Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Үз-үзеңә 30 сорау

Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр генә калып бара. Үтеп барган елга нәтиҗә ясар һәм киләчәккә планнар к

Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр генә калып бара. Үтеп барган елга   нәтиҗә ясар һәм киләчәккә планнар корыр вакыт. Чынлыкта, берәү дә диярлек чын-чынлап үз-үзенә отчет биреп, ниндидер нәтиҗәләр ясап утырмый. Берләребез ялкаулана, икенчебезнең вакыты юк, өченчебез, гомумән, моны кирәккә санамый...  Тагын бер бик зур сәбәп бар: үз-үзең белән ачыктан-ачык булу да шактый авыр. 
Әйе, нәтиҗәләр ясау җиңел түгел, әмма моны эшләргә кирәк. Үз-үзеңне яхшырак аңлау өчен кирәк ул. 
Һәм без сезнең эшне җиңеләйтергә телибез. Түбәндә тәкъдим ителгән гап-гади (чынлыкта, шактый җитди алар) сорауларга җавап бирегез әле. Дөресрәге, кәгазь-каләм алып, өстәл янына утырыгыз да, җавапларны языгыз. Тик беркемгә дә күрсәтмәгез!  Ә киләсе ел ахырында аларны кабат алып укып карарсыз: сезнең тормышта ниләр үзгәргән, нәрсәләргә ирешкәнсез, ә ниләр килеп чыкмаган...

1. Елның иң истә калган мизгеле –

2. Быел мине барысыннан да бигрәк нәрсә рухландырды? 

3. Елның иң зур яңалыгы?

4. Күңелемә быел иң охшаган җыр?

5. Тормышымдагы иң мөһим кешеләр?

6. Быел миңа нәрсәне эшләү барысыннан да авыррак булды?

7. Быелгы елны нинди төскә буяр идем?

8. Узып барган елның нинди вакыйгасын гомергә хәтерләп калырга телим?

9. Быел иң еш кабатлаган сүзем?

10. Быел бер кирәкмәгәнгә алган әйберем?

11. Миңа, мөгаен, мондый эксперимент ясау кирәкмәгәндер...  

12. Бу ел искиткеч булды, чөнки...

13. Нинди эчке проблемамны уңышлы рәвештә чишә алдым?

14. Төннәрен мин кемне кочакладым?

15. Кемнең туенда булдым?

16. Быел уртача хезмәт хакым күпме булды? 

17. Башымдагы бөтен фикеремне үзгәрткән берәр сөйләшү булдымы?

18. 2020 елда берәр яңа эшкә тотындыммы?

19. Бер генә көнгә супергерой була алсам, нәрсә эшләр идем икән?

20. Мин нәрсә турында хыялланам?

21. Үземнең иң зур уңышым дип нәрсәне саныйм? 

22. Быелгы елны бер генә фраза белән ничек тасвирларга була?

23. Иң соңгы җибәргән хәбәрем – 

24. Узып барган елга туры килгән цитата – 

25. Быелга планлаштырганның барысын да үти алдыммы?

26. Быел ничә яңа дус таптым?

27. Быел кемнәргә булыштым?

28. Кайларда булдым?

29. Нинди эшләремне киләсе елга калдырдым?

30. Киләсе елга нәрсәләргә ирешергә телим? 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар