– Беренче тапкыр ялга кайткан вакытында озак кына сөйләшеп утырган идек. «Әти, син «Солнцепек» дигән фильмны карамаган идеңме? – дип сорады ул. – Мин карадым аны. Сезнең минем өчен ничек борчылганыгызны беләм. Ләкин мин дә бармасам, башка да бармаса, аларны кем яклар соң?» Уллары – сержант Ринат Бекмурзин турында сөйләве җиңелләрдән түгел әнисе Наилә белән әтисе Рөстәмгә. Инде өч ел узса да... Йөрәкләрендәге тирән яраның сызлавы мыскал да кимемәгән. Наилә ханымга сөйләшүе аеруча кыен. Табиблар әле дә булса аңа озак сөйләшергә һәм дулкынланырга ярамавын искәртә. Шуңа күрә дә уллары турында күбрәк әтисе Рөстәм сөйли. Керфекләрендәге яшь бөртекләрен ничек тә тыеп торырга тырышып, ул хәтер дәфтәрендәге иң газиз истәлекләрен барлый. Наилә ханым исә алдыбызга Ринатның балачактагы фотоальбомын сала. Ә аннан кара бөрлегәндәй түм-түгәрәк күзле малай томырылып дөньяга карый. Ике апасыннан соң ун ел көттереп кенә, әтисенең барлык хыялларын чын итәргә дип туган малай!