Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Ялгызларга гел кыен


Ялгызлыкны кичерүче­ләрнең ачы язмышын, коточ­кыч фаҗигале хәлен аңлар өчен аны үз йөрәгең аша уздыру кирәктер, мөгаен. Үлем-китем аркасында па­рын югалтканнар аеруча кыз­ганыч. Безнең әтиебез белән дә шундый хәл килеп чыкты, матур гына яшәп ятканда тормыш авырлыкларын бер­гә бүлешкән җәмәгате әниебез кинәт безнең ара­дан китеп барды.
Ирләргә җиңелрәк, хаты­ны үлсә, алар кабат өйләнә ала, диләр. Өйләнеп була­дыр, әлбәттә, тик кемгә? Әтиебезгә дә: “Ялгызыңа бигрәк кыен, тап үзең ише бер тол хатын”, — дип әйтү­челәр булгалады. Ул баш тартты. Без әтине ташлама­дык. Ямансуламасын дип, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштык. Соңгы елларда ул абый тәрбия­сендә яшәде, анда берни­кадәр вакыт авырып ятты да, бик тиз генә вафат та булды. Аны Әгерҗе районы Барҗы Умга авылына алып кайтып җирләдек. Әтиебез безгә рәнҗеп китмәгәндер, дип уй­лыйбыз. Булдыра алганча, барыбыз да аның күңелен күрдек, тәрбия кылдык.
Ата-анадан да кадерлерәк кешеләр юк бу дөньяда. Алар исән вакытта кадерләрен белик, рәнҗетмик.

Фәиз 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рахмат балам, яхшы кунелен очен, уз яхшылыгын узена айланеп кайтсын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      ЭЙЕ,ЯЛГЫЗЛАРНЫН ТОРМОШЫ БИК АВЫР.МИНДЭ 4 ЕЛ ЭЛЕК ТОРМЫШ ИПТЭШЕМНЕ ЮГАЛТТЫМ ,АВЫР ЧИР 45 ЯШЕНДЭ ГЕНЭ АНЫ БЕЗНЕН АРАБЫЗДАН АЛЫП КИТТЕ.БИК АВЫР ЯЛГЫЗ ЯШЭУЛЭРЕ,ЯРА ИКЕ БАЛАМ БАР АЛАР ХЭР АТНА САЕН КАЙТЫП ЯРДЭМ ИТЕРГЭ ТЫРЫШАЛАР.ХОДАЕМ, БЕР КЕМГЭ ДЭ ЯЛГЫЗ КАЛЫРГА ЯЗМАСЫН,ХЭР КЕМ УЗ ПАРЫ БЕЛЭН ГОМЕР ИТСЕН!

      • аватар Без имени

        0

        0

        ...эти энилэр олыгайгач бездэн мэнгелеккэ киту эрнуле булса да .... 20 генэ яшьлек улын,ны кумеп узен, яшэп кал эле.................. йоклап та ...ашап та... сулап та... э доньядагы ин, газизен, ж,ир астында.........((((((((((((((((((((

        Хәзер укыйлар