Логотип
Тормыш кыйммәтләре

"Син безгә кыз килеш килмәдең..."

Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к

Гүзәл ӘМИНОВА

Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк кебек иде. Югалып, каушап калдым дию генә аз: мондый бәләкәчне аякка бастыру, кеше итү өчен күпме көч кирәген генә чамалыйм бит... Ун көн тирәсе район хастаханәсендә яткач, безне авырлык җыю өчен Казанга, республика балалар клиник хастаханәсенә озаттылар. ОПН дигән бүлеккә урнаштырдылар. Баланы аерым  салдылар, мине – коридор башындагы  «общежитие для мам» дигән палатага. Минем белән бергә ятучы хатын Казанныкы булып чыкты: аның баласы реанимациядә, ул кичләрен хастаханәдә кунмый, өенә кайтып китә. Палатада гел үзем генә диярлек, шуңа күрә еш кына яныма хатыннар сөйләшеп утырырга керәләр. 
18 яшьлекләр үзләренә аерым җыелалар. Алар гел чыркылдашалар. Балалары хәл эчендә булганда ничек көләселәре киләдер? Әни булуның бөтен җаваплылыгын әле аңлап та бетермиләр бугай... Миңа инде бу вакытта 29 яшь иде, икенче балам. Үзем дә шәфкать туташы, республика клиник хастаханәсендә, реанимация бүлегендә өч ел эшләп киткән кеше. Нәрсә генә күрмәдем дияргә була. Әмма күрмәгәннәр дә калган икән әле... Кем генә ятмый, нинди генә диагноз юк монда?!  Күбесе, әлбәттә, безнең кебек вакытыннан алда туганнар, байтагы – төрле зәгыйфьлекләр белән дөньяга килгән. Кемнеңдер башында киста, бер әнинең баласы хәтта ике җенесле...  
Без – балалары иртәрәк туганнар да гел бер тирәдәрәк. Уртак хәсрәт шулай якынайта икән ул... Әниләрнең күбесе яшьләр, олыраклардан мин дә, Кама Тамагыннан бер хатын. Аңа инде утыз биш яшь тирәсе, икенче никахы иде. Яныма хәл белергә килүчеләр күп, һәрберсе нидер алып килә. Ризыкны әрәм итеп булмый бит – ерак районнардан килеп ятучыларга таратам. Зөлфиягә дә бирәм. Аның янына берәү дә килгәнен күргәнем юк. Баулыдан ул. Яшь чакта Казанда эшләгәндә шул район кызлары белән тулай торакта бергә тордым  – ерак дип туган авылларына елга бер генә, җәйге ялга вакытында гына кайталар иде. Зөлфия Казанны бөтенләй белми диярлек: нидер кирәк булса, кибетләргә икәү чыгабыз. Әйе, шактый якынайдык, шуңа күрә аның миңа күңелен ачуы гаҗәп булмады.  
– Өченчегә бала табарга уйласаң һәм кызың туса, аны беркайчан да атка атландырып йөртмә, – дип башлады ул үзе турындагы сүзне. – Менә мин шуның аркасында гына гаепсездән гаепле булып калдым... Кечкенәдән әти белән көтү көтеп үстем. Гел ат өстендә булдым. Бер егет белән булмыйча да шулай итеп кызлыгымны югалтканмын... 
Әти гомер буе эчте, аннан кыйнап әнине дә эчәргә өйрәтте. Эчмәсә, тукмап, аракыны авызына сала иде. Шулай итеп эчкече ата-ана белән үскән балалар без... Мин үзем дә улым кебек җиде айдан туган бала. Бик шук булганмын. Кечкенә чакта өйдә учак ягып, аздан гына йортыбызны яндырмаганмын. Үзем, уттан куркып, карават астына кереп ятканмын. Ярый кемдер күреп алып тартып чыгарган – фаҗига булмый калган. Әти, әллә моңа сабак булсын дигән, әллә эчкән баштан, мине яланөс, чатнама суыкта урамга чыгарып бастырган. Шуннан соң бик озак авырганмын... 
Әти-әни эчә дип тормый, яшьлек бит барыбер үзенекен итә – үсеп җиткәч, яшьтәш егет белән очраша башладык. Арада – саф мәхәббәт, бер-беребезне өзелеп сөябез. Тик бәхетсезлегемә каршы, беркөнне кич урамга чыккач мине урлап киттеләр. Үземнән шактый олы, белмәгән, беркайчан күрмәгән кешегә  урладылар. Бер тапкыр да өйләнмичә картая башлаган егеткә. Әнисенә йортта булышчы кирәк булган икән...
Инде бер чыккач, булган-беткән дип торган да булыр идем: хатын-кыз белән бөтенләй сөйләшә белми – ни үзе, ни сүзе дигәндәй. Юк, ярата алмадым мин аны. Монысы бер хәл: гел атка атланып йөреп, әйткәнемчә, кызлыгым ертылган булып чыкты. Өйдә көн дә бер сүз, көн дә бер гаепсезгә мине мәсхәрәләү: «Сөйрәлчек булгансың! Безгә кыз килеш килмәдең!..» Ирем дә шул сүзне сөйли, кайнанам да. 
Торган йортыбыз да бик кечкенә: ике тәрәзәле, бер яклы гына өй. Без – яшьләр дә шунда, кайнана да. Үзем хан сараенда үсмәсәм дә, бу кадәр тарлыкка, кечкенәлеккә беренче барып кергән кичне бик аптыраган идем. 
Өйгә кире кайтып кына китәр идем, анда – исерек әни. Бу вакытта әти үлгән иде инде – ул кадәр эчүгә организмы түзмәгәндер. Аек чагында әнигә бер әйтеп карадым, ул шунда ук кырт кисте: «Чыктың икән, тор, кияүдән кайткан исемен күтәрмә. Алайса без сиңа нигә дип туйлар ясап яттык?» 
Ул туйны искә төшермәсә әйбәтрәк булган булыр иде... Барысын да бүгенгедәй хәтерлим. Туй алдыннан әниләргә кайттым. Булган акчамны җыеп, туй күлмәге алдым, өстәлләр әзерләдем. «Барысын да эшлим, тик эчмә генә!» – дип әнидән ялварыплар сорадым. Ризалашкан кебек тә булган иде, тик мин табыннар кору белән мәшгуль булганда ләх исереп куйган... Туйга дип алган аракыны күргәч, тыелып кала алмагандыр инде...
Шул чакта ачынып-ачынып елаганнарым... Ни үскәндә, ни хәзер дип. Тик елап бернәрсәне дә үзгәртә алмыйсың: тизрәк башларын, битен салкын су белән юып, урындыкка утыртып куйдым. Үземә дә бит кәләш булып түр башында утырырга кирәк, киенәсе, бизәнәсе бар... 
Ярый туйлар узды, ирем йортында яши башладым. Иртүк торып, сыер савам, көтү куам, кош-корт карыйм, мунча ягам, ашарга пешерәм... Миндә дә башкаларныкы кебек үк бетмәс-төкәнмәс йорт эше. Шулар янына – яратмаган ир, усалган кайнана.  Сиңа ике сүзнең берендә «сөйрәлчек» дип кабатлап торучы... 
Балага уздым... Инде «кыз түгел идең» янына сүзләрнең яңалары өстәлде: «Бала минеке түгел! Кем белән булдың?!» Ничек тә моннан китәргә, баладан  котылырга кирәк, дип уйлыйм. Тик ничек? Өйдә утыргач, кулымда бер тиен акчам юк. Шулай аптырап йөргәндә, Себердән бертуган апам кайтып төште. Хәл белергә безгә дә килде. «Хәзер чыгып  китсәм генә, башка мөмкинлек булмаячак», – дим эчемнән. 
«Хатын-кызлар консультациясенә барам», – дип, апага иярдем. Район үзәгенә барышлый, аңа үземнең хәлләрне сөйләдем, планнарым белән уртаклаштым. Ул каршы килмәде. Башта Загска кереп, аерылышырга гариза бирдем, аннан апа белән хастаханәгә киттек. Апа врач янына кереп, аборт турында сөйләшеп чыкты. «Башта анализларын карыйк», – дигәннәр. Тапшырдым, тик алар бик начар булып чыкты. Ревматизм бит миндә – әтинең истәлеге... 
«Мондый анализлар белән аборт ясап булмый, срогыгыз да зур», – дип табиб баш тартты. Тезләнеп диярлек ялвардым, еладым, ападан бурычка акча алган идем – аны да кесәсенә салдым... Көч-хәл белән ризалаттым. Ясалма тулгак ясадылар... Инде җан кергән иде бит. Таптым да, малаймы-кызмы икәнен дә сорамадым, чыгып киттем. Әйләнеп тә карамадым: атасын яратмагач, баласы да кирәк түгел икән... 
Зөлфия бу сүзләрне әйткәч бераз туктап торды. Мин дә эндәшмәдем. Ул сүзен дәвам итте:
– Мине инде килен булып төшкән йортымда берни дә тотмый иде. Ирем аерылышуыбызга каршы булмады: яратмаганымны, ярата алмаганлыгымны, үзенә карата шуңа салкынлыгымны аңлагандыр инде... Апа артыннан Себергә чыгып киттем. Укыдым, һөнәр алдым, эшкә урнаштым. Хезмәт хаклары алып, бераз өс-башымны рәтләгәч, авылга ялга кайттым. Очраклы рәвештә генә беренче йөргән егетем белән очраштык. Ул һаман да өйләнмәгән икән. Булган хәлләрне, ниләр кичерүемне аңа да сөйләдем. «Мин әле һаман да сине яратам, чык миңа кияүгә», – ди бу.  «Аерылып кайткан хатынга өйләнергә әти-әниең риза булмаслар», – дим. Мин шулай итеп яңадан Себергә китеп бардым. Эшемнән зарланмыйм – ашханәдә эшлим. Акчам да җитәрлек, кием-салымга да тиендем. Тик... күңелгә нәрсәдер җитми. Берәүне дә ярата, якын итә алмыйм. Беренче мәхәббәтемнән кала беркем кирәкми. Ә ул авылдан хатны яудырып кына тора. «Яратам, кайт, бергә булыйк», – ди. 
Уйладым-уйладым да, авылга кире кайтырга булдым. Колхоз ашханәсенә эшкә урнаштым – ике куллап алдылар. Егетем белән көн дә очрашабыз: икебез дә шундый бәхетле. Балага узып куйдым.... «Төшертәм авырымны, ирсез бала таба алмыйм», – дим. «Минеке булмаса, төшерт!» – дип кырт кисте ул. Сабан туе көнне үзләренә чәйгә дип кенә алып кайтты да, башка җибәрмәде. Әти-әнисе башта каршы килсәләр дә, аннан ризалаштылар. Матур гына яшәп ятабыз... 
Күрше палаталардагы барлык әниләр белән бертуганнар кебек булып беттек. Кемнеңдер баласының хәле алга китсә, бергәләп сөенәбез, кемнекендәдер үзгәрешләр юк икән, бергә утырып көенәбез. Өйгә кайтучыларны да бергәләп озатабыз. Кызлы әниләргә җиңелрәк: аларның бәләкәчләре авырлыкны тизрәк җыя. Ә малайлар ялкаурак. Палата врачыбыз көлә: «Моның шулай икәнен фән күптән раслады бит инде», – ди. Ә безнең Зөлфия белән икебезнең дә малайлар... Ул миннән соң да калды әле. Ә янына тәки килүче булмады...
Бу хәлләргә инде шактый гомер узды – 23 елдан артык. Зөлфиянең дә шәт инде оныклары бардыр. Әмма ул сөйләгән тарих һаман да исемнән чыкмый. Нигәдер ул аның ахырын уйлап кына чыгарды кебек тоела... Күзләре бигрәк моңсу иде шул, бәхетләрдән бигрәк ерак иде. Исемә төшкән саен, аның тормышы үзе миңа сөйләгән, үзе күз алдына китергән кебек көйләнүен теләдем. Теләкләрем шәт чынга ашкандыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар