Минем бабам – Камил Зарип улы Садыйков 1907 елның 1 сентябрендә Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында ишле гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килә. Аның тормышы, яшьтәшләренең күбесенеке кебек үк, илебез тарихында тирән эз калдырган вакыйгаларга бай була. Ишле гаиләдә, апа-абыйлар тәрбиясен тоеп үскәнгә күрә, бабам әйләнә-тирә дөньяга сизгеррәк булгандыр, гаилә кыйммәтләренә аерым мөнәсәбәт тәрбияләнгәндер аңарда.