Логотип
Десерт

​Бик тәмле торт!

Хәнәфиева Әдилә. 6 яшь.  Кукмара районы Жилой Рудник авылы.
Әнисе: Рузия Ханафиева-Хадиуллина

Камыр өчен:

* 1 йомырка;
* 2 аш кашыгы бал;
* 2 аш кашыгы сөт;
* 1 стакан шикәр комы;
* 100 грамм сыер мае;
* 1 чәй калагы соданы уксус белән сүндереп салабыз.


Эш барышы: 

Барысын бергә яхшылап болгаткач, талгын утка куябыз.

Болгата-болгата кайнатып чыгарабыз һәм 1-2 сәгать суытабыз.

Суынгач он салып камыр басабыз.

Җәемнәргә бүлеп һәрберсен пешереп алабыз.


 

Крем:

500 грамм сөт өстен 1/2  банка куертылган сөт белән яхшылап болгатабыз һәм җәемнәргә сөртәбез.

Тортның өстенә пешкән камыр киәкләрен ваклап сибәбез.



Тортыбыз әзер!




 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди унган кыз усеп килэ!!!!!! Молодец сенелем!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодцы!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Нинди уңган безнең күрше кызы!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Әнисе уңган кызның,кызы да уңган була күрәсең.Молодцы!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ускеч,бик унган килен булачак бу кыз.Молодец.

            Хәзер укыйлар