Бик файдалы десерт

Баллы тәм-том кулланудан күбебезнең коты алынып тора. Зарарлы углеводларның фигурага нәфислек өстәмәвен беләбез. 

Әмма Камилә ДИМӨХӘММӘТОВА тәкъдим иткән бу десерт белән үзегез дә, балаларыгыз да рәхәтләнеп сыйлана аласыз. 

Бу десертның төп ингредиенты – чиа орлыгы. Ул – иң файдалы ризыкларның берсе. Майя кабиләсе халкы һәм борынгы ацтеклар аның үзлекләрен әле шул чорда ук тиешенчә бәяләгән. «Чиа» сүзенең борынгы майа теленнән «көч» дип тәрҗемә ителүе дә юкка гына түгелдер. Ул кальций, марганец, магний, фосфор, В3, В1, В2 витаминнарына, калий һәм цинкка бай. 
Аны боткага, йогыртка, смузиларга кушарга, суда яки сөттә җебетеп, дерелдәвек хәлендә кулланырга була. Суга салгач, бүртә ул. Безнең десерт та чиа орлыгының шул үзенчәлегенә нигезләнеп әзерләнә. 

Организм өстәмә тукландыруга мохтаҗ булса, чиа орлыгын көн саен кулланырга кирәк. Моның өчен  250 мл чәйгә 1 чәй кашыгы орлык салып туглагыз да, сәламәтлек өстәүче коктейль белән рәхәтләнеп сыйланыгыз. 

 Кирәк 

- 200 мл сыер яки үсемлек сөте; 

- 4 аш кашыгы чиа орлыгы; 

- үзегез яраткан җиләк-җимеш. 

 Эш барышы 

- Сөткә чиа орлыгын салып, яхшылап туглыйбыз. Мин 1 стакан сөткә 4 аш кашыгы орлык салам, ләкин күләм нисбәте якынча гына. Кемдер куерак, кемдер сыеграк булганын ярата. Беренче тапкырдан куерак чыкса, икенче тапкыр үзегезгә кирәгенчә генә салырсыз. 

- Стаканны суыткычка урнаштырабыз, сөт куерсын. Чама белән моңа 5 сәгатькә якын вакыт кирәк. Төнгә куеп калдырсаң кулай, иртәнгә инде әзер булачак. 

- Ә хәзер фантазияне эшкә җигеп, десертны әзерләп бетерәбез. Үтә күренмәле зур бокалга туралган төрле җиләк-җимешләр белән дерелдәвекне катлам-катлам итеп матурлап салабыз. Мин исә банан, издерелгән кура җиләге (аның урынына кара бөрлегән), аз калорияле манго джемы һәм миндаль кулландым. 

Чиа орлыгын куллану өчен биш сәбәп: 

- теләсә кайсы бөртекле культура белән чагыштырганда, чиа орлыгындагы аксым ике тапкыр, банан йомшагы белән чагыштырганда калий ике тапкыр, ә сөт ризыклары белән чагыштырганда кальций биш тапкырга артыграк. 

- Чиа орлыгы – иммунитетны ныгыту һәм яшьлекне озайту өчен мөһим булган антиоксидантлар чыганагы. 

- Туклыклы чиа орлыгы аппетитны баса һәм организмны чистарта, шул рәвешле артык авырлыктан арынырга ярдәм итә. 

- Ул югары кан басымын төшерергә булыша һәм кандагы шикәр күләмен көйли. 

- Бу ризык организм өчен бик файдалы булган омега-3 һәм омега-6 май кислоталарына бай. 

Фото: Камилә Димөхәммәтова 

Баллы тәм-том кулланудан күбебезнең коты алынып тора. Зарарлы углеводларның фигурага нәфислек өстәмәвен беләбез.

Әмма Камилә ДИМӨХӘММӘТОВА тәкъдим иткән бу десерт белән үзегез дә, балаларыгыз да рәхәтләнеп сыйлана аласыз.

Бу десертның төп ингредиенты – чиа орлыгы. Ул – иң файдалы ризыкларның берсе. Майя кабиләсе халкы һәм борынгы ацтеклар аның үзлекләрен әле шул чорда ук тиешенчә бәяләгән. «Чиа» сүзенең борынгы майа теленнә н «көч» дип тәрҗемә ителүе дә юкка гына түгелдер. Ул кальций, марганец, магний, фосфор, В3, В1, В2 витаминнарына, калий һәм цинкка бай.
Аны боткага, йогыртка, смузиларга кушарга, суда яки сөттә җебетеп, дерелдәвек хәлендә кулланырга була. Суга салгач, бүртә ул. Безнең десерт та чиа орлыгының шул үзенчәлегенә нигезләнеп әзерләнә.

Организм өстәмә тукландыруга мохтаҗ булса, чиа орлыгын көн саен кулланырга кирәк. Моның өчен 250 мл чәйгә 1 чәй кашыгы орлык салып туглагыз да, сәламәтлек өстәүче коктейль белән рәхәтләнеп сыйланыгыз.

Кирәк

- 200 мл сыер яки үсемлек сөте;

- 4 аш кашыгы чиа орлыгы;

- үзегез яраткан җиләк-җимеш.

Эш барышы

- Сөткә чиа орлыгын салып, яхшылап туглыйбыз. Мин 1 стакан сөткә 4 аш кашыгы орлык салам, ләкин күләм нисбәте якынча гына. Кемдер куерак, кемдер сыеграк булганын ярата. Беренче тапкырдан куерак чыкса, икенче тапкыр үзегезгә кирәгенчә генә салырсыз.

- Стаканны суыткычка урнаштырабыз, сөт куерсын. Чама белән моңа 5 сәгатькә якын вакыт кирәк. Төнгә куеп калдырсаң кулай, иртәнгә инде әзер булачак.

- Ә хәзер фантазияне эшкә җигеп, десертны әзерләп бетерәбез. Үтә күренмәле зур бокалга туралган төрле җиләк-җимешләр белән дерелдәвекне катлам-катлам итеп матурлап салабыз. Мин исә банан, издерелгән кура җиләге (аның урынына кара бөрлегән), аз калорияле манго джемы һәм миндаль кулландым.

Чиа орлыгын куллану өчен биш сәбәп:

- теләсә кайсы бөртекле культура белән чагыштырганда, чиа орлыгындагы аксым ике тапкыр, банан йомшагы белән чагыштырганда калий ике тапкыр, ә сөт ризыклары белән чагыштырганда кальций биш тапкырга артыграк.

- Чиа орлыгы – иммунитетны ныгыту һәм яшьлекне озайту өчен мөһим булган антиоксидантлар чыганагы.

- Туклыклы чиа орлыгы аппетитны баса һәм организмны чистарта, шул рәвешле артык авырлыктан арынырга ярдәм итә.

- Ул югары кан басымын төшерергә булыша һәм кандагы шикәр күләмен көйли.

- Бу ризык организм өчен бик файдалы булган омега-3 һәм омега-6 май кислоталарына бай.

Фото: Камилә Димөхәммәтова

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 2 июнь 2020 - 21:51
    Без имени
    Бигрэк матур язылган, Бер тында укыла торган хикэя
    Әкълимә
  • 3 июнь 2020 - 07:15
    Без имени
    Тарихын белмәсәм дә җырчы яратам идем.Бик шәп җыр.(Гөлнур.)
    ПАР АЛМАДАЙ ИДЕК, БАГАЛМАДАЙ...
  • 2 июнь 2020 - 15:27
    Без имени
    Бэхетсез кешелэр генэ яши.....Кубесе бэхетле булып килештергэн була ...
    «Иң авыры – якыннар хыянәте...» 
  • 2 июнь 2020 - 14:01
    Без имени
    Минем дэ кызык шундый ир белэн торды . Аерылды хэзер башка ир белэн . Бәхетле.
    Бәхет шәүләсе
  • 2 июнь 2020 - 09:16
    Без имени
    Физалия ханым, хэерле иртэлэр! Хикэялэрегез бигрэк йорэккэ утешле, рэхмэт. Хикэя язучылар куп, лэкин грамматик дорес язучылары сирэк, хата тозэтеп укып, игътибарны туплап та булмый
    Хәерле булсын сәфәр
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...