Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Шәфкать - кыйммәт

Кеше матур булырга тиеш. Үзе дә, киеме дә, уйлары да...
Мин матур түгел. Табигать мине ямьсез итеп яраткан - тумышымнан ук чирле, зәгыйфь, гарип мин. Балачактан церебраль параличлы...
Мин берәүгә дә үпкәләмим. Үпкәли алмыйм. Әти-әниемә ник мине шундый итеп тудырдыгыз, дип рәнҗи алмыйм. Чөнки аларга миңа караганда да авыррак. Бердән, алар үзләрен гаепле тоя, шуңа күрә дә мине кадерләргә-аярга, михнәт-газаплардан кулдан килгәнчә сакларга азаплана. Икенчедән, авыру бала белән интегү берәүгә дә җиңел түгел. Әтиемә дә, әниемә дә түземлелекне жәлләмәгән Хо­дай, алар искиткеч яхшы кешеләр. Әнием - шәфкать тута­шы, инвалид балалар хастаханәсендә эшли. Әти - эшче. Куллары оста, күңеле миһербанлы. Ашатучы-туйдыручы ул безне, әле сеңлем дә бар бит. Эчкечеләр, җинаятьчеләр гаиләсендә туган мескен балаларны уйлыйм да, “шөкер” ^ип куям. “Ашарга икмәк” дип тилмергәннәр дә әллә ниткадәр бит.
Сиздермәскә тырышса да, эштән әни бик йончып, арып- талып кайта, аңа булыша алмавыма җаным әрни. Иелеп идән дә, кер дә юа алмыйм шул. Савыт-саба юу - минем вазифам. Озаклап, мыштырдап юсам юам, әмма гаиләгә ярдәм итә алуыма сөенеп эшлим. Кайчакларда эшкә тотын­ганымны көтмичә, әни үзе тиз-тиз генә җыештырып куя. “Ник алай итәсең, әллә чиста юмыйммы, мин юганны яратмый- сыңмыни?” - дим. “Яратам, кызым, кулларың болай да көчкә
кыймылдый. Жәллим”, - ди әни. Без, инвалидлар, әллә нин­ди кызык халык бит, жәлләгәнне яратмыйбыз, мескен бу­ласыбыз килми, әгәр игътибарсызлык күрсәтсәләр, күңел рәнҗи.
...Тайгак, бозлавыклы, кара көз иде. Әни төнгә эшкә ба­расы. Әзрәк ятып ял итсен әле, үзем ипи-сөт алып кайтыйм, дип кибеткә киттем. Берзаман аягым таеп китте дә пычрак күлдәвекнең уртасына ук егылдым. Ялгыш егылганга кай­сыдыр сөягем каймыктымы шунда, һич тора гына алмыйм. Кузгала, күтәрелә башлавым була, тагын лыпылдап пыч­ракның “күзенә” үк килеп төшәм. Матур гына ханым узып бара иде, ялварып шуңа дәштем: “Булышсагызчы! Зинһар, кулыгызны сузыгыз!” - дидем-диюен, тик ник әйткәнемә үкендем. Борынын җыерып: “Мин сиңа ничек кул бирим, пычракка баткансың, кулым буяла ич!” - диде дә, китте дә барды.
Кулы чиста ханым шулчак күңелен, җанын таплаганын, өстенә зур гөнаһ алганын аңладымы икән?! Рәнҗемәскә тырышса да гарипләрнең күзе яшьле, күңелләре китек була бит. Югыйсә, ул да хаклы сыман. Әмма... Ке­шеләрдән аз булса да миһербан өмет итеп дәшүче мәзлүмне күрмәмешкә салышып, башын горур тотып китеп баруны гөнаһка санамаучы тәкәбберләр ялгы­ша. Шәфкать бушка эшләнә, ләкин кыйммәт бәяләнә.
Бик кыйммәт!
Алия.
Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алия! Сезгэ сабырлык, жан тынычлыгы хэм озын гомерлэр телим.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Алия, күңелегез шулкадәр матур. Ә андый кеше ямьсез була алмый. Якыннарыңа, үзеңә саулык, түземлек телим. Сез гаиләгез белән яхшы кешеләрһәм шуның белән бәхетле дә.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Алия, бик матур язасыз. Сездә сәләт бар. Языгыз әле. Иҗади уңышлар телим.

        Хәзер укыйлар