Логотип
Тормыш кыйммәтләре

МАРАТ ГӘРӘЕВ: ВАКЫТ ҖИТТЕ: АРТИСТЛАР КҮП, АЛАРНЫ ДӨРЕС ЮЛГА КЕРТЕП ҖИБӘРЕРГӘ КИРӘК

16 октябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татар радиосы» коллективы белән очрашты. Радионы оештырган «Барс-Медиа» инновацион эшлекле үзәк җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директорлар советы рәисе Марат Гәрәев «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында очрашуда радиода яңгыраган җырларга бердәм стандарт кертү, зур концерт залының 3000 урыннан артык булмаска тиешлеге, эстраданы үстерү өчен нинди проектлар кирәклеге турында сөйләде.

"Бу - бик истәлекле очрашу"


- Рөстәм Миңнеханов белән очрашу Сездә нинди тәэсирләр калдырды? 

-Бу очрашу бик истәлекле. Очрашу айның 16 көнендә булды. Татар радиосына 16 ел һәм без 16 төбәктә яшибез. 16 ел үзганнан соң ул беренче тапкыр шәхси татар радиокомпаниясе – “Татар радиосына” килде, бу безнең өчен бик истәлекле вакыйга. Без бу көнгә бик озак килдек. Бу бик зур тырышлык сорый торган хезмәт һәм Рөстәм Нургалиевич монда яшь комана эшләвен күреп бик сөенде, хәтта яшьләр эшләгәнен күреп гаҗәпләде дияргә дә була. 

Төп мәсьәләгә килгәндә, бу “Барс Медиа” компаниясенең эшчәнлеге белән таныштыру булды. Без бүгенге көндә нәрсәгә ия, үзебезне ничек тәкъдим итәбез, шуны күрсәттек. 

Минем аңлавымча ул татар эстрадасының торышына зур игътибар бирә һәм аның өчен борчыла, аңа үз өлешен кертергә тырыша. 

Бүген эстрада  системага салынмаган. Һәм без моны Президентка да аңлатырга теләдек. Татар эстрадасы эшчәнлеген системага салуда дәүләт, шәхси компанияләр, татар интеллегенциясе катнашырга тиеш, алар бергәләшеп продукт эшләп чыгарырга тиешләр. Президент моны ишетте, , татар эстрадасын үстерү буенча ниндидер механизм эшләп чыгару өчен коллектив карар кабул итү максатыннан ешрак җыелышырга тәкъдим итте.  


"Артистларны дөрес юлга кертеп җибәрергә кирәк"


- "Эстраданы системага салу" дигәндә нәрсә күз уңында тотыла, төгәлрәк әйтергә мөмкинме?

- Мин әлегә барысын да сөйләп бетерергә теләмим. Дәүләт белән бергә бердәм карар кабул итәргә кирәк. Безгә Мәдәният министрлыгы белән бергә бердәм система эшләргә күрсәтмәләр бирелде. Болар - музыкаль каналларга җырлар һәм җырчылар сайлап алуда таләпләр, концертлар эшчәнлеген системага салу, төп музыкаль чараларны уздыруга кагылышлы мәсьәләләр. Бу система дәүләт көйләгән, финанслаган, бюджеттан акча бүлеп бирелгән өлкәләргә кагыла. 

Җырга килгәндә, ул да системага салынган булырга тиеш. Безгә шушы карарларны кабул итәргә кирәк. Бу карар “Болгар” радиосында һәм ТНВ каналында “Татар радиосындагы” кебек бердәм формат булдыруга да кагыла. Аларның эшчәнлеге чикләнгән булырга тиеш, чөнки аларда дәүләт сәясәте бара. Бүгенге көндә “Болгар” радиосында да, ТНВ каналында да аудитория төгәл билгеләнгән булырга тиеш. 

  Без – “Татар радиосы”, эстрада белән шөгыльләнәбез, без - шәхси компания. Ә дәүләт үзе финанслаган җирдә акчаның ничек тотылганын һәм моның нинди нәтиҗә биргәнен аңларга, аны алга таба үстерү өчен нинди механизм кирәклеген белергә тиеш. Бу концертлар уздыруга гына түгел, артистны алга таба үстерүгә дә карый. 

- Сез бит шәхси радио, бу стандартлар сезгә кагылмый дип кабул ителәме?

- Стандартлар әкренләп кертеләчәк. Без музыкаль әсәрләр яздыру буенча бердәм параметрлар булган бердәм музыкаль база булдыруга таба барабыз. Әкренләп сыйфатлы продукт барлыкка киләчәк. Эфирда булмаска тиеш әйберләрне кысрыклап чыгаргач, без моңа киләчәкбез.

- Хәзер җырчыларны начар сыйфатлы җырлар башкаруда гаеплиләр, сүз шул хакта барамы?

-  Без нәкъ шуны тәкъдим итәбез. Вакыт җитте - артистлар күп, материал күп, аларны дөрес юлга кертеп җибәрергә кирәк. Җырларның эфирга, каналларга эләгүен системага салырга кирәк. Моның өчен бердәм механизм булырга тиеш һәм алга таба да җырчылар белән нәрсәдер эшләргә кирәк. Бу сыйфатсыз материал булдырмаска ярдәм итә. 

"Безнең аудитория - яшьләр"


- “Болгар” радиосын телгә алдыгыз, сүз радионың аудиториясен билгеләү турында барамы?
 
- БИМ радио бар, “Русское радио”, “Шансон”, “Релакс”. Аларның һәрберсенең форматлары бар. Ә “Болгар” радиосына килгәндә, ул бит винегрет: анда барысы да бар. Әгәр дә дәүләт акча бирә икән, ул радио милли темаларны үстерергә тиеш, ул “Тәртип” радиосына якын булырга тиеш. Ул безнең тарихи тамырларыбызны, мәдәниятебезне үстерергә тиеш. Анда ретро җырлар булырга тиеш. Алары 60-70% ны алып торса, калганы мәгълүмати, күңел ачу программалары булсын, ләкин бу мәдәни канал булырга тиеш.

- Ә хәзер ул радиода ничек?

- Ә бүген ул винегрет.

- “Татар радиосы” - 2?

- Юк. Безнең аерым аудитория бар, без яшьләр аудиториясенә эшлибез, үзебезнең тыңлаучыларны үстерәбез. Бу - безнең төп бурыч.  

- Президент яңа тапшырулар булдыру яки радио сәясәтенә үзгәрешләр кертү кирәклеге турында әйтмәдеме?

- Рөстәм Нургалиевич -дәүләт кешесе, ул классик әсәрләрнең күп булуын, аларның саклауын тели. Мин аның белән тулысынча килешәм. Ләкин моның белән генә игътибарны җәлеп итеп булмый, бигрәк тә яшьләрне. Безнең бурыч – эстрада, радио аша татар телле яшьләрне тотып тору, бу - иң мөһиме. 


"Тел гаиләдә сакланырга тиеш"



- Президент телне саклау мәсьәләсе буенча да аерым атап әйтте, бу теләккә ничек карыйсыз? 

- Ул моны аерып әйтте, ул моның өчен бик борчыла, моның кирәклеген аңлый. Ул хәзер нәкъ шул юнәлештә эшли һәм моны системага салырга, дөрес карар кабул итәргә тели. Мин татар яшьләрен музыка белән тотып торуны әйткәч, ул телне гаиләдә сакларга кирәк диде. Әлбәттә, тел гаиләдә сакланырга тиеш, ә мәктәп һәм телне саклап калырга мөмкин булган мәйданчыклар бу эштә ярдәм итәргә тиеш. 

- Сез татар телен саклау максатыннан яңа тапшырулар әзерләргә җыенмыйсызмы?

- Радиода яңа тапшырулар бар, алар татар телен саклау максатыннан булдырылган. Әгәр дә без классик татар теле, әдәби телдә тапшырулар эшләсәк, безнең аудитория башка булачак. Моның өчен башка радио кирәк. Классик тапшыруларга, сөйләмгә кагылышлы башка радио булырга тиеш. 

- Очрашуда бу хакта сүз булдымы?

- Бу хакта сүз булмады. Минем уйлавымча, шулай булырга тиеш. Чөнки андый радио җитми. Мәсәлән, анда радиоспектакль шигырьләр, тапшырулар тыңларга мөмкин булыр иде. Бу гел икенче аудитория. 

"Президент классик юнәлешләрне хуплый"


- Марат Мәүлетович, Президент белән очрашуда телевидение турында сүз бардымы?

- Ул татар музыкаль каналы турында белмәгән, ул аны карамый, кайда күрсәтүебезне дә белмәгән. Бу каналның (TMTV- ТИ) татар яшьләренә юнәлдерелгәнен белгәч, ул моны хуплады. Президент үзе классик юнәлешне яклый, ул җырларны саклап калырга, буыннарга тапшырырга, яшьләрнең тыңлавын тели, аның рухы шундый. 

- Ә телеканаллар аудитория ягыннан чикләнергә тиешме? 

- Татар телле канал – ТНВ безнең республиканың, татарларның йөзе булырга тиеш. “ГТРК Татарстан” яңалыклар каналы. Бүгенге көндә ТНВ каналының шулай ук форматы юк, анда бик күп төрле сегментлар - татарча да, русча да, классика да, эстрада да, фильмнар да, хоккей белән футбол да. Телевидениенең киләчәге – дөрес сайланган формат. 5 форматны бергә берләштереп булмый һәм моның белән тамашачыны тотып торып булмый. Мәсәлән, сез – “Татар-информ”, сез мәгълүмати портал, сезнең төп бурыч – яңалыкларны тыңлаучыларга, телевизор караучыларга, интернет кулланучыларга җиткерү. Сез аны ниндидер “соус” белән бирәсез, әмма үз йөзегез бар. Радио, телевидение дә шулай булырга тиеш, форматларны дөрес сайларга кирәк. 


 

"Концерт залы 3000 урыннан артмаска тиеш"


- Концерт залы кирәклеге турында сөйләшү булдымы? 

- Рөстәм Нургалиевич зал кирәк булырга тиеш һәм ул 2500-3000 урынлы булырга тиешлеге белән килеште. Ул елына 365 көн тулы булырга тиеш, үз чыгымнарын капларга, эшләргә тиеш диде. Кайберәүләр 5000 урынлы кирәк дип тә әйтәләр. Бүгенге көндә зур зал төзегәндә аны ничек тутырырга кирәклеге турында уйларга кирәк. 

- Ә ни өчен 2500 урыннан да зур булмаган зал кирәк?

- Чөнки дөнья практикасы шуны күрсәтә. Хәтта 10 миллион халкы булган Мәскәүдә дә 5500-6000 урынлы зал икәү генә. 1,5 миллионлык Казанда аны ничек тутырасың? Залны карап торырга кирәк, ул үз хакын капларга тиеш. 2500, 3000 урынлы зал - билетның үзкыйммәте арзан булсын һәм зал тулы булсын өчен идеаль. 

Хәзерге вакытта безнең ике зал бар: 1100 урынлы Пирамида һәм УНИКС. Яхшы сәхнә, ут куелышы, грим бүлмәләре булган, эстрада таләпләренә туры килгән зал юк. Пирамида концерт залы түгел, ә Уникс инде гомумән... 2500-3000 урынлы, яхшы мөмкинлекле зал иң кирәк әйбер. Дөрес транспорт логистикасы булган, кеше килсен, китсен, тукталыш якында булсын һәм, әлбәттә, тышкы яктан күренеше матур булган урын кирәк. 

"Ел саен талантлар әзерләүне күз алдында тоткан яңп проектлар кирәк"


- Марат Мәүлетович, аңлавымча, Сез хәзер җырларга стандартларны әзерләячәксезме?

- Мәдәният министрлыгы белән бергә.

- Сезнең алда тагын нинди бурычлар тора? 

- Татар эстрадасын үстерү буенча төп бурыч - ел саен яңа талантлар табуны күз алдында тоткан 3-4 яңа проект эшләргә кирәк. Башта форматын сайларга: классикамы, попсамы, рэпмы. Проектларны уйлап чыгарырга, аннары кандидатлар арасыннан сайлап алырга һәм бу җырчылар алга таба да эшли алсын өчен ярдәм итәргә кирәк. Дөрес параметрлар белән җырларны сайлап ала торган бердәм структураны, продюсерлык компаниясен булдырырга кирәк. Алар алга таба да артистларны үстерсен, тамашачы хозурына чыгарсын өчен кирәк бу. Җырчылар Россия дәрәҗәсендә булырга тиеш, ләкин моның өчен көн саен тырышып эшләргә кирәк.

- Бу эштә дәүләтнең дә катнашуы көтеләме?

- Хәзер моның буенча сөйләшүләр бара. Без шушы механизмны әзерләргә телибез. Ел саен өч, өч булмаса, бер генә проектны сайлап алып уздырырга кирәк. Ничә проект икәне кемне сайлау бәйле булачак. Талантлар көн саен тумый. Әмма алар ел саен артып барачак. Базарга чыккан бу яңа команда конкуренциягә сәләтле булмаганнарны кысрыклап чыгарачак. Моның өчен, әлбәттә, бер ел, ике ел гына җитми, күп вакыт кирәк, әмма механизм эшләп китәргә тиеш. Радиога җырларны чыгару өчен бердәм студия булырга тиеш, параметрларын күрсәтергә кирәк: аранжировка кагыйдәләре, нинди дәрәҗәдә, ничә децибел, нинди тавыш. Бу һич кенә дә цензура түгел, бу базар мөнәсәбәтләренә генә бәйле булачак. Бары тик базар гына артистка булган ихтыяҗны билгеләячәк. Бернинди цензура турында да сөйләшү юк, чөнки цензура үз артыннан начар әйберләр барлыкка китерә.  


"Татар дөньясында кадрлар кытлыгы"


-  "Үзгәреш җил"е проекты чыккач, эстрадага цензура кертелә дигән гаепләүләр әйтүчеләр булган иде. 

- Үзгәреш җиле - яхшы проект, яхшы дәрәҗәдәге концерт, ләкин моның белән дә бит алга таба эшләргә кирәк. Ул җырчыларны үстерергә кирәк, моның белән продесерлар шөгыльләнергә тиеш. Аның өчен әйбәт концерт администраторлары, продюсерлар кирәк. 

Рөстәм Нургалиевич та бу өлкәдә кадрлар кытлыгы турында белдерде. Ул эстрада менеджменты белән шөгыльләнүче кешеләрне укыту тәкъдиме бирергә кушты.

- Концертлар оештыручыларнымы?

- Алар гына түгел, артистларны үстерү, имиджларын булдыручылар. Алар ничек киенәләр, нәрсә җырлыйлар, нәрсә сөйлиләр, репертуарлары нинди икәнен билгеләүчеләр. Сәнгать советы кабул итеп алды ди, мәсәлән, Филүс Каһировны, ә аның белән бит алга таба эшләргә кирәк. Артист үзе түгел, кемдер аны үстерергә тиеш. Продюсер уңышның 60% тәшкил итә. Артист яхшы киенергә, яхшы җырларга, иҗади кеше булырга тиеш, кемдер аның дөрес итеп концерт мәйданчыгына алып чыгарга тиеш. Ул интервьюларны дөрес бирергә, нәрсә сөйләргә, үзеңне ничек тотарга икәнен берсен. Стилисты булырга тиеш, ә бу бик күп вакыт һәм инвестицияләр таләп итә.

- Концертлар өлкәсендә белгечләр табу авыр дисез, ә радиога ди-джейлар табу авыр түгелме?

- Авыр, татар теле белән бәйле эшләрдә бүген кадрлар кытлыгы. Аларны укытмыйлар, әзерләмиләр. Алар базарга кирәк, ләкин алар юк, музыкаль мөхәррирләр дә, ди-джейлар да, аранжировщиклар да юк. Без аларны үзебез үстерәбез. 
 
Гәрәев Марат Мәүлет улы 1962 елда Саба районында туган. Казан дәүләт педагогика университетын, Вольск югары хәрби училищесын тәмамлаган. 1985-1993 елларда хәрби хезмәттә була. 1998 елдар - "Барс-Медиа" ширкәте җитәкчесе. "Барс-Медиа" составында TMTV телеканалы, "Барс Медиа" продюсерлык үзәге, "Татар Радиосы" бар. 

чыганак: http://intertat.ru/society/marat-g-r-ev-vakyt-itte-artistlar-k-p-material-k-p-alarny-d-res-yulga-kertep-ib-rerg-kir-k/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар