Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Көзге моң

Кеше китә, җыры кала. Ни үкенеч, иртәрәк китеп барды ул. Шагыйрә, әдибә, егермеләп китап тәрҗемә иткән тәрҗемәче, китап нәшрияты мөхәррире Фирая –   дустыбыз, кадерле, җанга якын, якты шәхес – гаҗәеп якты, ихлас, саф-садә күңелле кеше иде. «Без бит җиргә якты, җылы, ямь өстәргә яратылган» аның тормыш девизы иде.

Мин сине шундый сагындым
Мин сине шундый сагындым,
Сизәсең микән шуны?
Ак бураннар урап алса,
Табарсың микән юлны?

       Кушымта:
       Син дә шулай  сагына калсаң, 
       Карама җилләренә...
       Җыр булып килеп керерсең
       Наз тулы йөрәгемә.

Мин сине шундый сагындым,
Күзләрем шуңа моңлы.
Айны болытлар капласа,
Табарсың микән юлны?

Кушымта.

Җыр ничек туа? Төрлечә, дияр белеклеләр. Адәм балалары кебек кайсы җиңел, кайсы авырлык белән дөньяга килә. Кайсысыдыр бер-ике җырлауга онытыла. Була озын гомерлеләре... Фирая Зыятдинова шигыренә Луиза Батыр-Болгари көй язган «Мин сине шундый сагындым» җыры сыман башта ук халык йөрәгенә  кергәнен, әлбәттә, бәхетле язмышка ия икән бу җыр, дисең.

Композитор бу җырның язылу тарихын әле дә хәтерендә саклый икән. Янәшә утырып эшләгән шагыйрә  –  Фирая шигырен яратып көй яза ул, әмма иҗат җимешенең нинди язмышка дучар буласын ул чакта күзаллый да алмый. Радиокомитетка җырны яздырырга килгәч, кирәкме-юкмы, дип, икеләнеп торуы да исендә әле. «Халык җырларына тартым, ничектер артык гади булып тоелды ул миңа, худсовет үткәрмәс моны, дигән шик күңелгә керде. Чөнки байтак җырым яңгыраш алалмый өчәр-дүртәр ел «тоткын» булып ятканы бар иде». «Су буеннан әнкәй кайтып килә» (Марсель Галиев шигыре) кебек халык күптән үз иткән җыр авторының борсалануын урынсыз дип булмый. Сәнгать әсәрләрен җиз иләктән үткәрү гадәти хәл иде ул чакта (хәзер бу чорны сагынып сөйләргә генә калды). Әсәрне башкарачак артист Айдар Фәйзрахманов оркестрга кушылып җырлый башлауга, композиторның шик-шөбһәләре томан кебек эреп тарала. Булган бу! Сөенергә дә өлгерми, Илгиз Хәйруллин, радио-телевидение башлыгы, студиягә Үзе килеп керә. Бирелеп җыр тыңлый. Һәм... Җыр иртәгә – 8 Март көнне эфирга чыга дигән хәбәр Луиза ханыма күктән яшен атылгандай тәэсир итә. «Ничек? Худсовет «добро» бирмәгән көе?» Илгиз Кәлимулловичның җырны ошатуын, әсәрнең фонд өчен язылуын әйтәләр. Кырык елга якын вакыт үткәннән соң да көе дә, сүзләре дә искерми, онытылмый, еллар тузаны аны күмми икән, бу инде җырның чыннан да халыкчан булуын искәртә. Үз кичерешләре, хис-тойгылары булып меңнәрнең йөрәгенә кергән озын гомерле җыр шундый була. Гашыйклар да яратып җырлый аны, сагыну сагышын йөрәгенә җыйган өлкәннәр дә, яшьләр дә, татарлар, чуаш, урыслар да. Хәтта инглиз теленә тәрҗемә итәләр бу җырны, джаз-оркестрга кушылып бар дөнья җырлый. «Мин сине шундый сагындым»ны Фирая Зыятдинованың якты истәлегенә багышланган кичәдә көй авторының үзе уйнап башта инглиз, аннан татар телендә җырлавы гаҗәп тәэсирле булды. Луиза ханым белән иҗади дуслыгы Фираябызның өстәмә бәхете иде. Талантлы композитор көй язган ничәмә-ничә шигыре күптән инде халык яраткан җырларга әверелде. 

Кеше китә, җыры кала. Ни үкенеч, иртәрәк китеп барды ул. Шагыйрә, әдибә, егермеләп китап тәрҗемә иткән тәрҗемәче, китап нәшрияты мөхәррире Фирая –   дустыбыз, кадерле, җанга якын, якты шәхес – гаҗәеп якты, ихлас, саф-садә күңелле кеше иде. «Без бит җиргә якты, җылы, ямь өстәргә яратылган» аның тормыш девизы иде. Аннан «Иң зур бәхет», «Матур буласым килә», «Китмим әле яшьлегемнән», «Бәхет өчен күп кирәкми» кебек җырлар һәм якты нур калды... Сүз белән генә әйтеп-аңлатып та булмый  торган хәтер яктысы. Сагындыра торган!

Фирая белән Казан дәүләт университетына керү имтиханнары тапшырганда – 1963 елның августында танышкан идек. Беренче күрешү, сөйләшүдән башланган танышлык дуслыкка әйләнде һәм 2006 елның 22 апреленә кадәр – якын дустым мәңгелеккә күчкәнче дәвам итте. Хәер, әле бүген дә ул янәшәдә сыман!

Лидерлыкка артык омтылмаса да, ул гел беренчеләр рәтендә булды. Әтнә районы Мәмәш авылында туып-үскән, урта мәктәпне дә колхозда эшли-эшли «экстерн» белән тәмамлаган кыз ничек рус телен шулай мөкәммәл белгәндер дә,  шулкадәр эрудицияле – киң белемле, укымышлы булгандыр, үзе бер гаҗәп. Күрәсең, табигать аны шундый сәләтле, булдыклы итеп яраткан булгандыр. Без куркып-калтырап торганда ул имтиханга беренче булып керер дә «отлично» эләктереп чыгар. Кайтып китмәс, кемгә нинди ярдәм кирәк – булышырга әзер. Төркемнән беренче кияүгә киткән кыз да Фирая булды. Чөнки Фарсель – берьюлы ике җирдә – университтетта һәм авыл хуҗалыгы институтында укучы һәм радиожурналист булып эшләүче гаять  өлгер иптәш (ул хәзер профессор, танылган язучы, журналист)  мондый чибәрне күздән ычкындырырга ярамаганын иң алдан сизеп алгандыр. Күп тә үтмәде кызлары Алсу туды. Без үзебез дә балалыктан чыгып җитмәгән идек әле, дустыбызның кызы безгә дә якын иде. Тик... сабый кыска гомерле булды, ике яшендә күбәләк булып җаны мәңгелеккә очты. Әни булу тәмен тойган Фираябыз бу югалтуны бик авыр кичерде. Бер-бер артлы туган өч улы – Айдар, Айнур, Айваз да кызы сагышын баса алмады шикелле. Айдар әтисе кебек булдыклы, тырыш егет үз юлын тапты, ә менә уртанчысы... Армиядә егетне татар булганы өчен кыйнап, имгәтеп ташладылар. Ул гомерлек гарип калды. Төпчеге – күз нуры Айнур да авариягә эләгеп айга якын комада ятты. Шөкер, аякка басты, өйләнде, унике яшәр улы бар. Шулкадәр хәсрәт күреп тә, Фирая – көчле рухлы, гаҗәеп эшчән ханым – авырлыкларга бирешмәскә тырышты: нәшриятта эшләде, күп укыды, бәйләде, текте, пешерде һәм... язды. «Каян вакыт табасың?» дип сораганым булды. «Шигырь язам дип, кәгазь-каләм алып, өстәл янына утырган юк. Үзеннән-үзе туа ул, язып куярга гына өлгер», – булды җавап.

Тагын бер сыйфаты – юмартлык турында әйтмәсәм, Фирая портреты тулы булмас иде. Бәйләү – аның җан яраткан эше иде. Шәлләр бәйләп үскән кыз ич. Башлык, бияләй, кофта дисеңме – коеп кына куя. Тик... Һай, матур, дип соклана күрмә. Күз нурын түгеп бәйләгән кул эшен сиңа бүләк итү хәстәренә керешәчәк. Фарсель атаклы бакчачы. Ни генә үсми аның күл буендагы бакчасында. Утыз төп карлыган, унлап алмагач, ул кура җиләк... «Карлыган пеште, коела, җыярга кил!» Өч чиләк җыя аласыңмы, күбрәкме – җый гына. Мунча кертеп, тәмле бәлешләр пешереп сыйлап та җибәрәләр. Айдар машинасында өеңә кадәр илтеп тә куялар. Нигә кирәк шулкадәр карлыган, дигән сорауга да җавап әзер: «Дусларны бергә җыяр өчен!» Атна-айлар буе Мөдәррис Әгъләм, әллә кемнәр шунда яшәп ята – урын да, сый да җитә.
Ник бик иртә китеп бардың?

Уйга салдың, моңга салдың, 
Йөрәктә җыр булып калдың. 

Фото: Фирая һәм Фарсель Зыятдиновларның никахлашу көне.
Дуслары арасында –  Рәдиф Гаташ, Флера Баязитова, Равил Фәйзуллин, Әнвәр Шәрипов һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар