Логотип
Десерт

Бәйрәм хөрмәтенә пешергән бисквит торты

КИРӘК:

Бисквит өчен:
* 5 йомырка;
* 5 аш кашыгы шикәр комы;
* 5 аш кашыгы он.

Эш барышы
Йомыркаларны яхшылап тугларга кирәк – янтайтып карагач, ул савыттан акмаска тиеш. Шуңа аз-азлап шикәр комы кушабыз. Ул эреп беткәч кенә онны салабыз. (Игътибар иткән булсагыз, бер йомыркага берәр кашык шикәр комы һәм он туры килә).
Формага махсус кәгазь җәеп, камырны салабыз. 190-200 градуста 45-50 минут пешерәбез.
Духовкадан алгач, коржны формада гына суытабыз. Аннан җайлап кына алабыз.
Бисквит коржы бер тәүлек ял итәргә тиеш. Икенче көнне аны 2-3 өлешкә бүләбез. Коржлар арасына кем нәрсә тели (джем, кайнатма), шуны сылый ала. Катлап коржларны җыйгач, өстен бизибез. 

Крем ясау:

500 гр сливкига 4 аш кашыгы шикәр пудрасы салып, миксер белән күпертәбез. 
Бизәлеше исә үзегездән тора: кемнең нәрсәгә фантазиясе җитә.

рецепт өчен тавыш бирү: http://syuyumbike.ru/beigeler/?id=4213

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар