Логотип
Десерт

Файдалы конфетлар

Ни хикмәт, баллыны яратабыз. Чәй эчәргә утырсак та, кул иң беренче булып
матур кәгазьдәге чуклы конфетка үрелә. Файдалы түгеллеген дә беләсең, күңел
теләгәч, тыелуы авыррак. Аеруча бала-чага мөкиббән инде аларга. Әйдәгез соң,
файдасына караганда зарары күбрәк ул конфетларны витаминнар хәзинәсенә
әверелдерик. Аннары, күп конфет ашама, диясе урынга, конфетны күбрәк аша,
диярбез.

Кирәк:
100 г күрәгә;
100 г кара җимеш;
100 г хөрмә җимеше (финик);
100 г кипкән җимешкә 9 аш кашыгы нисбәтеннән какао;
1 плитка кырку шоколад;
бәдам чикләвеге (миндаль);
вакланган әстерхан чикләвеге.

Эш барышы: җимешләрне блендер белән ваклыйбыз. Өчесен дә аерым-аерым
вакларга мөмкин, барысын бергә кушсаң да ярый. Иң тәмле конфетлар –
хөрмәнеке. Тик алар калорияләргә дә иң бае.



Вакланган җимешләргә какао кушып, яхшылап туглыйбыз.

Уртасына берәр бәдам чикләвеге тыгып калдырып, җимештән түгәрәк шарлар
әвәлибез.



Шоколадны берәр савытка ваклап, төбенә аз гына су салабыз һәм
микроволновкада эретәбез. Эрегән шоколад куерак булса, тагын бераз су
өстәргә мөмкин.



Һәрбер шарны эрегән шоколадка манып алабыз. Өстенә вакланган чикләвек
сибәбез.
Әзер конфетларны суыткычта саклыйбыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар