– Беренче тапкыр ялга кайткан вакытында озак кына сөйләшеп утырган идек. «Әти, син «Солнцепек» дигән фильмны карамаган идеңме? – дип сорады ул. – Мин карадым аны. Сезнең минем өчен ничек борчылганыгызны беләм. Ләкин мин дә бармасам, башка да бармаса, аларны кем яклар соң?» Уллары – сержант Ринат Бекмурзин турында сөйләве җиңелләрдән түгел әнисе Наилә белән әтисе Рөстәмгә. Инде өч ел узса да... Йөрәкләрендәге тирән яраның сызлавы мыскал да кимемәгән. Наилә ханымга сөйләшүе аеруча кыен. Табиблар әле дә булса аңа озак сөйләшергә һәм дулкынланырга ярамавын искәртә. Шуңа күрә дә уллары турында күбрәк әтисе Рөстәм сөйли. Керфекләрендәге яшь бөртекләрен ничек тә тыеп торырга тырышып, ул хәтер дәфтәрендәге иң газиз истәлекләрен барлый. Наилә ханым исә алдыбызга Ринатның балачактагы фотоальбомын сала. Ә аннан кара бөрлегәндәй түм-түгәрәк күзле малай томырылып дөньяга карый. Ике апасыннан соң ун ел көттереп кенә, әтисенең барлык хыялларын чын итәргә дип туган малай!
– И-и, ул көннәрдә очып кына йөргән идем, очып кына! – Рөстәм-нең күзләрендә шул чакларда кичергән иң зур бәхетенең нуры чагылып китә. – 2002 елның
4 мартында туды ул. Аннан берничә ел нәкъ шул көнне әтием вафат булган иде. Әти үзенә алмаш җибәрде дип сөендем.
– Ә мин Ринатны табар алдыннан төш күрдем, – дип, иренең хатирәләрен җанландырып җибәрә Наилә. – Төшемдә кайнатам: «Кызым, баланы авырдан табарсың. Тик син борчылма, барысы да уңышлы булачак», – дип, кулыма бер малай бирде. Чәчләре бөдрә-бөдрә! Шундый матур үзе! Чынлап та, Ринатны авырдан таптым, соңыннан табиблар йөрәгемнең биш минутка туктап торуын, мине бу дөньяга яңадан кайтаруларын сөйләде...
Шулкадәр тыныч бала булды Ринат. Ул туганчы, мәктәптә башлангыч класслар укыткан идем. Улым үз янымда булсын дип, балалар бакчасына күчтем. Ләкин балалар бакчасын яратмады ул, анда йөрисе килмәде. 3 яшеннән өйдә үзен генә калдыра идек. Өстәлгә ризыклар куябыз да... Курыкмады да, еламады да, өйдәге бернәрсәне ватмады да... Шундый акыллы, тәртипле малай булып үсте.
– Тарихны яратты. Мин үзем дә тарих белән кызыксынам. Кичләрен кара-каршы утырып, төрле вакыйгалар турында сөйләшә идек. Башкорт дәүләт университеты каршында ачылган юридик колледжның Стәрлетамактагы филиалына укырга кергәч тә, тарихи дебатларда катнашты. Өченче курста үз укытучысын җиңгән иде хәтта! – ди әтисе, улының мәктәптә укыган вакытлары, студент еллары белән таныштырып. – Юрист буласы килде аның. Адвокат булам да, үзләрен яклый алмаган карт әби-бабайларны кайгыртам, дия иде. Тарихны үз итүе дә этәргәндер моңа. Ә мин исә аны кечкенәдән армия хезмәтенә әзерләдем. Үзем дә запастагы офицер, улыбызның да чын ир-егет булып үсүен теләдем. Физик яктан ныгып, чыныгып үссә, армиядә хезмәт итүе җиңелрәк бит. Кечкенә вакытыннан ук турникта тартылырга, пневматик мылтыктан атарга өйрәттем. Армиягә бармый калу уенда да булмады аның.
Иренең хатирәләренә Наилә ханымныкы ялганып китә:
– Колледжны кызыл дипломга тәмамлады. «Мәктәптә дә нигә шулай «биш»легә генә укымадың соң син?» – дип сорагач, «кызык булмаган, димәк», дип җавап биргән иде. Югыйсә укырга бик яратты, китапларны күп укый иде. Компьютерны «биш бармагы» кебек белә, текстларны ябык күз белән дә җыярга мөмкин. Мәктәптәге укытучылары да бик көчлеләр. Нишлисең, малайларның табигатенә бераз ялкаулык хас, алар үзләренә кирәк дип санаган әйберләр белән генә кызыксына һәм аны гына яхшы итеп башкара. Мин моны күп еллар эшләгән тәҗрибәле педагог буларак әйтәм.
Колледж тәмамлаган елны ук тест кына тапшырып, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамактагы филиалына укырга керде. «Суд һәм прокурор эшчәнлеге» дигән юнәлешне сайлады. «Улым, сиңа инде 18 тулды, армиягә барып кайтырга кирәк. Хезмәт иткәндә укуы авыр булыр бит», – диде әтисе, ул университетка документларын тапшырып, җәйге ялларга кайткач. «Уйлармын», – дигән иде, икенче көнне кичен алдыбызга повестканы китереп тә салды. Инде военкоматка барып, медкомиссия дә үтәргә өлгергән! Өч көннән армиягә китәм, дип, елмаеп тик тора каршыбызда.
– Армия хезмәтен Елань шәһә-рендәге Укыту үзәгендә башлады. Танк ротасына билгеләделәр. Армия тормышы ошады аңа. Киләчәктә хәрби булырга, тәрбия эше белән шөгыльләнергә теләде. Офицер буласым килә, диде. Өч ай хезмәт иткәннән соң контракт төзергә рапорт язган. Бу әле 2021 ел. Ул ниятен белгәч тә каршы килмәдек. Ефрейтор дәрәҗәсе биреп, рапортка кул куйганнан соң командиры аны Еланьда документлар белән эшләргә калдырды, – дип дәвам итә сүзне Рөстәм. Алар шулай әңгәмә барышында бер-берсен алмаштыра-алмаштыра (чөнки тамактагы төер, күзләрдәге яшь иркенләп сөйләшергә ирек бирми), берсе сөйләгәнне икенчесе тулыландырып, уллары Ринатның кыска, ләкин туры һәм якты тормыш юлын тасвирлый. – Алты айдан кече сержант булды, кадрлар бүлеге җитәкчесенең ярдәмчесе итеп күчерделәр. Командирлары ярата иде аны. Әнисенең туган көнендә ул хезмәт иткән частьтагы барлык офицерлар бер рота булып тезелеп басып, онлайн элемтә аша безне бәйрәм белән тәбрикләделәр. «Шундый акыллы ул үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә!» – диде командирлары, Ринатның җилкәсенә дусларча кулын салып. Улыбыз турында шундый җылы сүзләр әйтүләренә бик сөенгән идек. Җәй көне кыска гына ялга кайтып китте.
Ноутбук экранындагы видео – шул сөенечле мизгелләрнең кайтавазы. Хәрби киемдәге шат йөзле егет ике кулын җәеп каршысына атыл-ган әнисен кочагына бөтереп ала. Әнә алар әтисе белән кочаклашып күрешәләр. Солдат егетне күрергә дип күрше агай кергән. Аннары инде чират апаларына... Бәхетнең туп-тулы, түгәрәк чаклары!
– 2022 елның кышында «өйрәнүләргә китәбез, берара шалтыратмасам, кайгырмагыз, элемтә булмаска мөмкин», – дигән иде. Аларны кая җибәргәннәрен шул елның язында гына белдек. СВОның беренче көненнән үк анда булган инде ул. Үзе хезмәт иткән частька аерым рота тупларга дигән приказ килгәч тә иң беренче итеп үз фамилиясен язган. Без аның кайсы шәһәрләрдә булганын әлегә кадәр төгәл генә белмибез дә. Ул үзе бу хакта сөйләмәде. Сорасаң: «Сезгә нәрсәгә инде ул? Яшәгез тыныч кына», – ди иде.
Беренче көннән үк алгы сызыкта, штурм отрядында булуын соңыннан дуслары әйтте.
15 көн саен шалтыратып торды. «Курыкмагыз, мин әле 15 көн элемтәгә чыкмый торам», – ди дә, нәкъ ике атна узуга шалтырата. Без инде моңа ияләшкән идек. СВОда өч ай булганнан соң командиры аны штабка күчәргә үгетләгән. «Мин монда кәгазь тутырып утырырга түгел, кешеләрне якларга килдем, – дигән ул. – Сез миңа мылтык бирегез, граната бирегез!» – дигән.
Телефоннан сөйләшкәндә дә куркыныч моментларны беркайчан телгә алмады. Бары кызыклы, кайчагында мәзәгрәк вакыйгаларны гына сөйләр иде. «Сез минем монда никадәр җир казыганымны белсәгез! Авылдагы бакчаны казу миңа хәзер ял кебек кенә тоелыр инде. Трактор да кирәк булмас!» – дип көлдерә иде безне. Дөресен әйткәндә, авыр физик эшләр эшләп үсмәде дә бит ул. Өйдәге эшләрне карарга, миңа булышырга апалары булды. Без балаларны әрләп, физик җәза биреп тә үстермәдек. Үзара ачуланышканыбызны да күрмәделәр. Балалар ишетмәсен дип, ачу кил-гәндә мунчага барып әрләшә идек. Ринат шуңа күрә дә кешеләргә авыр сүз әйтә белми торган артык тыныч, басынкы егет булып үскәндер дә.
Ул бик ярдәмчел иде. «Аның йөрәге арысланныкы кебек кыю, ләкин бик мәрхәмәтле йөрәк, – дип сөйләде аның турында дуслары. – Арыдым, эшлисем килми, дигән сүзләрне белмәде. Заданиедан шулкадәр арып кайтабыз. Селкенәсе дә килми. Ә ул шыпырт кына торып, палатка кора, ашарга әзерли башлый. Коймакларга кадәр пешереп ашата иде безгә», – диләр.
Берсендә алар кайсыдыр шәһәргә чыгалар. Кайсы шәһәр икәнен әйтмәде, билгеле. Куллары кап-кара, киемнәре буялган... Бер кафега кереп, ризыклар алалар. Ашап-эчеп кузгалганда Ринат сатучы янына барып, монда берәр кешедә кием-нәрне юдырып булмас микән, дип сорый. Сатучы шундук кемгәдер шалтырата. Озак та үтми, кафега олы яшьтәге бер апа килеп керә. Оныгының бүген туган көне икән, табын әзерләгәннәр. Егетләрне үзләренә алып кайтып, табындагы тәмле ризыклар белән сыйлый, юындырып, киемнәрен юып, киптереп, үтүкләп бирә. Әле юлга да әллә никадәр ризык тутырып җибәрә.
Күңеле тулып, Наилә күзләрен читкә ала. Сүзне шундук Рөстәм ялгап җибәрә:
– Ринат бик тә разведчикларга кызыга, алар турында «крутые ребята», дип, исе китеп сөйли торган иде. Әлеге хыялын да чынга ашырырга өлгерде ул. Вафатына бер ай кала, разведкага һәм снайперлыкка укып, разведчик булды. Үзен снайпер итеп сайлаганга бик сөенде. «Әти! Минем берүземә ике мылтык бит хәзер!» – дип шалтыратты. «Эх, улым, снайпер булу бигрәк хәтәр бит. Иң элек снайперларны юк итәләр», – дидем. Тик ни хәл итәсең. Бу Ринатның үзе сайлаган юлы иде...
– Ул елны без Корбан ашы уздырдык. Табын тирәли барлык туганнар җыелыштык. Шунда Ринат шалтыратты. Видео аша барысы белән дә күрешеп, сөйләшеп чыкты. Кунакларны озатканда һәрберсе белән саубуллашты. Барысы китеп беткәч тә өчәүләшеп бик озак сөйләштек әле. Бездән фотолар сорады, телефонына фотолар җибәрдек. Бу аның соңгы тапкыр шалтыратуы булган... Улыбыз белән соңгы тапкыр сөйләшкәнбез...
Бер атнадан апасының туе буласы иде. «Туйга кайта алмыйм. Апа мине аңлар. Егетләрнең әле барысы да ял итеп бетермәгән, мин алардан соң кайтам», – диде. «Әти, әни! Сез әле минем белән горурланырсыз», – дип өстәде.
Ул көннәрдә әллә нәрсә булды безгә. Үзебез уртанчы кызыбызның туена җыенабыз, ә күңелдә ниндидер әйтеп булмый торган сагаю. Артык бер сүз сөйләшми, тып-тын гына юлга кузгалдык. Без бер көн алданрак килдек. Шул ук көнне Рөстәмгә Шөгернең участковые шалтырата... – Наилә ханым, сү-зеннән бүленеп, иренә күз ташлый. «Мин сөйли алмыйм, син дәвам ит», – диюе бу аның.
– «Анда Ринат белән берәр хәл булган, ахрысы. Военкомның телефонын бирим. Үзең шалтырат», – ди. Шалтыраттым. Үземнең кем булуымны әйттем. «...Бекмурзин Ринат Рөстәмович сезнең улыгызмы? Кайгыгызны уртаклашам...» – дип әйтүе булды, урамга атылдым. Мизгел эчендә бар дөнья, барлык хыяллар, өметләр җимерелде. Бүредәй уладым мин шул чагында...
– ...Кияү әйтә, анда урамда әти никтер бик каты елый, ди. Җан ярсуым белән «Рина-а-ат!» – дип кычкырып, аска томырылдым. Дүртенче каттан Рөстәм янына ничек төшкәнемне хәтерләмим. Шул чагында тавыш ярыларыма кан савып, сөйләшә алмый торган булып калдым. Туй өзелде... Икешәр мең чакрымнан юлга чыккан кунак-ларыбыз бар иде. Аларның күбесе ярты юлдан борылып, туп-туры безгә кайтты. Өч көн өебездән халык өзелмәде. Рәхмәт яусын күршеләребезгә: кайтучыларның барысын да үзләренә урнаштырып, өч көн буена табын әзерләп, ашатып-эчертеп, хөрмәт күрсәттеләр. Шәһәр администрациясе дә яныбыздан китмәде. Капка төбендә ашыгыч ярдәм машинасы дежур торды. Яныбызда психологлар булды. Ләкин андый вакытта берәүнең дә әйткән сүзе ишетелми икән. Һәркем үз кайгысын үзенчә кичерә.
Әти-әнисенә әйтмәсә дә, барлык дусларына: «Әгәр бер ай элемтәгә чыкмасам, димәк, мин инде бу дөньяда юк», – дигән була Ринат. Озак та үтми, капка төпләренә бер-бер артлы таныш булмаган машиналар кайтып туктый башлый. Россиянең кайсы гына регионыннан юк! Рөстәм белән Наилә бер тапкыр да күрмәгән, белмәгән егетләр. Ринатның кабереннән әле дә чәчәкләр өзелми икән. Баштарак бу чәчәкләрне кемнәр куюын белмиләр дә. Ринатлары янына дуслары кайтып йөрүе соңыннан гына ачыклана. Улларының бу кадәр күп дуслары бардыр дип уйламаган да була алар.
– Ярты еллап узгандыр, ә без улыбызның сугышчан юлы, аның сугышчан дуслары турында берни дә белмибез диярлек. «Ринат гел шалтырата торган номерны җыеп карыйк әле, бәлки, алырлар», – дидем Рөстәмгә. Төнге берләр булгандыр... Бар батырлыгыбызны туплап, телефонга үрелдек. Шунда ук алдылар. Ринатның әти-әнисе булуыбызны белүгә, егетләр җанланды. Улыбыз турында сөйләүләрен, аның белән бергә төшкән фотоларны, видеоларны сорадык. «Хәзер үк «клик» бирәбез. Кемнәрдә бар, барысы да җибәрер», – диделәр. Ринатның андагы тормышын без шулай мизгелләп, бөртекләп, мыс-каллап җыйдык. Аның белән бергә булган Антон исемле егет безгә кунакка кайтты. Ринатның үзен күргәндәй булдык. Бик озак яныбыздан җибәрәсебез килмәде, бөтен районны күрсәтеп чыктык. Аның телефонында сакланган видеода Ринат кулын болгап сәлам юллый. «Син бит безгә шундый зур бүләк ясадың, улыбыздан сәлам алып кайттың!» – дидек.
...Мин аны гел төшләремдә күрәм. Шундый шат, елмая. Нәкъ тормыштагыча... Бик авыр булганда, Ринатның безгә әйткән соңгы сүзләрен искә төшерәбез: «Сез әле минем белән горурланырсыз!» – диде бит ул. Без бик горурланабыз, улым!
Наилә ИСМӘГЫЙЛЕВА, В. П. Чкалов исемендәге Шөгер урта белем бирү мәктәбенең директор урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы
Мин Ринатның класс җитәкчесе идем. Намуслы, яхшы күңелле егет булды ул. Сүз бирә икән, үти! Яхшы укыды. Үҗәтлеге дә, тырышлыгы да җитәрлек иде. Тугызынчы класстан соң имтиханннарны яхшы билгеләренә тапшырып, әйбәт аттестат алгач, яныма килеп: «Наилә Фәритовна, булдырдым бит!» – дигән иде. «Син булдыра алмам дип уйлаган идеңмени? Ә мин булдырасыңа тамчы да шикләнмәдем», – дидем.
Әле дә күз алдымда: беренче рәттәге икенче партада утырды ул. Дәрестә бераз яза да, тәрәзәгә карап нәрсәдер уйлана. Хыялланырга яратты. Шундый пөхтә үзе, өстендә һәрвакыт чиста аксыл водолазка, билендә гел каеш... Шаян-шук булса да, күңелендә бер дә явызлык юк. Сыйныфташлары бик хөрмәт итте аны, «Ринатик» дип йөрттеләр. Сугышчан дуслары арасында да абруе зур булгандыр. Сүзендә тора торган, гадел кешеләрне кайда да яраталар бит: безнең Ринат шундый егет иде. Тырыш, эшчән, эчкерсез авыл баласы! Миңа аның турында «иде» дип сөйләве бик кыен. Безнең барыбызга да кыен. Ринатның һәлак булуын ишетеп: «Наилә Фәритовна, бу хәбәр хакмы? – дип шалтыратты классташлары. – Болай булырга тиеш түгел иде бит!» – диделәр. Ә мин Ринатны яхшы беләм: ул башкача эшли алмас та иде. Аны моңа намусы, йөрәгендәге гаярьлеге этәргән. Үзенең юка гына иңнәренә зур йөк, никадәр җаваплылык алган ул! Гаиләдән килгән тәрбиясе шундый иде аның: ышанычлы булырга, сүз бирсәң үтәргә, башкаларны кайгыртырга, җаваплылыктан курыкмаска!
Тормышымда Ринатның булуы өчен язмышка рәхмәтле мин. Ул минем өчен уңай бер тәҗрибә, ышанычлы дус булды. Яшәсә, ул чын кеше, чын ир булыр иде. Ул яшәргә лаек иде…
Ринат БЕКМУРЗИН – сержант, снайпер-разведчик. Позывное – «Мурзик». 2002 елның 4 мартында Лениногорск районының Иске Шөгер авылында туа. 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Стәрлетамактагы юридик колледж-да юрист белгечлеге алып, Башкорт дәүләт университетына укырга керә. Шул ук елны үз теләге белән армиягә китә. Свердловск өлкәсе Елань шәһә-рендә танк гаскәрләре сафында хезмәт итә. 2021 елны Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, үзе хезмәт иткән частьта эшкә калдырыла. Махсус хәрби операциянең иң беренче көненнән үк фронтта. 2022 елда разведкага укып, снайпер-разведчик итеп сайлап алына. 20 яшендә разведчик булган сирәк хәрбиләрнең берсе. 2022 елның 17 июлендә Ринатларның разведка төркеме артиллерия уты астында кала. Шул бәрелештә Ринат батырларча һәлак була. Аның гәүдәсен БТРга кадәр күтәреп алып чыккан дусты үзе дә каты яралана, машинага керү белән аңын югалта. Аларны яу кырыннан өч көннән соң гына алып чыга алалар. 23 июль көнне татарның батыр улы Ринат Бекмурзинның җәсәде туган туфрагында куела. 2022 елның 10 сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Ринат Бекмурзинга «Батырлык ордены» бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк