Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Нур» – хатын-кызлар җәннәте

Хатын-кызлар әле ул әни, ир хатыны гына түгел, актив социаль тормыш алып баручылар да. «Нур» – әнә шундый хатын-кызларны җыеп рухландыручы мәйдан ул. Сихри атмосфералы мәйдан!


Монда һәр хатын-кызның күзләре янып тора. Үзенә генә хас җылы бер атмосферада туганнарча аралашалар. Аралашу – җәмгыятьтә зур роль уйный. Күзгә-күз карап әңгәмә кору бернинди социаль челтәрләрдәге аралашуны алыштыра алмый. Моны аңлаган эшмәкәр Айгөл Хәйруллина коммерцияле булмаган «Нур» хатын-кызлар социаль инициативалар ассоциациясе төзеп, үз канаты астына актив тормыш позициясе булган хатын-кызларны җыя. 


– Гомерем буе эшмәкәрлек белән шөгыльләндем. Һәрвакыт керем алу турында гына уйлап яшәп булмый ул. Һәр эшмәкәрнең дә шундый чоры була торгандыр – белгәнеңне башкаларга бирәсе килә башлый. Мин дә Аллаһы Тәгаләдән башкаларга файдалы булган нинди дә булса бер юнәлеш күрсәтүне сорый башладым. Фәрештәләрнең «амин» дигән вакытына туры килгәндер, бер ел элек менә шушы оешманы төзедем. Хатын-кызлар клубы оештырырга да була иде. Әмма мин аның абруйлырак булуын теләдем. Коммерцияле булмаган оешма итеп теркәлү грантлар отарга, дәүләт структуралары белән бәйләнештә торырга мөмкинлек бирә. Мин гомерем буе ир-ат бизнесында эшләдем. Хатын-кызлар белән ныклап аралаша башлагач, шаккаттым: хатын-кыз – энергия чыганагы бит ул, баш әйләндергеч энергетикага ия. Аларны ача белергә генә кирәк. Без монда менә шуның белән шөгыльләнәбез дә. Ышанасызмы, безгә килгән хатын-кызлар күзгә күренеп үзгәрә. Мин монда үземә нәрсә алам дип сорау да бирмии, чөнки алар килүгә күренә. «Нур»дагы хатын-кызлар барысы да дөньяга нәрсә дә булса бирергә ашкынып торучылар, гади бер кулланучылар гына түгел. Без бер-беребезне баетабыз, рухландырабыз. Менә шундый мәйдан ул», – ди Айгөл ханым. 

Монда килгән ханым һәм туташларга караганнан соң сүзләренең хаклыгына ышанасың. Барысы да аралашырга, мәгълүмат бүлешергә, үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм иң мөһиме: үсәргә, камилләшергә әзер. Һәрберсе «Нур» турында җылы сүз әйтергә ашкынып тора. Хатын-кызның ихлас җылы сүзләре күңеленнән чыга бит ул, димәк, аларга бик ошый монда.

 

«Дус кызларым «Нур»га йөри иде. Аларның теленнән төшмәде ул. Үземә шундый очрашулар, аралашулар җитми иде. Беренче тапкыр килгәч үк ошады мондагы атмосфера, шунда ук ассоциация әгъзасы булып теркәлдем. Кызлар барысы да илһамлы, барысының да нинди булса уйлары, бизнеслары бар. Бизнесымны үстерергә миңа да илһам бирделәр. «Нур»га килгәндә натураль сабыннар, каты шампуньнар ясый идем, монда йөри башлагач, шәхси эшмәкәр булып теркәлдем, сертификатлар ясаттым, маркетплейсларга чыктым, продукциямне кибетләргә тәкъдим итә башладым. Менә шулай үстем. Ассоциациядә бизнес алып барырга, клиентлар табарга, үзеңне тәкъдим итәргә, ә иң мөһиме: үзеңне яратырга өйрәтәләр», – ди Гөлүсә Хөсәенова. Кызлар Айгөл Хәйруллинаны остазлары дип атый. Айгөл ханым аларны рухландырып кына калмый, бизнеснесларын үстерү өчен грантлар да уйната. 150 шәр меңлек ике грант үз хуҗасын тапкан инде, хәзер менә өченче грантка бәйге игълан ителгән. Гөлнара Әскәрова икенче грантны отучы. Яшелчәләр үстереп сату белән шөгыльләнә ул. Кышын да эшен дәвам итәр өчен заманча теплица төзү турында хыяллана. Бу грант аның хыялын чынга ашарга ярдәм итәчәк. 


«Бер ел эчендә бик күп чаралар үткәрергә өлгердек. Өч зур форум гына уздырдык. Даими рәвештә төрле чаралар оештырабыз. Алар төрле форматта уза. «Девишкник», бизнес-иртәнге ашлар, психологик тренинглар, кул эшләре буенча төрле мастер-класслар. Аралашу вакытында кызлар файдалы элемтәләр булдыра. Шулай ук без юридик, психологик һәм идарә консультацияләре бирәбез. Гомумән, офиска җыелып, сөйләшә-сөйләшә, чәй эчеп тә утыра алабыз. Монда килгән хатын-кызлар фикердәшләр, дуслар таба. Аралашу мәйданы бу», – ди директоры Лилия Сәлахова.


Бер ел эчендә «Нур» бөтен Россия буенча йөзләгән хатын-кызны берләштергән инде. Максатлары зурдан – хатын-кызларның актив гражданлык позициясен үстерергә ярдәм итеп, хатын-кызларның һәм гаиләләрнең хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен яклау, иҗтимагый тормышта гүзәл затларның абруен тагын да күтәрү. «Нур»да рухланганнар моны булдырачак, һичшиксез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар