Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Туган тел - юлдаш!

Туган тел юлдаш, дус та бит!
Сабый күңеле ап-ак кәгазь
Ни теләсәң шуны язасың!
Туган телдә сөеп-яратсаң
Гомерлеккә “ бәхет” отасың!
“Әтием” һәм “ әнием” диеп,
Газиз балаң, сина, дәшә бит!!!
Туган телгә мәхәббәт уят!
Туган тел юлдаш, дус та бит!

Ф.Сәхбетдинова.

Ана теле бер булыр! Сабый күңеленә бик тә якын, кадерле әти-әнисенең үз телендә “кызым”, “улым” дип эндәшүе. Беренче сүзләрне дә бала алардан ишетә.

Һәр халык үз телен яратып "Ана теле” дип атый, чөнки һәрбер милләт кешесенә үз теле иң бай, иң матур телләрнең берсе.

Татар теле дөньясы – үзе бер тылсымлы дөнья. Без дә бакчабызда тәрбияләнүче балаларга ана теленең нинди бай, матур икәнен уеннар, әкиятләр, шигырльәр, гомумәт, татар халык фольклоры аша җиткерергә тырышабыз! Халкыбызның озак еллар дәвамында җыелган тәҗрибәсе тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга алып менә, чөнки татар теленең кайсы жанрын алсак та әдәп-әхлак тәрбиясе беренче урында тора.

Шөгыльләребез кызыклы, мавыктыргыч булсын өчен төрле уеннар, таратма материаллар, анимацион сюжетлар белән баетабыз. Баланы һәръяклап үстерергә тырышабыз: шигырь бәйгеләренә әзерлибез, әкиятләр белән танышып, уңышлы дип тапканын сәхнәләштерәбез, балалар язучыларының әсәрләреннән рәсем күргәзмәсе оештырабыз.

Үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын өйрәтү максатыннан бәйрәмнәр уздырабыз. “Сабан туй”, “Сөмбелә”, “Әниләр бәйрәме”, “Сөйкемле бала” һ.б чаралар бакчабыз тормышын тагын да бизи, ямьләндереп җибәрә.

Әйе, һәр ата-ана тәрбиячеләр белән бер юнәлештә эшләсә: өйдә туган телдә сөйләшеп, татарча китаплар укып, хәзерге көндә татар телендә төшерелгән мультфильмнар бихисап, тәрҗемә ителгәннәре дә аз түгел, шуларны караса - безгә күпкә җиңелерәк булыр. Җырлы-моңлы туган телебезнең кирәклеген аларда аңласын иде.

Без тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләребезне, күңел түрендә яткан тирән кичерешләребезне, хыялыбызны, изге теләкләребезне белдереп, гөнаһсыз нарасыйларга җиткерә алсак... Максатыбыз үтәлгән була!


Сәхбетдинова Ф.А., Сабирҗанова Х.А.
Түбән Кама шәһәре 64нче “ Сөембикә” балалар бакчасының татар теле тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар