Логотип
Сәламәтлек

Варикоздан, герпестан, хатын-кыз чирләре һәм кан басымыннан шифа бирә торган үлән

Әгәр берәр тапкыр өегездә бу үләнне киптергән булсагыз, бу сезнең гомерлеккә истә калачак. Аның исенә кашык манып чәй эчәрлек, шулкадәр хуш исле, баллы.

Юкка гына элек колхозлар аны бал үләне итеп, умарталык яннарына чәчмиләр иде. Аның вак кына сары чәчәкләрен бал кортлары сырып диярлек ала. Июньнән сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Биек булып үсә. 
Таныдыгызмы? Донник ул. Бал чәчәге. 

Дару буларак аның чәчәкле сабак очларын җыялар. Каты сабакларын кертмиләр. Дару үләне буларак, ак чәчәк ата торган доникны да җыймыйлар. 

Бу үләннең составында С һәм Е витамины, кумар кислотасы, кумарин, холин, мелилотин, эфир майлары бар. 

Донникның шифалы үзлекләре күптән расланган. Ул:
кан басымын төшерә;
көзән җыерганны басарга булыша;
тынычландыра;
спазмнарны бетерә;
чәчәкләрендәге кумарин матдәсе кандагы лейкоцитларны арттыра;
ялкынсынуны баса. Менә шушы үзлеге өчен ул гинекологиядә киң кулланыла: хатын-кызларның эчке җенес органнарындагы ялкынсынулы чирләрне дәвалый, айлык циклны җайга салырга ярдәм итә, климакс чорын җиңелрәк кичерергә булыша;
донник диффузлы токсик зобны дәвалаганда да кулланыла;
тирләтә;
бәвелне арттыра;
ютәлне йомшарта;
атеросклерозны киметергә булыша;
кан тамырларын тромблардан чистарта;
аякка су төшкәннән ярдәм итә;
буыннарның сызлавын баса;
яраларны дәвалый.

Эчәр өчен донник төнәтмәсе түбәндәгечә ясала: 
2 чәй кашыгы кипкән һәм вакланган үләнне 2 стакан кайнап суынган суга салып, 4 сәгать өстен каплап тоталар. Аннары сөзеп, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30–40 минут кала яртышар стакан күләмендә эчәләр. 

Яраларга ябар өчен: 2 аш кашыгы үләнне 2 стакан кайнар суга салып, 2 сәгать төнәтәләр. 

Буыннар сызлаганда донник үләнен парландырып, тастымал аша буыннарга ябалар. Дәвалану курсы – 10 көн. 


Бик шифалы булса да, донникны эчә башлаганчы табиб белән киңәшегез. Аны авырлы ханымнарга, бөерләр сәламәт булмаганда, геморрагик диатез булганда куллану тыела. 

Бу мөһим: донникны бары тик яхшылап киптергәннән соң гына төнәтмә ясап эчәргә ярый. Тиешенчә кибеп җитмәгән үләндә агулы матдәләр була. 

Теги: дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар