Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Разил ВӘЛИЕВ  тормышыннан кызыклы 10 факт

Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, республиканың Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил ВӘЛИЕВКӘ бүген – 75 яшь! Сезгә аның турында 10 кызыклы факт тәкъдим итәбез.

Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, республиканың Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил ВӘЛИЕВКӘ бүген – 75 яшь! Сезгә аның турында 10 кызыклы факт тәкъдим итәбез.

1. Ташлыкның колхоз рәисе улы Разил Вәлиев һәм парторг улы Алмаз Хәмзин бер класста укыйлар, бер парта артында утыралар.
2.  Бабасыннан балта тотарга, тегермән тартырга өйрәнә, җәйге каникулда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, олылар белән бергә печән чаба.
3. Казан университетына укырга керергә дип, Мөдәррис Әгъләмов белән бергә юлга чыгалар, пароходта киләләр.
4. Университет тулай торагында шагыйрь Зөлфәт белән бер бүлмәдә яшиләр: «Детский мир» кибетеннән сатып алып, пардан яшел бишмәтләр киеп йөриләр.
5. Язучылар съезды барганда Зөлфәт белән залга листовкалар ыргыталар.
6. Икенче курста укыганда Казан университетының журналистика бүлеген ташлап, Мәскәүнең М. Горький исемендәге Әдәбят институтына барып керә.
7. Мәскәү медицина институты студенты Алиягә өйләнә, кызлары тугач, Сөембикә исемен кушуны Разил уйлап таба.
8. Беренче җыры «Дулкын» Илһам Шакиров соравы буенча язган. Җырчы Разилне Мәскәүдә үзе эзләп тапкан.
9. 21 яшендә беренче повесте «Эт кояшы»н яза. Ләкин Казандагы әдәбият чиновниклары «совет чынбарлыгын каралтып күрсәтүдә» гаеплиләр. Әсәр егерме ике елдан соң гына басыла.
10. 1985 елда Әфганстанга «сугышка командировкага» барган бердәнбер татар шагыйре. 

Эльмира Закирова әзерләде.

  
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар