Мондый яңгырлы һәм салкын җәйдә бакчачылар чаң кага – бәрәңгедә һәм помидорларда фитофтора авыруы башланырга мөмкин. Фитофтора безгә Латин Америкасыннан кергән бик мәкерле чир ул. Бүгенге шикелле дымлы һәм салкынча һавада ул мизгел эчендә үрчи.
Фитофтораның беренче билгесе – бәрәңге һәм томат яфракларының арткы ягында көрән төстәге таплар күренә. Башта алар иң аскы яфракларда гына була. Соңрак бу таплар яфракның өске ягына да чыга. Аннары үсемлекләрнең яфрак буыннары көрән төскә керә, соңрак шундый ук таплар помидорларда да башлана һәм, нәтиҗәдә, бу үсемлек тәмам корып бетә. Өзгән җимешләре бозыла, сакланмый. Бәрәңге дә чери торган була.
Фитофтора ул шундый чир – аны күренә башлагач түгел, әле күренгәнче үк дәваласаң яхшырак. Әле яфракларда берәм-сәрәм генә көрән таплар булганда үсемлекне коткарып калып була, инде җимешләргә үк күчсә, шанс бик аз.
Авырудан саклануның беренче адымы – томат үсентеләрен бер-берсеннән ерак итеп, зур ара калдырып утырту. Куаклар бер-берсенә тиеп тормаса, фитофтора алай тиз генә тарала алмый. Җирдә яткан аскы яфракларны да өзәргә кирәк, гөмбәләр аша да менә ул. Теплицаны гел җилләтеп тору, артык дымлылыктан саклану фитофтораның таралуын тоткарлый.
Икенче мөһим адым – үсемлекләрне үз вакытында тукландырып тору. Тук үсемлек – сәламәт үсемлек. Мондыйларның иммунитеты яхшы була, фитофторага алай тиз генә бирешми. Җәйнең икенче яртысында томатларга фосфор һәм калий кирәк. Ләкин яфракларының төсе сыек яшел булса, үзләре начар үссәләр, аларны хәзер дә азотлы ашлама белән тукландырырга мөмкин. Комплекслы ашламалар белән тукландырсагыз, тагын да яхшырак.
Өченче адым – томатларга суны иртәнге якта яки көн кичкә авышып, кояш баерга әле 3-4 сәгать вакыт калгач сибү. Томатларның башы корыда, аяклары юештә торырга тиеш, диләр. Кичтән помидорның яфрагында калган су тамчысы фитофтора гөмбәсе өчен инкубатор ролен үтәргә мөмкин. Су сипкәндә, яфракларына тидермәскә тырышыгыз.
Дүртенче адым – томат үсентеләренең төпләрен мүлчәләп кую. Печән һәм саламдагы печән таякчыгы дигән бактерия фитофтора гөмбәсенә каршы тора ала.
Бишенче адым – үсемлекләргә «Фитоспорин» эремәсе сибү. Ул – биологик препарат, аны сипкәннән соң җимешләрен икенче көнне үк юып ашарга була, кешеләргә зыяны юк. Ләкин аны бер тапкыр гына сибеп, фитофтораны җиңеп булмый. Моны атна-ун көн саен кабатларга кирәк.
Әгәр инде куакларда авыру билгеләре күренсә, ә помидорлары өлгерергә әле алда ким дигәндә 20 көн вакыт булса, «Оксихом» дигән препарат та сибәргә була. Аны 10 литр суга 20 грамм салып сибәләр.
1 процентлы бордос сыекчасы сиптерү дә яхшы нәтиҗә бирә. Кальцийлы сода белән бергә бакыр купоросы – Медекс та фитофтораны җиңәргә булыша. Аны 10 литр суга 150 грамм күләмендә алалар. Тагын бакыр оксихлориды дигән препарат бар. Ул 10 литрга 40 грамм алына. Ләкин бакыр препаратлары агулы. Аларны сибәр алдыннан башта эре яшел помидорларны өзеп алырга кирәк. Бу помидорларны өйдә өлгертәләр. Калган помидорларны исә бары 14 көннән соң гына ашарга ярый. Һәм тагын бер мөһим искәрмә: бакыр препаратлары бал кортлары өчен агулы, шуңа күрә помидорлар чәчәктә булганда аларны сибәргә ярамый.
Помидор орлыкларын чәчкәндә сортларга түгел, гибридларга өстенлек бирү дә бу мәкерле чир белән очрашмаска берникадәр ярдәм итә. Гибридлар фитофторага чыдамрак. Ә сортлы томатлар гибридларга караганда тәмлерәк булса да, фитофторага тиз бирешә.
Узган ел теплицадагы үсемлекләрегез фитофтора белән авырса, яңа сезонда теплицаның туфрагын һичьюгында өлешчә алмаштыру да булыша. Бу эш мөмкин булмаса, теплицага көздән сидератлар чәчеп калдырырга була. Туфракны иң шәп сафландыручы – арыш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк