искиткеч бер кайнатма рецепты тәкъдим итәбез.

Чиядән кайнатма ясап караганнар белә: күп вакытта сыек килеп чыга ул, ә чиясе бөрешкән була. Без сезгә искиткеч бер кайнатма рецепты тәкъдим итәбез. Татар блогеры, аш-су остасы Мәрьям МИҢНЕГОЛОВАның сыналган ышанычлы рецепты ул. Ясап карагыз әле, сезгә дә ошамый калмас.

1 стакан су, 9 стакан чия, 13 стакан шикәр комы алына.

1 стакан суны кайнатып чыгарып, шушы суга 1 стакан чия һәм 1 стакан шикәр комы салабыз. 
Ул кайнап чыккач, шушында ук тагын 1 стакан чия белән 1 стакан шикәр комы кушабыз. Бу юлы инде су салырга кирәк түгел. Тагын кайнатып чыгарабыз.

Берсе кайнагач, берсен салып, чия белән шикәр комының күләмен 9 стаканга җиткерәбез. 

Соңгы 9 нчы стаканны салып кайнатып чыгаргач, тагын 15 минут кайнатып, сүндерәбез.
Суынгач, кабат 4 стакан шикәр комы өстәп, туглыйбыз һәм банкаларга тутырып, капкач белән каплыйбыз.

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: чия кайнатма варенье кышка әзерлибез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Анлап бетермим ,сонгы 4 ст.шикэрне салгач кайнату кирэкми ?

    Хәзер укыйлар