Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Әни хаты

Әлеге хат интернет битләрендә шактыйдан йөри инде...

Әлеге хат интернет битләрендә шактыйдан йөри инде. 15 яшьлек яшүсмер кызга әнисе язган хат ул. Нәкъ шул яшьтәге кызым булгангамы,  үземә дә саклап куйганмын. Андагы күп фикерләр белән килешергә мөмкин. Шул хатны тәрҗемә итеп, үз укучыларыбызга да тәкъдим итәсем килде. Бәлки, кемдер өчен файдалы булып куяр...


Кызым! 
Киләчәктә кем булырга телисең? Үзеңнең тормышыңны ничек күз алдына китерәсең? Әлегә боларны уйлый тор, ә мин сиңа үз фикерләремне һәм синең киләчәгеңнең мөмкин булган вариантларын язам.

Тагын 3 елдан соң син өйдән чыгып китә аласың. Ничектер куркынычрак яңгырый бу сүзләр. Тик шулай да... 18 яшең тулгач, син балигъ булып саналасың һәм алдыңда ике вариант булачак: син югары уку йортына кереп, яхшы белем аласың һәм аны тәмамлап эшкә урнашканчы мин сиңа гел булышып торачакмын. Белем алырга теләмәсәң, эшкә урнашып, үз көнеңне үзең күрә башлыйсың. Мин сине моның өчен битәрләмәм. Кайсы юлны сайларга әле синең тагын 3 ел вакытың бар.

Син бик чибәр һәм акыллы. Миңа караганда син бик күпкә яхшырак. Син – искиткеч! Әгәр моны кемдер аңламый икән, ул шул кешенең генә проблемасы. 

Син минем кызым булсаң да, без икебез ике төрле. Син аерым шәхес һәм мин синең фикереңне, син сайлаганны, синең өчен кыйммәткә ия булганнарны хөрмәт итәм. Ләкин үз адымың өчен син үзең җавап бирәчәксең. 

Кызым, син ирекле. Кем булып эшләргә теләсәң, шул һөнәрне сайлый аласың: идән юучымы, маникюр остасымы, кондуктормы, кассирмы? Әмма хатымның иң беренче пунктын тагын бер кат укы әле...

Син миңа бернәрсә дә тиеш түгел. Мин сине бурычка үстермәдем. Мин синнән бер стакан су көтеп утырмам һәм картлык көнемдә мине рәхәттә генә яшәтерсең дип өметләнмим. Үзең өчен нәрсәнең иң мөһим булуын син үзең сайларга хокуклы. Бу – синең тормышың. 

Бу хатны һәр әни үз сүзләре белән тулыландыра ала. Ә сез яшүсемр кызыгызга ниләр язар идегез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Мин синнән бер стакан су көтеп утырмам" - Аллаһ сакласын, әмма, олыгайган көнебездә ниндидер каты авыруга дучар ителеп кулга калып урын өстендә ятарга калсак, үз балаңнан өметләнми, кемнән көтәргә тиеш инде без ул бер стакан суны?!.. Ә болай хаттагы төп фикер белән килешәм. Мин үзем дә өч кыз бала анасы.

    Хәзер укыйлар