Логотип
Тормыш кыйммәтләре

ТОКМАЧЛЫ АШ

Милли ашларның кадерен үз илеңдә яшәгәндә генә белмисең ул. Дөньяга чыгып карасаң... Татарстанның һәм Россиянең атказанган аш-су остасы булган бер ханым белән дә шул хакта сөйләшкән идек.
Бу ханым оныгы белән Германия клиникаларының берсенә балага иң дөрес диагнозны куйдырырга дип барып кайткан иде. Шунда күргән-кичергәннәрен минем белән дә уртаклашты: «Беләсеңме, Алман илендәге муллык белән шаккаттырып булмый безне хәзер. Үзебездә дә ризык муллыгы. Акчаң гына булсын. Алай да кибетләренә кердем. Ассортимент бездәгедән йөз тапкырга мулрак дип таптым. Ярый, хуш. Малай белән клиникага урнаштык. Төн кундык. Иртәнге аш килде. Тәлинкә төбендә бер чеметем яшелчә, бер-ике телем колбаса.
Аш алдыннан кабып куярга ярый. Тик... дуңгыз ите бит. Бар белгән немецчамны җигеп белештем моны. «Швайнмы?» дип соравыма хәдимә туташ, «йа-йа», дип баш какты.
Әйе, дигәне инде бу. Этеп куйдым тәлинкәмне. Ботка көтәм. Ләкин ботка килмәде. Ярый әле малайга дип йогырт куйганнар иде. Бала да ач калды. Колбасаны балага бирәсе калган дип үкендем инде соңын­нан... Авыр хәлгә калганда рөхсәт ителә ул хәрам ризык.
Көндезге аш вакытында да, кичке ашта да табын әллә ни мул булмады. Икенче көнне дә кайнар ризык күренмәде. Хуҗа Насретдин ишәге кебек ач торырга өйрәндек. Хуҗа Насретдинны гына түгел, Торна бе­лән Төлке турындагы әкиятне дә искә төшердем. Хәтерлисең булыр, Торна Төлкегә ашны озын муенлы чүлмәккә салып биргән, ә Төлке Торнага дигән сыен сай тәлинкәгә җәеп салган –
шулай кунак итешкәннәр.
Ярый, димен, танышларыма чыккач, сыйланырбыз әле. Казан кызы алман егетенә кияүгә чыккан иде. Шуларда берничә көн торып, шәһәр карап, музейларда йөреп алырбыз дигән ният бар. Ни кызганыч, Казан кызы үз илендә кунакны ничек сыйлауларын оныткан булып чыкты. Иртәнге ашка монда да юка телемле сыр, ветчина ише алман сыйлары килде. Безнеңчә әйткәндә, коры-сары. «Безнең ашказанында гөмбә чире бар, шуңа күрә ашауны шундый тәртиптә тотабыз», – дип акланды якташым. «Болай ашап торсагыз, ашказаныгызда имән дә үсәр әле», – дим.
Ә карын чын ризык тансыклады, үзебезнең бәрәңгене, шулпаны... Сабырым төкәнде. Хуҗа хатынга 500 евро чыгарып бирдем дә, базарга барып авыл тавыгы ал, йомырка, он алып кайт, дидем. Алып кайтты. Кичкә болар эштән кайтуга менә дигән тавык ашы пешереп куйдым. Камыр җәеп, җемелдәтеп токмач кистем. Өйдәге хуш ис урамнарга чыкты. Алман кияү ишектән керә-керешкә һаваны йотлыгып сулый. Бу нинди тәмле исләр янәмәсе!
Бер тәлинкә ашады бу токмачлы ашны, тагын берне өстәтеп алды. Алман хатынына әйләнгән Казан кызы да иреннән калышмый.
Аштан тәмам канәгать калган бюргер берзаман миңа бик кызыктыргыч тәкъдим ясады. Ул үзе шулай дип уйлый инде: «Фрау, калыгыз сез монда. Виза ягын җайлармын. Ашарга пешереп торыгыз безгә. Мин Сезгә аена 1000 (мең!) евро түләрмен», – ди. Мин дә сер бирмим: «Герр, бу тәкъдим бик ымсындыргыч, әлбәттә. Тик мине Казандагы рестораннарым көтә
бит, – дигән булдым».
Казанга кунакка чакырдым әле үзләрен. Чын татарча итеп, табынга мул ризыклар тезеп сыйларга исәбем. Безнең халык шәп итеп ашарга да, шәп итеп эшләргә дә ярата. «Ашаганда колагың селкенсен, эшләгәндә йөрәгең җил­кен­сен!» дигән мәкаль дә бездә ге­нә ул.
Мин бу мәкаль янына үзем алган сабакны да өстәп куям: «Табының ярлы булгач, кибетләрең мул булудан ни файда?»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулай шул, милли ризыкларыбызга ни җитә?! Бер елны Казахстанга тозлы күлгә барган идек. Биредә аш-суны шулай ук тәмле пешерәләр, бер сарык суеп без дә алардан калышмый бишбармагын да, мантыен да, пылау-шашлыгын да ашадык. 3-4 көннән соң корсак бәлеш сорана башлады бит. Юрта арендалый торган хуҗалардан кухняларына рөхсәт сорап, үзебезгә дә, рөхсәт өчен, шунда эшләүчеләргә дә атап ике бәлеш салдым бит тәки! Мактый-мактый ашап, сез әйткәнчә, җәйгелеккә шабашка чакырып калдылар үземне. Узган ел гына Абхазиядәге фатир хуҗаларына (әрмәннәр алар) татар мәдәнияте көне ясап, токмачлы аш, бәлеш, пәрәмәчнең ни икәнен күрсәттек. Күршеләренә хәтле җыелды өйдән чыккан хуш искә! Бик яраттылар татар ашларын алар да.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Асия ханум, кызык мэгълумэтегез кэефне унайлады. Рэхмэткэ бик лаексыз.

      Хәзер укыйлар