«Сезне күрер өчен генә кайттым...»

Рамилә ЯРУЛЛИНА-ЙЫЛДЫРЫМ

Бакый дөньяга күчкән әниебез Яруллина Фәридә Габделхак кызы өстәлендәге китап-дәфтәрләрне барлаганда, сугыштан авыру булып кайткан әтисе турындагы хатирәләре килеп чыкты. 9 Май бәйрәме алдыннан оныклары үтенече буенча язылган бу истәлекләр, елдан-ел сирәгәя баручы сугыш чоры буыны кешеләре язмышын кабат күңелләрдә яңартты. Әйе, аерым бер шәхеснең – безнең әнинең генә түгел, канатлары каерылган тулы бер буынның... 
1940 елның 9 июнендә Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында Хәлимә һәм Габделхак Закировлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә әниебез. Кеше гомеренең иң матур һәм бәхетле чоры булырга тиешле балачак һәм яшьлек еллары куркыныч сугыш тарафыннан имгәтелә: кечкенә кызның бик күп матур хыяллары җимерелә. Сугышның беренче көненнән үк аның да әтисе фронтка китә, әнисе, әби-бабасы ут йотып яши башлый. Өйләре хәрби штабка әйләндерелгән, командирлар аларда кунып кала торган була. Төне буе эчеп, күңел ачып чыгу сәбәпле, иртән уяна алмаганнар. Окоп казырга әмер алу өчен килгән солдатлар ишек төбендә туңып көтеп торганнар. Үткен һәм гайрәтле әби: «Выставайт, салдат умирайт!» – дип кычкырып, командирларны уята торган булган... 
 Әни үзенең балачагы, бигрәк тә әбисе белән бабасы турында дәү әниебез хатирәләренә таянып сөйләргә ярата иде. Әхмәтзакир бабасы белемгә һәвәс һәм бик тырыш булганга, аларның гаиләсе ачлыктан интегеп, теләнчелек юлына басмаган. Шулай да сугыш чорының авырлыгы ул чор кешеләренең бөтен күзәнәкләренә кадәр үтеп кергән. Әниемнең балачагы белән бәйле, беренче карашка бик әһәмиятле күренмәгән, ләкин ул чорның символик атрибутлары саналган берничә күренеш күңелгә уелып калган: сөяктән ясалган уенчыклар, мәктәпкә бару өчен абыйсыннан калган такта сумка (аны бабалары үз кулы белән эшләгән), язын кар эрегәч бакчадан җыйган черек бәрәңге һәм алабутадан пешерелгән икмәк... Шул авызга алмаслык төче икмәк һәм такта сумка да кечкенә кызда яңа үрләр яуларга көч бирә – ата-бабаларыннан күчкән белемгә омтылыш гел үзен сиздереп тора. Кече Кайбыч авылыннан килеп укытып йөргән Рәхмәтулла Сөнгатулла улы Биктаһиров кебек укытучылар да кызның күңелендәге яшерен хыялларына көч өсти, канатландыра... Сугыштан соң җиденче классны «яхшы» билгеләргә тәмамлаган әниебез, шәһәргә китеп, укуын дәвам итәргә карар кыла. Ләкин аның бу хыялы ул чорның колхоз идарәсе таләпләренә туры килми шул: шәһәргә укырга китү өчен аңа паспорт бирмиләр – унбиш яшьлек кызны колхоз фермасына бозау караучы итеп куялар. Ул елларда фермада бөтен эш кулдан башкарыла, айлар буена хезмәт хакы түләнми. Озак вакытлар бушка эшләгәннән соң, ниһаять, беренче хезмәт хакы бирәләр, һәм ул акчага яшь кыз үзенә итәк-костюм, аяк киеме сатып ала. (Матур киенү теләген тормыш авырлыклары да җиңә алмый!) Акчасызлык һәм юклык әнине тагын бер эшкә – хат ташучы хезмәтенә дә алынырга мәҗбүр итә. Колхоз эшеннән бушаган арада, бабасы алып кайтып куйган газеталарны йөгерә-йөгерә авыл урамнары буйлап тарата. Ике эшне берьюлы алып барган тырыш кыз, иске өйгә кияү кертмим дип, урманда бүрәнә әзерләү эшенә дә тотына. Абыйсы читкә эшкә чыгып китү сәбәпле, өйне яңарту – пычкы тотып агач кисү, бүрәнә күтәрү кебек ирләр эше әни өстенә кала. Йорт-җирен матур итү теләге һәм эшкә батырлык сыйфаты бөтен авырлыкларны җиңәргә булыша: Кече Кайбыч авылына килен булып төшкәнче, әтисе нигезендә яңа йорт салып калдыра ул. 
Әниебез эштән беркайчан курыкмады һәм зарланмады, һәр эшне фидакарьләрчә җиренә җиткереп башкарды. Фәкать аның күңелендә һич төзәлмәс бер яра бар иде: әтисе немецларда әсирлектә булганы өчен җитәкчелекнең әнисенә салкын мөнәсәбәте. Бигрәк тә Җиңү бәйрәме көннәрендә сугышта үлеп калучыларның тол хатыннарын искә алганда, ветераннарны котлаганда, дәү әнинең кимсенүе, аңа бер открытка да бүләк ителмәве әниемнең йөрәген гел сыкрата иде. Дошманга әсир төшәргә катгый рәвештә тыелган икәнен белсә дә, кулында сугыш коралы да булмаган ач һәм хәлсез солдат нишләсен соң... Дәү әнинең сөйләве буенча, Габделхак бабай әсирлектән берничә тапкыр кача. Ләкин кайсы якка таба карап йөгерсәң дә, дошман җирендә һәр адымда сине әсирлек сагалап тора. Соңгы тапкырында бер дусты белән бергә качалар, юлда иптәше хәлсезләнеп егыла, бабай үзе дә аякта көчкә басып тора. Бер авылга җиткәч, бер немец әбисе аны тавык кетәклегенә кертеп яшерә. Мәрхәмәтле карчык артыннан эзләп килгән немец солдатларына бабайны сатмый. «Минем дә улым сезнең кебек тилмереп йөридер», – дип, совет солдатына үзендә калырга рөхсәт итә. Шул кетәклектә туңып озак яткангамы, әсирлектә күргән җәзаларданмы – бабай туган ягына үпкә чире белән кайта. Туган авылына кайтып бераз хәл җыйгач, колхоз эшенә чыгарга мәҗбүр була: гаиләне туендырырга, ипилек булса да эшләргә кирәк бит. Үзенең бик тиздән үләчәген белгәнгә, өченче балага авырлы хатыны өчен борчыла, «Ялгыз башың ничек кенә үстерерсең икән бу балаларны?!» – дип өзгәләнә... Тормыш авырлыкларына баш имәгән дәү әниебез өч баласы янына бабайның сеңлесенең бер яшьлек кызы Рәшидә апаны да сыендыра әле – барысын да үстереп, олы тормыш юлына чыгара. 
Тугыз дистәдән артык гомер иткән дәү әниебез, әниебез инде мәңгелеккә китсәләр дә, сугыш китергән авырлыклар, Габделхак бабай белән бәйле әрнү һәм сыкрау хисләре югалмады, алар безгә – балаларына, оныкларына күчеп калды... Бу урында туктап, әнием язып калдырган хатирәләргә күчәм. Биш-алты яшьлек кыз баланың моңсу кичерешләре белән олы яшьтәге ханымның сагышлы тойгыларын бергә үреп биргән бу язма – әтиләрен сугышта югалтканнар өчен тирән күңел яраларын кабат яңарту булса, сугыш афәтен бары тик укып-ишетеп кенә белүче яшь буын өчен ачы тарихи хакыйкатькә бер мисал дип саныйм. Сугышлар башка кабатланмасын һәм Ватан язмышы өчен үзләрен корбан итүчеләргә гаделсез мөнәсәбәт булмасын иде дигән теләктә калам. Текст, зур үзгәреш кертелмичә, әниебезнең язу стилендә бирелә. 

«Исемдә калганнардан»
1945 елның көз айларының берсендә (октябрь, ноябрь) тәрәзәбезне шакып: «Сөенеч! Габделхак кайта!» – дип кычкырдылар. Өйдәге кешеләрнең барчасы чыгып йөгерде. Туганнан туганым Гөлҗиһан ул көнне бездә иде, мин аның белән уйнап йөргән җиремнән куян мамыгыннан бәйләнгән башлыгымны киеп куйдым. Ул башлыкны әби, бер сынык икмәк биреп, берәүләрдән алып калган иде. Өйгә кайтып кергәч, әти мине кочагына күтәреп алды. Өй эче халык белән тулды, кайсы елый, кайсы: «Безнекен күрмәдеңме?» – дип сораша.
Кешеләр таралышып, чәй эчәргә утыргач, әти: «Мин кайтканга артык шатланмагыз, сез – мине, мин сезне күрер өчен генә кайттым», – дигән. Шуннан башланды инде авыр көннәр... Әти гел авырый, хәле юк. Ул кышны авырып чыкты. Тәрәзә буендагы сәкедә ята иде. Тавышланырга ярамый, урамга чыксам, капка төбенә малайларны да китертмим. Әнинең сөйләве буенча, мин капканы «шап» иттереп ябам икән. Әтием исә: «Фәридә капканы нигә шулкадәр каты яба соң?» – дип сыкрана торган булган әбигә. Шунлыктан әби: «Кызым, капкадан йөрмә, арттан, нәүрәп артыннан йөр», – дигәч, арттан йөри башладым. Ләкин бу юлы да әтием бакча таптала дип борчылган. Кыш буе шулай гел пошынып, бик каты авырып чыккан. 
Әти бертуганы Зиннәтша абый белән сугышның беренче көнендә үк фронтка чыгып киткән. Алар китүгә икенче көнне Зиннәтша абыйның икенче улы Ринат дөньяга килгән. Улының туу хәбәрен ишеткәч, абый: «Ярар, нигез хуҗасы булыр», – дип язган. Чыннан да, шулай булды – Ринат Иске Чәчкаб авылында атасы нигезендә яшәп калды.
Кайсы якта, кайсы фронтта булганнардыр – ике туган бер-береннән аерыла. Зиннәтша абыйдан үлем хәбәре килә. Әти булган төркемне немец солдатлары куып киткән. Көзге яңгырлы көн, өсләрендә кием юк... Юлда бер кеше шинель күтәреп торганын күреп, әти тиз генә шул шинельне алып кия. Әсирлектә аларга ашарга көнгә берәр уч арыш биргәннәр. 
Күпмедер вакыт узгач, әти ул мәхшәрдән качкан, тик үзебезнең якка чыгып җитә алмаган. Бер немец офицеры, мотоцикл белән очрап, кире алып киткән. Анда аңы югалганчы кыйнаганнар, салкын подвалга япканнар. Күпмедер ятканнан соң чыгарганнар һәм кайнар цехка эшкә куйганнар. Ашарга юк, ачлыктан аякта басып торырлык көч юк... Немецлар арасында да миһербанлылары очраган: сакчыларның берсе билгеле бер урынга ашарга куеп киткәләгән.
Аннары башка әсирләр белән бергә әтине дә хуҗалыкларга таратканнар, анда сыер саудырганнар. Сыер саварлык хәле булмаган – куллары шешеп чыккан. Алай да сакчылар күрмәгәндә бераз сөт эчеп, хәл җыйгалаган. Аягында гел богау булган. Хуҗаларның нинди эшләре бар – барысын да эшләгәннәр. Атларын болынга илткәндә, алып кайтканда кыр казларының каңгылдашып очканын күреп: «Сез үз илегездә бит...» – дип, әти юл буе елап бара торган булган... 
Аларны Америка солдатлары коткара: шатлыктан кочаклашып елашалар... Әти шактый гына больницада яткан. Бераз хәл кергәч, кайтырга рөхсәт биргән-нәр. Озатып куйыйк дисәләр дә, әти үзе генә кайтырга булган. 
Әле дә хәтерлим, «Әтиең кайда?» – дип сорагач, сугышның нәрсә икәнен белмичә, «Сугышта! Миңа күлмәк алып кайта!» – дип әйтә идем. Чыннан да, әти сугыштан миңа күлмәклек материал алып кайткан иде. Аны үзе белән больницада ятучы бер иптәше биргән: «Кызым бар дип әйтәсең, ал», – дигән. Шакмаклы материал иде ул...
Әни көне буе колхоз эшендә булгач, әти өйдә гел әби белән кала иде. Әти: «Эштән калып, бераз минем янда тор әле», – дисә дә, әни эшкә барырга мәҗбүр. Бик кырыс вакытлар бит...
Абый белән чоланда йоклый идек. Беркөнне әни яныбызга чыкты да, безне кочып елый башлады: «Әтиегез китте», – диде. Әтинең җеназасын өйдән алып чыкканда: «Әтине алып китмәгез...» – дип кычкырып елаганымны хәтерлим. Бар да: «Кайта ул, кайта», – дип мине юаталар. Әтинең кайтканын һаман көтәм әле... Үзем барырмын инде яннарына. Әни дә шунда, энем Рәшит тә... Рәшит әтинең кырыгы узгач туган иде, ул инде күптән алар янында...
Бу – истә калганнар, әни сөйләгәннәрдән. Әни исән булса, барын да сорашыр идем. Соң шул инде... Элек сөйләшеп утырырга вакыт тимәгән. Хәзер вакыт та бар – әни юк...
Бүген 7 май, 2020 ел. Ураза вакыты. 9 Май – Җиңү бәйрәме якынлаша. Безгә бернинди шатлык алып килми бу бәйрәм. Сугышта булганнарга пособиеләр, пенсияләр бирделәр. Ләкин сугышның беренче көненнән фронтка киткән һәм сугыш беткәч кенә кайтып, сызланулар эчендә нибары ун ай яшәп калган әти кебекләр күләгәдә күмелеп калды. Өч кечкенә бала белән бик яшьли тол калган әни гомере буе кимсенеп яшәде... Әле ярый бабай бар иде, аңа зур рәхмәт – ул безне үз канаты астына алды...»

 Кече Кайбыч авылы.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
    14951
    1
    84
  • «Төшләремдә  ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
    11280
    1
    61
  • Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа. 
    5527
    3
    48
  • Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
    5043
    3
    41
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 31 гыйнвар 2023 - 16:29
    Без имени
    Дөрес эшләгәннәр, дип язучыга җавап бирәсе килә. Аларны яратмаган кешегә өйләнергә, кияүгә чыгарга кем мәҗбүр иткән? Яратмыйча яшәгәч, нигә шул гомер яшәгәннәр? Нигә баштарак аерылмаганнар? Бу очракта азгынлык бу! Әгәр алар бер-берсе бн очрашканчы мәхәббәтсез яшәү авыр, дип аерылган булсалар, аңлап булыр иде. Ә бу очракта хыянәт бу! Димәк, азгынлык!
     «Мин аны  сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...» 
  • 31 гыйнвар 2023 - 13:57
    Без имени
    Хыянэт итмэгэн ирлэр бар микэн ул? Мин иремэ шулай дип эйткэч, э ирлэр кемнэр белэн хыянэт итэ сон хатыннарына,хатын-кыз белэн тугелме диде. Монда ирлэрне генэ дэ гаеплэп булмыйдыр, муеннарына асылынгач, постельгэ сойрэп яткыргач, нишлэсен инде алар? Ир-ат табигатьтэ нэсел калдыручы, самец бит инде ул. Э хатын-кыз тотнаклырак булса, хыянэтлэр дэ булмас иде. Уз ирлэре белэн яши алмаган, азып-тузып йоруче хатын-кызлар( хатын-кыз димэсэн, хэтерлэре калыр) этэрэ ир-атларны хыянэткэ. Ойлэнгэн ир икэнен белэ торып, анын белэн очрашып йору бернинди кысаларга да сыймый.
    «Йөремсәк» хатын
  • 31 гыйнвар 2023 - 18:16
    Без имени
    Аллаһ Тәгалә сынауларның ин олысын биргэн,димэк ин яраткан колларыннандыр...Куркэм сабырлык белэн уткэреп жибэрергэ насыйп булсын.Мэрхэмэтле,шэфкатьле иманлы кеше тап итсен.Ялгызлыкка караганда,янэшэндэ яхшы кеше торса,авырлыкны жинэргэ жинелрэк булыр.Балаларның уз юлы. Аллаһ хэерле юлын узе курсэтер ин ша Аллаһ.
    Киләбез дә китеп югалабыз...
  • 30 гыйнвар 2023 - 20:45
    Без имени
    Мин дэ сезнен кебек исерек ирне 18 ел тузеп яшэдем. Хэзер исемэ тошкэн саен, жулэр булганмын дип уйлыйм. Аерылышканыбызга елдан артык, хаман эчэ, эчендэ чыкмаган жаны гына калган инде. Кеше ни эйтер дип тузэбез шул, узебезне уйламыйбыз. Эгэр бер фикергэ килэ алмасагыз, психолог белэн кинэшегез. Мина ярдэме тиде. Игътибарыгыз очен рэхмэт.
    Эчкече иргә сабыр итәргәме?
  • 30 гыйнвар 2023 - 17:52
    Без имени
    Бэхетегезгэ куз тимэсен, матурларым.
    Икесе — бербөтен (видео)
Реклама
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр