Логотип
Күңелеңә җыйма

Яш әни булу «рәхәтлекләре»

«Беренче тапкыр әни булган бәхетле көн...», «Мине бәхетле иткән һәм чиксез яратырга өйрәткән кеше...» Бу сүзләрне ишеткәч, көлемсерәми булдыра алмыйм. Аңламыйм, сез кемне алдарга телисез? Үзегезнеме, әйләнә-тирәдәгеләрме яисә социаль челтәрләр алгоритмнарынмы?

Беренче йөклелек, беренче балаңны табу, беренче декрет – болар барысы да хатын-кыз өчен сынау. Авыр сынау. Бер нәрсәгә дә җитешмәүче «җебегән хатын»нар янында әниләре, ире кайнашып яшәгәннәрен күргәнем бар. Бәлки алар сынаулар аша үтеп тормыйлардыр да.

 

Яңа туган бала белән поликлиникага үзе генә бара алмаган, пәрдә-челтәр һәм тәрәзәләрне юар көче булмаган һәм, гомумән, бер нәрсәгә җитешмәгән хатыннар була. Шуның өчен алар янына беренче вакытка әнисе күчәргә мәҗбүр булган хатыннарны аңламыйм. 

Чынлыкта, аларга карата мондый мөнәсәбәтем көнләшүдән килә бугай, чөнки минем андый ярдәмчеләрем булмады. Бу «рәхәт»ләрдән мәхрүм идем. Шуңамы баланың яңа туган чакларындагы авырлыклардан берничек тә тулы бәхетле була алмадым. Яңа туган бала – уенчык түгел, ул – синең җаваплылыктагы бер ярдәмсез кеше. Аның өчен һәрвакыт куркасың, борчыласың һәм синең өзлексез йокың килә. Бер бүлмәле фатирыңнан айлар буе чыкмау, иреңнән башка беркемне күрмичә яшәүләр, сәгать саен күкрәк  ашатулар...

 Ә урамга чыккач... Бала коляскада ятмый, салкында аны 15 минут кына күтәреп басып тора алганга, саф һавада озак йөри алмыйсың. Йә 3 яшьлек балаң комлык түбәсеннән сикереп төшә, әмма аны тотып кала алмыйсың, чөнки кулыңда яңа туган бала. Син инде алдагы берничә елда өеңнән ике сәгатьтән дә озакка китә алмыйсың, чөнки балаң елар дип куркасың. Авырган чакларында икесен берьюлы слингка бәйләп куясы килә. Төнлә бала йокламый, көйсезләнә, ә өйдә китапханәдәге кебек тынлык сакларга кирәк, чөнки бөтенесенә иртәгә эшкә, ә син көндез дә «йокы туйдыра» аласың – бала белән утырасың бит.

Үз-үзеңә хуҗа була алмау, үзеңнең ихтыяҗларыңны үти алмау, көннән-көнгә дәвам иткән  бертөрлелек – бала ялының гүзәллеге шунда! Теләсә кайсы эш – бала белән утыру ялыннан йөз кат җиңелрәк һәм кызыклырак. Мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче әниләр өчен бала ялы беркайчан да бетми, аларны чиксез кызганам.

Зинһар өчен бала ялында утыру – тылсымлы чор дип әкиятләр сөйләмәгез миңа. Әни булу ул – стресс, даими авыр хезмәт! Ә әйтергә онытып торам икән, 14 ел элек шомырт чәчәк аткан чакта зур яраларны теккәндә, табибның: «Болай озак газапланасыңны белгән булсам, ярып кына алып, өйгә вакытында кайтып киткән булыр идем. Шулай озак җәфаландың, үзең ябык бала таптың», – дигән җанга тигән сүзләрен ишеткәндә беренче тапкыр әни булган идем.

Куркып, югалып калган әни идем мин ул вакытта. Шуңа күрә ул чорны социаль челтәрләрнең матур рәсеменә әйләндермәгез. Дөресен, чынбарлыкны сөйләгез!

Әни булырга әзерләнүчеләр белеп торсын: ана булу – бик авыр ул, ләкин шунда бөтен гүзәллек һәм көч җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар