Әти теле


Җан тартмаса да, кан тарта, диләр. Марсель ГАНИЕВ Казакъстанда туып-үскән бер татар кыйпылчыгы. Әтисендә татар каны акса да, алар гаиләдә татарча сөйләшми. 24 яшенә җиткәч, егет  Тукай теле белән кызыксына һәм өйрәнә башлый. Бүгенге көндә ул Швециядә аспирантурада укый, биоинженер булып эшли. Социаль челтәрләрендә бөтен дөнья татарлары белән аралаша. 


Марсель,  ничек татар телен өйрәнергә булдың?
– Әбием Татарстаннан 16 яшендә Казахкъстанга күчеп килгән. Әти белән русча  һәм казакъча гына сөйләшкән. Әти туган телен үзлегеннән өйрәнгән. Иң беренче татар телен аннан ишеттем. Әмма ул безнең белән татарча сөйләшмәде. «Мин сине яратам» дигән сүзе генә истә калган.  Миңа 10 яшьләр иде.  Казах мөгаллимем татарча өйрәнгәндә дә, миңа «Исәнмесез», – диде.  Шул вакытта татар телен бөтенләй белмәвемне аңладым. Шундый оят булган иде. 2017 елда Татарстанда мәктәпләрдә татар телен өйрәнү факультатив булып кына кала дигән хәбәр ишеттек. Әни  рус-хакас, гаиләдә татарча сөйләшмәсәк тә, бу хакта фикерләштек, моны зур проблема итеп кабул иттек. Чөнки аңлыйбыз: тел ул мәктәптә өйрәнелергә тиеш. Шуннан татар теленең хәле белән кызыксына башладым. 
Шулай да татар телен өйрәнергә нәрсә рухландырды?
– Карантин вакытында Европадан өйгә кайттым. Бездә татарча язылган «Сак-Сок» китабы бар иде. Аны алып, укырга тырыштым. Интернеттан мәгълүмат эзләдем, төрле видеолар карадым. Ютубта  Булат Шәйми  блогын таптым.  Аның сөйләме бик ошады. Шуннан өйрәнә башладым. Минем өчен татар теле ана теле түгел, ул – әти теле. Йөрәгемдә татар теле белән бәйле хис барлыгын  аңладым. Белмим, ул каян килгәндер. Әби-бабамнар да күптән вафат. Бәлки, кан белән киләдер. Татарча  сөйләшү  –  йөрәгемнең мае.    
Татарстанда булганың бармы?
– Ике тапкыр булдым. Телне өйрәнә башлагач, Татарстанга барып татарча сөйләшәсем килде. Әйе, русча күп сөйләшәләр. Кешеләр русча җавап биргәндә дә татарча сөйләштем. Үзенә күрә социологик тикшеренү дә уздырдым.  Казанда 90 процент кеше татар телен аңлый,  50 проценты татарча җавап бирә. 
Татар телендә бик ошаган сүз бармы?
Татар телендә «матурым», «фәрештәм» кебек җылы сүзләр ошый. Бик нәзакәтле сүзләр. Ә иң авыр сүз: «канәгатьләндерелмәгәнлектән». Казакъ телендә дә шулайрак әйтелә ул.

Телне өйрәнгәндә иң зур кыенлык нәрсә булды? 
– Мин казакъча сөйләшәм, шуңа татар телен өйрәнү авыр булмады. Әйе, алфавитлар төрле булганлыктан, укылыш бераз авыррак бирелде. Кушымчаларны өйрәнү дә җиңелләрдән түгел. Әмма иң зур кыенлык:  баштагы мәлне аралашырга кеше булмады. Әти белән татарча сөйләшергә оят иде. Хәзер сөйләшәм инде. Минем татар телем аныкына караганда камилрәк. Әтинең сөйләме чын татар теленнән аерыла. Казакъларныкына якын. Мәсәлән, эш дими ул йомыш, ди. Казакъча «эш» сүзе «җумас» дип тәрҗемә ителә.  Интернетта «Ана теле» дигән сайт таптым. Анда татар телен белгән  кешеләр белән сөйләшү җиңел булды. Тормышымда беренче тапкыр татарча сөйләшүемне әле дә хәтерлим. Германиягә укырга баргач, Булатны эзләп таптым. Ә ул шундый тиз татарча сөйләшә иде, миңа аны аңлау авыр булды хәтта. Казанга барып кайтканнан соң дуслар таптым инде. Татар теле минем тормышымда бер бүләк. 
Татар теленнән кала, тагын нинди телләр беләсең?
– Казакъ  рус, алман, инглиз, украин телләрен беләм. Тормышымның төрле өлкәсендә төрле телләр кирәк. Эштә инглиз телендә сөйләшәм, фәнни мәкаләләрне алман телендә укыйм, дуслар белән рус, украин телендә аралашам. Казакъ, татар телендә интернетта контент карыйм һәм ясыйм. Сәяхәт итәргә бик яратам. Төркия, Каракалпак, Кыргызстан, Үзбәкстанда булганда татар һәм казакъ телләрен кушып сөйләштем. Аңлаштык. Ул илләрнең дә телләрен өйрәнергә тырыштым. Моны күргәч, анда яшәүчеләрнең мөнәсәбәте үзгәрде – аеруча хөрмәт итә башладылар. Минемчә,  бу бик мөһим.
 Ничек уйлыйсың татар теленең киләчәге бармы? 
– Россиядә телләр өйрәнү мәсьәләсе авыррак дип аңлыйм. Глобализация дә үз ролен уйнамый  калмый. Татар теле, чуаш теле, якут теле кирәкми дигән фикерләр дә ишеткәләдем. Казанда да: «Ник син татарча сөйләшәсең соң?» – дип сораучылар табылды. Гаҗәпләндем. «Сиңа кирәкме татар теле, юкмы – миңа барыбер. Ә мин татарча өйрәнәм һәм татарча сөйләшәм», – дидем. Минемчә, татар теле бетмәячәк, чөнки социаль челтәрләрдә татарча контент күп.  Мин дә блогымны татарча да  алып барам. Төрле илләрдән күп татарлар яза. Алар өчен татар теле бик мөһим. Европада үземне татарларның репрезентациясе, ягъни чагылышы дип саныйм. Татарстанда да  үз телләре өчен янып йөрүче кешеләрне күп күрдем. Сездә татар теленә багышланган төрле эвентлар (чаралар – Г. Ч.) күп уздыралар. АИГЕЛ кебек яңа татарча музыкантлар бар. Татарстанда ниндидер бер яңа рух барлыкка килгән кебек. Аны быел баргач сиздем. Татар теленең яңа бер күтәрелеш чоры җиткән сыман. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Тормышның яңа борылышында үзебезне нәрсә көткәнен без беркайчан белмибез. Уйламаган җирдән аякка уралган ниндидер борчулармы, әллә бөтенләй көтмәгән сөенечләрме? Тормыш борылышлары безне күкләрдән җиргә төшерә ала. Ә кайчак – киресенчә: бәхетсезлегең бәхет юлына бер адым гына булуын аңлата. Чүпрәле районының «Туган як» газетасы баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова һәм аның ире Рамилнең очрашу, танышу, кавышу тарихы – шуңа бер мисал. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
    7197
    7
    66
  • «Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз» «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле!
    4473
    0
    43
  • Өмет белән алга карап яшәргә әнкәйдән өйрәндем 1981 ел. Булачак кайнанам белән мин Казан тимер юл вокзалында таныштым. Төнге сәгать 11 дә! «Төнлә белән беренче тапкыр кайнанаң белән кайнатаңны күрергә вокзалга төшәчәксең», – дисәләр, һич ышанмас идем.
    2944
    4
    36
  • Гомер бер генә килә  Балалары икәү булса да, әниләре янына килергә ашыкмыйлар, эшләре бик тыгыз, ахры. Рафига апа ике учын янәшә куеп гел дога укый, Аллаhы Тәгаләдән җиңел үлем сорап ялвара.  Ул Галиягә үз тормышын сөйләп бирде инде: «Балаларым минем үлемемне телиләр инде. Мин киткәч, алар арасында фатир өчен тавыш-гауга чыгар инде. Карт кеше кемгә кирәк».
    4846
    0
    36
  • Үтмә, гомер, заяга! Хатынын һәр баганага көнләвенең урынсыз гына түгел, ә тормышларын җимерүче, бер-берсеннән читләтүче гамәл икәнлеген, кызганыч, Гамил һич кенә дә аңларга теләми...
    9640
    6
    35
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 декабрь 2022 - 21:27
    Без имени
    Баланын этисе бардыр бит? Этисе дэ алгаласын бакчадан, уйнатсын, саф хавалар суларга алып чыксын. Ник эни тиеш дип белэсез? Ул узенекен устереп, кеше иткэн инде, житэр ана. Олы яшьтэ, башны кутэрмичэ, бала карап булмый да эле, арыта да. Узегез тапкансыз, узегез устерегез! Алла сабырлык хэм ярдэмен бирсен. Бала устеру жинел дигэн кеше юк эле, аны бит уйнатып, ашату, юындыру гына тугел, тэрбия бирергэ дэ кирэк.
    Әни шәхси тормышын төзи, мин җәфаланам
  • 1 декабрь 2022 - 21:15
    Без имени
    Белмим, мин дэ баланы берузем тарбиялим, эни эти икенче шэхэрдэ торалар, Бер булышучым да юк, куршедэн башка, элдэ Аллага шокер ул бар, баланы иртэн торып мэктэпкэ озата (1класс), мин эшкэ БИК иртэ китэм, дэрес беткэч подъездда каршы алып квартирага кертеп, ашарга жылытып бирэ. Свидание га йорергэ уемда да юк, даже не представляю как это. Куршемэ озын гомер сэлэмэтлек телим, элдэ ул бар. Бала усэ ул, Гомер буе бэлэкэй булмый, Шуна элеге вакытта баланы карау минем очен важнее всяких свиданий и личной жизни.
    Әни шәхси тормышын төзи, мин җәфаланам
  • 1 декабрь 2022 - 16:39
    Без имени
    Баштан утте, килмэгэн туганы калды микэн, торыргада. Йэ эйтмичэ килеп керэлэр иде. Аннары зарланганнарын ишеттемдэ. Берегезнедэ чакырып китермэдем, уземнен сезгэ барып торганым юк дидем. Мэжбури тотмыйм узегез килэсез дидем. Тоже бер булмэле иде. Хэзер килэсэлэрдэ китэлэр. Эле аларча булырга тиеш. Булмый гына торсын эле.
    Иремнең туганнары...
  • 1 декабрь 2022 - 10:43
    Без имени
    Котлыйбыз! Яшьлэр безнен килэчэгебез
    «Яңа йолдыз»да яңа җиңүче!
  • 1 декабрь 2022 - 09:35
    Без имени
    Бик кызыклы ,эчтелекле язма.
    Тау артында таулар бар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда