Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Очрашу урыны – «тын бакча»

Чабабыз, ашыгабыз, кемнәрнедер көйлибез... Үз-үзебез белән япа-ялгыз калып, күңелебезнең хәлен белешергә һич вакыт юк. Ләкин психологлар вакыт-вакыт иң кадерле кешебез – безнең үзебез белән очрашып, аңа охшаган эшләр белән шөгыльләнергә, ул яраткан җырларны тыңларга, аның яраткан әсәсрләрен укырга, аның белән сөйләшергә, борчуларын тыңларга куша. Сәгатьләр багышларга кирәкми аңа, күп булса, 15-20 минут вакыт җитә. Очрашу урыны – «тын бакча».

 

«Тын бакча» – ягъни беркем дә борчымый торган урын ул иртәнге аш бүлмәсе дә була ала. Гаиләгез торганчы уянып, бер чынаяк хуш исле чәй яки кофе эчә-эчә үз күңелеңә сәяхәт кылырга һичкем комачауламый. Әле беркая да ашыгырга кирәкми, эшкә киткәнче шактый вакыт бар. «Тын бакча»ны ачып керегез дә, ашыкмыйча бизәнегез, каударланмый гына эшкә җыеныгыз. Андый релакстан соң көн дә уңышлырак була. Вакыт юк, эш күп, димәгез. Хатын-кызның мәшәкате күбрәк булган саен, аның күңелен ныграк күрергә кирәк.

 

Америка язучысы Джулия Кэмерон «тын бакча»га «иртәнге язу өстәле» куярга тәкъдим итә. Бик матур блокнот башлап, һәр иртәне башыңа килгән фикерләрне, уйларны теркәп барасың. Язарлык әйберең булмаса – язарлык сүзем юк, дип язасың. Шул рәвешле без фикер агымын ерып җибәрәбез. Баштагы уйлар – алар бер нәрсә, ә шул уйларны дәфтәргә язып, кабаттан уку – үзең белән танышырга, чын йөзеңне ачарга булыша.

 

Яраткан шөгыль дә «тын бакча»ны ачып керү өчен шәп мөмкинлек.

 

Чынлыкта, «тын бакча»ны теләсә кайда оештырып була бит. Әйтик, эштән кайтканда. Үз-үзеңә чумып, уйларыңны тыңлап, хыялланып кайтырга беркем дә комачауламый.

 

Аның нинди һәм кайда булуы мөһим дә түгел, иң мөһиме – анда ниләр «үсүе» һәм ул «бакчага» илтүче сукмакның булуы. Тормыш мәшәкатьләренә бирелеп, «бакча»ның юлын югалткан кеше үзен бәхетсез, кирәксез итеп тоя. Кеше үзен капылт кына үзгәртә алмый, алай да атнага бер булса да «тын бакча»га сугылып чыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар