«Зур йөрәк»

 Чиста сулы тылсымлы коега тиңләр идем Әбекәйне: ярату-шәфкать хисе  һич кимеми. Безгә ул әтине алыштырды. Ә аның үзен алмаштырырдай беркем юк дөньяда. Ул – бердәнбер! 

 

«Һәммәбездән олы ул, өебезнең нуры ул, тәмле ашлар пешерә, бөтен эшкә өлгерә!» Безнең әбекәй ич бу, дисәгез, гаҗәпләнмим. Бу шигъри юлларны кем генә ятламаган да, янына кояш, чәчкә рәсеме ясап әбисенә бүләк итмәгән?! 

Иң әйбәте – нурлы йөзле, шәфкатьле-миһербанлы, ягымлысы –  безнең әби  диюгезгә ышанам. Күңеле киң, сүзе тәмле, шуңа күрә якын, кадерле алар безгә. Әбисе белән үскән бала үзгәрәк: нечкә күңелле, хыялыйрак була диюләре хак. 

Әбекәй диюгә минем дә күз алдымнан дәү әни сөйләгән тылсымлы әкиятләр йөгереп үтә. Икәүләп хәстәрләгән мул табыннар, чигү-тегүгә өйрәнгәнем истә. Хәтер төпкелендә истәлек, хатирәләр байтак сакланган. Һәр эшебезгә чын күңелдән сөенгән, ихлас яраткан, авырсак жәлләгән, шифалы үләннәр белән дәвалаган тагын кем бар? Әти, әни, апа-абый... дип санап китсәк кенә инде. 

Ә без әтисез үстек. Бәла көтмәгәндә килә: абыемны юл читендә машина бәрә. Аңа – 6, игезәк туганым Алсу белән миңа 3 әр яшь була. Баш сөяге чәрдәкләнгән, аягы сынган, паралич суккан сабыен аякка бастыру өмете белән әниебез хастаханә, тернәкләндерү үзәкләреннән атна-айлар буе кайтып кермәде дисәк тә була. Ә әти... яңа яр тапты – безне ташлап чыгып китте. Гаепләвем түгел, үз хатасы, ялгышы өчен һәркем үзе җавап тотачак. Таяныч-терәксез калган әни авыру бала багарлык, өч ятимне тәрбияләрлек көч, егәр, ризык каян табар иде,  дигән сорауны үземә бер генә бирмәгәнмендер. Әгәр әнинең әнисе – Әбекәй булмаса, кая тәгәрәр иде язмыш йомгагы – белгән юк. Сынауларга түзми ир-ат сынганда да, бирешми, сабыйларын яклап утка керә, таш стена – терәк булып баса алган берәү – ул бар әле ярый дип, шөкер итеп яшәдекме? Әллә  шулай тиеш дип белдекме? Аны соң кем уйлап торган, көн дә ризык кирәк, кием, җан җылысы! Бәбкәләрен канат астына җыеп җил-давылдан саклаган ана каздай сыендырырга, ярый, ул булган! Югыйсә үзе дә күргән... Әниебезгә сигез, сеңлесенә өч  яшь чакта бабай вафат була. Утыз өчтә тол калып, бер көн эштән калмый, кызларын үстерә. Аннан без... Әбекәй, батыр син, дисәм дә исе китми, тыйнак: «Гап-гади авыл кызы мин. Әлләкем түгел, үткенлегем дә чамалы, буйга да бәләкәй, – ди. –  Йомшактыр, бер ханым җебегән, дип тә «зурлады». Әрсезлек бирмәгән табигать аңа, көчле рух, игелек, мәрхәмәт белән бүләкләгән. Хезмәт төбе – хөрмәт, дип яшәгән. Безне дә гел баштан сыйпап, иркәләп-назлап кына тормады: «Алма пеш, авызга төш, дип яткан ялкау-хөрәсән булмагыз, эш мәне белми үсмәгез», – дип ачулана да иде. Беләм, кырыслыгы – тормыштан: акыл-тәрбия бирергә теләүдән. 

«Үзең сөйләгән әкият герое «стойкий оловянный солдатик» кебек син! Әллә «Зурйөрәк» дигән кушамат тагыйммы, йөрәгең зур бит синең», – дисәм: «Әбекәй дисәң, шул җиткән», – ди. Иң яраткан сүзе – «Эшләгәнегез – минем өчен, өйрәнүегез – үзегезгә!» Мич ашы пешерә башласак: «Кулларың килешеп тора, бәлеш читен бөрерсең, яме», «пилмәннәрең матур, җыйнак», «токмачны нәзек, оста кисәсең», дип мактап-хәйләләп, салпы якка салам кыстырып эшләтә белә. Кем өйрәтә соң безне, дим. Балачакта караңгыда йокларга курка идем: кыен чакта Аллага сыен, дип догалар өйрәтте. Караңгыдан курыкмыйм хәзер, дога шифалы булуга ышанам. Ә җәй көне бакчага бару маҗаралы сәяхәткә тиң! Гөлләр дә ярата аны. Бакчаны ямьләп нәрсис, лалә, чалмагөл, пәйгамбәр тырнагы гүя нур чәчеп тора. Үзенең исеме дә гөлчәчәк, оҗмах бакчасы дигәнне аңлата,  шуңа җирдә казынудан тәм таба ул. Бергәләп эшләп арыгач, ипи, чәй дә ләззәтле, тәмлерәк икәнен каян белер идем, әгәр ияртеп бакчага йөртмәсә. Җирне, көнне яратыгыз, дия-дия үзен яраттырган Әбекәйгә Ходайдан мин озын гомер сорыйм. 

Айгөл КАСЫЙМОВА 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    9788
    5
    124
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    5663
    1
    77
  • 6736
    2
    47
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    7910
    1
    44
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 сентябрь 2020 - 10:15
    Без имени
    Бик матур хикэя !!! Укыйсы да бик кунелле булды !!! Эйдэ бергэлэшеп устерсеннэр инде сабыйларын .... Лэйлэ узе дэ югалтуны кичергэн бит !!!Бэхет елмайган димэк .... Бэхетлэре булсын барча балаларнын да .... Кеше бэхет очен туа,бэхетле булсын hэркем ....
    Син минем балам!
  • 18 сентябрь 2020 - 14:00
    Без имени
    Бик яхшы эсэр,бик азлар гына анлый шул язмышнын кисэтуен.Яшь чагымда ирем бн ачуланышкач,сойлэшмим дип уземэ-узем суз биреп,ярты кон сойлэшмэсэм,ике улымнын берсе нык итеп авырый башлый иделэр,температуралар бн.Шуннан сойлэшэ башлыйсын инде,уртак борчу килгэч.Купме сынадым,гел шулай була иде,аннары тэкэбберлегемне читкэ куеп,элэгешсэк тэ,сойлэшмичэ йормэдем,мин хаклы булсам,ярар,Аннан минем Бер жирем жэ кимеми дип,уземне тынычландыра идем.Бер тирэ,аерылыйм микэн эллэ дигэн уйлар да кергэлэде,аннары уйладым,этилэре балаларга минем шикелле ук якын,бигрэк тэ ир балага,этилэреннэн аерып алсам,барыбер мине гаеплэрлэр,алар да бит ир кешелэр,алга таба узем генэ доес тэрбия бирэ алырмынмы дип,барысын уйлап торып калдым.Аллага шокер,хэзер шуна соенеп бетэ алмыйм,инде 45-ел яшибез.Балалар да гаилэле,аларга гел тигезлектэ уз балаларын узлэренэ устерулэрен телим.Балалар бэхете эти-энидэн тора.
    Бала хакы
  • 18 сентябрь 2020 - 14:47
    Без имени
    Шуннан ни булды?
    Яңгыр 
  • 18 сентябрь 2020 - 15:05
    Без имени
    Фото, фото, купме хатирэ саклый. Ойгэ кайткач, экрен генэ фотоальбом алып, карап утырырга яратам. Менэ балачак, менэ усмер чак, менэ мин инде усеп житкэнмен. Бу ваеыт аралыгында ни генэ булмады, ни генэ тормышта алышынмады. Сагынып искэ аласын. Тагын бер кайтыр идем дип эченнэн генэ хыялланасын.
    Фотолар дәвалый? 
  • 17 сентябрь 2020 - 09:00
    Без имени
    БИК шэп кинэшлэр.Истэ калдырырга кирэк эле.
    Әни кешенең өйләнгән улына киңәшләре
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...