Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Могҗиза дәвам итә

Яңа ел бәйрәме алды – могҗизалар чоры бит. Ә балалар өчен ул чор аеруча бәхетле, серле вакыт. Һәр баланың Кыш бабайдан нәрсә көтүе турында сер итеп кенә белештек тә, бүләкләр әзерләргә булдык. 

Укыгансыздыр, декабрь саныбызда «Могҗиза» дип аталган язма чыкты. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында мөмкинлекләре чикләнгән һәм Даун синдромлы балалар өчен эшләгән «Могҗиза» татар театры студиясенә багышланган иде ул. Тырыш, талантлы балаларга сокланып кайттык без. Аларны куандыру теләге туды. Яңа ел бәйрәме алды – могҗизалар чоры бит. Ә балалар өчен ул чор аеруча бәхетле, серле вакыт. Һәр баланың Кыш бабайдан нәрсә көтүе турында сер итеп кенә белештек тә, бүләкләр әзерләргә булдык. 
Ел ахырында студиянең ачык дәресе узды. Анда балалар ничек шөгыльләнгәннәрен, үз талантларын күрсәтте. Әмир, Карина, Айрат, Әлфия шигырь сөйләгәндә, «кояш кызы» Лиза биегәндә, Анель җырлаганда тамашачы кунаклар күз яшьләрен тыя алмады. Ул минутта күңелләр пакьләнеп киткәндәй булды. Бәйрәмгә килгән Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова түзмәде, балаларны кочаклап ук алды. «Сез көчле һәм  талантлы балалар. Чын-чынлап сокландырдыгыз», –  диде баш мөхәрриребыз Лариса Маликова.  Алып килгән бүләкләребезгә бик куанды балалар. Кечкенә хыяллары чынга ашты бит! Сабыйлар сөенечен, бигрәк тә үзенчәлекле балаларныкын күрү – үзе бер куаныч. Кечкенә артистларның хыялларын чынга ашыруда журналыбызның дуслары – иганәчеләребез шәхсән ярдәм күрсәтте. Олы йөрәкле җитәкчеләребез, эшмәкәрләребез булганда дөньяда мәрхәмәтлелек артмый калмый. Балаларны шатландырырга безгә ярдәм итүчеләр:
Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бала-Сити» мәктәбе директоры Альбина Насыйрова; 
 Росприроднадзор федераль хезмәтенең Идел-Чулман төбәкара идарәсе башлыгы Шакиров Фаяз;
«ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков;
Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык дәүләт университеты Рафис Борһанов;
 «Сельхозснаб-Киндери» компаниясенең Директорлар Советы рәисе Фәнис Гатин;
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров;
Шәхси эшмәкәрләр Илүсә һәм Марсель Низаметдиновлар;
Шәхси эшмәкәр Илсур Юнысов.
Журнал битләре аша  тагын бер кат иганәчеләребезгә зур рәхмәтебезне юллыйбыз. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар