Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Хушлашмыйк, яшьлек

Хатын-кыз кайчан картая башлый? Кемдер, балалар үскәч дияр башка бер ханым биттәге җыерчыкларына карап уфтаныр, әллә каян күренеп торган ак чәчләр дә эчне пошырмый калмый. Яшьлек безнең белән кайчан саубуллаша башлый соң? Барысы да урта яшьләр кризисыннан башлана, дип әйтә дөньякүләм белгечләр.

Картлыкның яше нинди?


Хатын-кыз кайчан картая башлый? Кемдер, балалар үскәч дияр (ә бит алар үсеп җитүгә үзебез кабат яшьлеккә дә кайтырга мөмкин), башка бер ханым биттәге җыерчыкларына карап уфтаныр (ә анысы эмоцияләргә бай булганлыктан!), әллә каян күренеп торган ак чәчләр дә эчне пошырмый калмый (әкрен генә куна башлаган бәсләр – безнең тормыш, безнең борчулар, югалтулар, гомумән, бүгенге безне «ясаучылар»). Әйе, безгә генә кадерле, бары үзебез генә белгән тормыш серләрен яшерә алар. Тик җәмгыять өчен хатын-кызның төп гүзәллеге – яшьлеге. Һәм ул стереотипны берничек тә үзгәртеп булмый. Яшьлек безнең белән кайчан саубуллаша башлый соң? Барысы да урта яшьләр кризисыннан башлана, дип әйтә дөньякүләм белгечләр. Дөрес, безнең илдә кеше тормышындагы әлеге чорны санга сукмыйлар иде. Имеш, мондый тенденция көнбатышта гына. Хәзер ул хакта да сөйләшәләр инде. Кеше кайда эшләвенә, ничек яшәвенә карамастан, бу чорны уза. Англия философия докторы Дэвид Бланчфлауэр бик күп илләрдә кеше яше белән тормыш яме арасындагы бәйләнешне эзләгән. Нәтиҗәдә, бәхет графигын булдырган. Баксаң, бәхет «U» хәрефе формасында икән. Аның иң аскы (үзеңне бәхетсез итеп хис итү чоры) ноктасы 46–50 яшькә туры килә. Урта яшьләр кризисы да әнә шул вакытка туры килә. Белгечләр әйтүенчә, нәкъ шушы яшьтә кеше яшьлектә корган планнарының барысы да килеп чыкмавын таный башлый. Гомер уртасы, карьерада зур үрләр яулау вакыты узып бара, инде мөмкинлекләренең офыклары күренә... Тормышым мәгънәсе – гаиләм дип яшәүче аналарга да, карьерага омтылучы ханымнарга да тия ул кризис җиле.

Сексопатолог Любовь Мумладзе, урта яшьләр кризисы ир-атларда гына була, ә хатын-кызларда ул юк, алар бары тик «буш оя синдромы» белән очраша, ди. Хатын-кыз 50 яшьләргә җиткәндә, балалары туган оядан очып чыгып китә башлый. Алар инде хәзер әни ярдәменә мохтаҗ түгел. Ашарларына пешерергә, артларыннан җыярга, контрольдә тотарга кирәкми. Гомере буе бала мәшәкатьләреннән арынмаган, үзен бары сабыйларына багышлаган ана бу чор җиткәч аптырап кала. Эш белән гаиләне бергә тартучыларга да кризис килә. Тәнкыйть күзлеге аша карап, алар әле үзләрен ике яклап бәяли! Бер үк вакытта уңышлы белгеч яки җитәкче дә, яхшы ана һәм хатын да булып булмый дип уйлыйлар. «Урта яшьләр кризисын иң авыр узучылар – баласыз хатын-кызлар», – ди психологлар. Балалар хатын-кыз гомеренең бушка узмавын күрсәтә. Яшь чакта куйган максатларга ирешә алмавыңны да балаларга сылтап калдырырга мөмкин: хыялларны чынга ашырып бетермәдем, аның каравы, тәрбияле балалар үстердем дип уйлыйсың. Ә дәвамчыларың булмаса, көннәрдән бер көнне, ярты гомеремне нишләп уздырдым, хәзер кем өчен яшәргә инде дигән сорау тумый калмастыр, мөгаен. Карьерада күтәрелүчеләр үзләрен яшьтәшләре белән чагыштыра башлый. Кемдер – ике, кемдер өч бала табып, күңелле мәшәкатьләргә чумып, куанып яши. Табигать эшлекле ханымнарга да хатын-кыз миссиясе турында искәртми калмый – аларда әни инс-тинкты уяна. Шуңа да 40 яшьтән соң беренче балаларын табучы ханымнар бик күп. Алар, шул рәвешле, шәхес кризисларын җиңә. Ә инде шәхси тормышларын сызып ташлап, үзләрен тулаем карьерага багышлаган хатын-кызларның урта яшьләр кризисы нәкъ ирләрнеке кебек уза. Дөрес, гүзәл затлар дөньяларын онытып сузылып ятып үткәрми бу чорны. Салкын акыл белән рациональ фикер йөртеп яшәгән хатын-кыз белә: югары постларга, җаваплы вазыйфаларга нәкъ шушы яшьләрдә билгеләнә.
Рухи кризистан битәр, гомернең бу чорында организмның да «гарантия вакыты» чыгып бара, димәк, сәламәтлекне җитди итеп кайгыртыр вакыт җитә. Хатын-кыз организмы климакска әзерләнә башлый. Эндо-кринолог Марина Максимова аңла-туынча, 40–45 яшьләрдән өлкәнрәк хатын-кызларның күкәйлек функ-цияләре әкренләп сүнә башлавы, җенси гормоннар дефициты белән бәйле гормоннар эшчәнлеге үзгәрә. Кәеф үзгәрүчәнгә әйләнә, апатия, хәтер начарлана башлый, игътибарны җыеп бетерү авырлаша, йокысызлык интектерә. Болары – беренче билгеләр. Варикоз, биттәге «кызыл челтәрләр» (купероз), йөз овалы үзгәрү, тире тупаслану, пигмент таплар чыгу... Менопауза интим тормышка да үзгәреш кертми калмый. Либидо кими. Аның беренче билгеләре сизелә башлауга, күпләр интим тормышка нокта куярга вакыт җитте дип уйлый башлый. (Бу – тамырдан дөрес фикер түгел, ди белгечләр.) Менә шушылар барысы да бер вакыттарак калкып чыга да кеше үзеннән канәгать булмый башлый, эчке конфликт барлыкка килә. Тормыш мәгънәсе югала, күңелдән бушлык хисе китми. Күпләр күңел төшенкелегенә бирелә. Бу картаю инде, алда – гомер көзе диючеләргә белгечләр моның киресен раслый. «65 яшенә җиткәнче хатын-кызны карт дип әйтү җинаятькә тиң», – ди Любовь Мумладзе. Аның сүзләренчә, бүген «хатын-кыз бәхетен» озынайту өчен бик күп чаралар бар. Табиб белән киңәшләшеп, кирәкле гормоннар эчәргә кирәк. Һәм үзеңне яратырга. Ничекме?

Яшь булып калу сере – үзебездә


 Кемдер бик тиз картая, кемдер һаман яшьлеген югалтмый. Генетика, гормоннардан кала, кешенең тормышка мөнәсәбәте, холкы да тәэсир итә икән моңа. Әгәр хатын-кыз үз эченә бикләнгән, һәрвакыт зарлана, шатлык хисен күптән оныткан, депрессиягә бирелүчән икән, ул инде 30 яшендә үк өлкән күренәчәк. Моннан кала, күңел төшенкелегендә яшәгәннәрнең җенси гормоннары да аз эшләнеп чыга, чөнки кешедә төп инстинкт – яшәргә тырышу. Соңыннан гына үрчү теләге барлыкка килә. «Яшь булып калуда күңел халәте зур роль уйный, – ди Россия табигать фәннәре академиясе профессоры, психология фәннәре кандидаты, психолог Фәния Әхмәтҗанова. – Бала табу яше тәмамлану (ә хатын-кыз сәламәт, генетикасы яхшы, инфекция, ялкынсынулары юк икән, ул 50–55 яшьтә генә тәмамлана)бу әле картаю дигән сүз түгел, картлык – дөньяга, яшәүгә битарафлык. Хәтерлисезме, «Белое солнце пустыни» дигән фильмны? Анда сугышалар, йөгерешәләр. Ә бер төркем аксакаллар битараф кыяфәт белән әле бер якка, әле икенче якка карап утыра бирәләр. Аларның бернәрсәгә катнашлары да, эмоцияләре дә юк. Бу – картлыкны иң яхшы сурәтләү дип уйлыйм. Тормыштан ямь табып, күңел күтәренкелеге белән яшәгәннәрнең, һәрчак кызыксынучыларның картаерга вакытлары да, теләкләре дә юк. Алар ничә яшьтә булуларына карамастан, яшь булып калалар. Бары тик күңел көрлеге югалмасын». 
Хәрәкәттә – бәрәкәт дип тикмәгә әйтмәгәннәр өлкәннәр. Психиолог әйтүенчә, картлыкны кичектерүнең рецепты гап-гади, актив тормыш, аралашу, яңа һөнәр үзләштерү, гомумән, яңалыкка омтылу. Һич кенә дә спортны онытырга ярамый. «Бер танышларымның ике улы бар. Алар үстеләр дә, туган ояларыннан чыгып киттеләр. Ир белән хатын үзләре генә калды. Балаларсыз тормышны күз алдына китерә алмыйча, кайгыга сабышты, хәтта мөнәсәбәтләре начарланды. Зирәк хатын тормышларын үзгәртергә ниятләп, актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә башлады. Аның артыннан ире дә иярде. Казанда үткән марафон аларсыз үтми, хәтта Төркиягә барып, Босфор култыгын йөзеп чыгу ярышында катнаштылар. Алар икесе дә яшәреп китте. Гәүдәләре җыйнакланды. Ә иң мөһиме: күзләрендә – яшәү чаткысы», – дип сөйли Любовь Мумладзе спортның мөһимлеге хакында. Карт күренәсем килми, дип, косметологка барып, бит тиресен тарттырып, ә гәүдәң, йөрешең картларча икән, моннан да кызганыч күренеш юк. 
Шатлана белү дә – яшьлекне озынайтучы фактор. Ир-атлар да үзен яшь кызлар кебек тоткан (ялгыша күрмәгез, яшь кызлар кебек кыска итәк, биек үкчәле туфли киеп йөрү түгел. Һәр яшьтә кием дә билгеле бер кагыйдәләргә туры килергә тиеш. Яшь-җилкенчәкләр кебек шат күңеллелек турында сүз бара) ханымнарга күз төшерә. Күтәренке кәеф булганда елмаясы гына килеп тора. Елмайган ханымнарга бөтен дөнья елмая! Яхшы кәефне, билгеле, берәүнең дә алдына китереп куймыйлар. Ул бары тик үзебездән тора. «Күңел төшенкелегенә биреләсең икән, сузылып ятарга ярамый, – ди психолог. – Торырга һәм нидер эшләргә кирәк. Физик энергия биреп, без тормыш энергиясе алабыз». Күңе-ленә хуш килгән шөгыль тапкан хатын-кызларның ире белән мөнәсәбәтләре дә аеруча җылы була. Рухи якынлыктан ләззәт табу өстенлек итә. Дөрес, бу яшьтә интим тормышта буран уйнатучылар да бар әле. Сексопатолог әйтүенчә, анысы инде кешенең конституциясе белән бәйле. 
Бу чорда хатын-кызга эндокринолог-гинекологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб гормонотерапия билгеләргә мөмкин. Тик, үз белдеклә-неп, танышларыгызның сүзенә карап, бигрәк тә телевизордан барган рекламаларга алданып кына гормоннар эчү ярамый, чөнки алар – организм эшчәнлегенә җитди катнашу. «Һәр хатын-кыз өчен дәва индивидуаль, – ди Марина Максимова. – Җентекләп тикшергәннән соң, бәлки, витаминнар, фитоэстрогеннар һәм дөрес туклану җиткәне дә ачыкланыр». Табиб әйтүенчә, менопауза вакытында соя продуктлары, җитен орлыгы, Е һәм В витаминнары организм өчен файдалы, алар хатын-кызлар гормоны – эстрогенга (аны «яшьлек гормоны» дип тә йөртәләр) бай. 
Сузылып ятып авырый башлагач соң була инде ул. Үземне яратуым – сезнең өчен дип яшәргә кирәк. Үзеңне ярату әле ул эгоист булу, башкаларның сиңа хезмәт итеп яшәве дигән сүз түгел. Ул – иң элек сәламәтлегеңне кайгырту. Самолетта да бит һәлакәткә очрый калганда кислород маскасын башта үзеңә кияргә өйрәтәләр, соңыннан гына балага. Күктә генә түгел, көндәлек тормыш өчен дә кирәкле кагыйдә ул! Сәламәт булганда гына без якыннарыбыз тормышын бизи алабыз. Ә хатын-кызның төп бурычы – гаилә оясын саклау. 

Хәтерләсәгез, моннан дистә еллар элек 50–55 яшьләргә җиткән ир-атлар, гомер иткән хатыннарыннан аерылып, үзләреннән күпкә яшь кызларга өйләнде. Шундый бер шаукым булып алды. Хәзер мондый тенденция бетте, чөнки хатын-кызлар үзләрен карый, тәрбияли башлады. Гормоннар эшчәнлегенең үзгәреш чорын да элекке кебек авыр узмыйлар, чөнки алар мәгълүмат-лы, табибка йөриләр, кирәкле терапия узалар. Шуңа да хатын-кызның активлыгы бетми. «Илледән соң тормыш башлана гына, һәм ул бөтенләй башка төсләр белән уйный икән, – ди бер танышым. – Балалар кулдан төште. Ниһаять, үзебез өчен яши башладык». Алар яшьлек хыялларын тормышка ашыра – йорт төзиләр. Җитмәсә, дәүләт тә халыкның бары тик яшәр-тү ягын кайгырта. Пенсия яшен арттыру да – шуның бер мисалы. Эштән киткәч, бик тиз генә тормыш арбасыннан төшеп калучылар да юк түгел бит. Дөрес, хезмәт урынын бик яратканнар турында сүз бара.

 Язмам башында философия докторы Дэвид Бланчфлауэрның бәхет графигы булдырганын язган идем. «U» хәрефе формасындагы бәхет аскы ноктага җиткәч нишли? Дөрес, кабат өскә менеп китә. Ягъни бәхет яңадан килә дигән сүз бу. 

Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН, Татарстанның атказанган артисты:

Хатын-кыз гомеренең һәр чорында да гүзәл. 14–15 яшьтә алар үсмерлектән чыгып, аккошка әйләнә башлый. Ә хатын-кызның бар матурлыгы бәби тапканнан соң ачыладыр, мөгаен. Сабыен кочагына алганда бөтен күзәнәге ярату, наз белән тулган аналардан да матуррак кеше юктыр бу дөньяда. Менә ул – мәңгелек матурлык! Гомер уртасына җиткәннәргә чибәрлекләреннән кала, туплаган тормыш тәҗрибәсе, акылы, зирәклеге тагын да матур чалымнар өсти. Хатын-кыз һәм нәфислек аерылгысыз төшенчәләр. Йөзеннән бәхетле елмаю китмәгән, сөйгән һәм сөелгәннәргә картлык куркыныч түгел. Алар һәрвакыт яшь булып кала!


Рүзәл МӨХӘММӘТШИН, шагыйрь:


Үзем белгән хатын-кызларны күз алдымнан уздырдым да, шуңа инандым әле: минем өчен алар һәрвакыт матур икән. Мин ямьсез хатын-кызны белмим! Алай да, аеруча матур вакыты дип, Һади Такташ белән килешеп, аларның ана булган чагын атар идем. Картаю-картаймау да, минемчә, яшькә бәйле түгел. Ләкин кайгы-хәсрәт, борчу-михнәт бик тиз арада хатын-кызның бөтен яшьлеген, сусыллыгын, матурлыгын суырып ала. Шуңа күрә мин Җир йөзендәге һәммә гүзәл затка сәламәтлек һәм бәхет телим! Чөнки без дә (ирләр) шул вакытта гына сәламәтлеккә, бәхеткә һәм тынычлыкка тиенергә мөмкин. Шигырьдәгечә:
Без батырып, тегәрмен йөрәкне – / Җәрәхәте ятсын кырык буй! – / Мине берни куркытмый. / 
Син барда – / Икеләтә берни куркытмый!

Айрат ФӘРРАХОВ, Россия Дәүләт Думасы депутаты:


Без, ир-атлар, хатын-кызлар өчен яшибез, дуамал адымнарга барабыз, башкалардан аерылып торырга тырышабыз. Без бу дөньяга килгәндә дә, авырганда да, шатлык-кайгыда да, бәлки, бу дөньядан киткән чакта да алар гел янәшәбездә. Хатын-кыз һәрвакыт гүзәл! Бу сүземне һәр ир-ат раслар дип уйлыйм. Алар ярсыганда да, хәтта авырганда да чибәрлекләрен югалтмый. Авырлы хатын-кызлар искиткеч! Җиңүгә ирешкән хатын-кызга карап сокланасың, авыр хәлдә калсалар, таяныч, терәк буласы килә. Хатын-кыз һәм картлык – капма-каршы төшенчәләр. Теләсә нинди яшьтә дә ул чибәр, яшь, сөйкемле, үзенә тартып тора. Иң мөһиме: алар яшәү дәртен югалтмасын. Болары өчен инде без җаваплы, әлбәттә. Барлык хатын-кызларга да мәхәббәт һәм бәхет телим. Алар үзләре булып калсын, табигыйлекләрен, күңел күтәренкелеген югалтмасыннар!

Рөстәм ГАЙЗУЛЛИН, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты:


Хатын-кыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган могҗиза бит ул. Юк, бу купшы сүзләр сөйләү түгел, чынлыкта да шулай. Аларның матур булмаган чагы юк. Кечкенә кызчыкка карап сокланасың. Күчеш чорында кыз бала тагын да ямьләнә: нәфис гәүдә, хыялый күзләр... Аннары – янып торган яшьлек чоры. Ә ап-ак туй күлмәге киеп, әтисе кочагыннан кияү егете куенына күчкән көнне кызлар аеруча чибәрләнә. Бәби көткән хатын-кызларда үзенә бер матурлык. Мин аларга сокланып туймыйм. Йөрәк астында нәни кешене йөртә бит алар! Урта яшьтәге хатын-кыз – гаиләсе, аның тулылыгы, балаларына сокланып каравы белән матур. Ә мунчадан чыкканда?! Чәчләре юеш, битләре алсу, үзләреннән урман исе килә. Ак яулыгын ябып, өй түрендә намаз укыган акъәбиләр, әйтерсең дөнья-ның бар пакьлеген җыйган. Мәхәббәткә төренеп яшәсә, хатын-кызлар һәрвакыт матур. Әтисе сөеп алган кызчык канатланып китә, сөйгәненең назын тойган хатынның күзләре янып тора, балалары, оныклары яратуын тойган әби бәхетле елмая. Табигать биргән шул матурлыкны саклыйк без, ир-атлар!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булдырдылар инде ул пенсия яшен бер тамаша!! 60-65 ир атлары 50-55 кэ чак житэ хатын кызлары...куп мисаллар ..ишетеп куреп белэм бугенге кондэ ялган бн донья тулган..янэсе кеше гэ хэзер техника ярдэмгэ килде алар жинел рэхэт яшилэр гомер озайды ..ялган..кеше хэзер натураль продукт ашамый ..туганнан смесь..и..т..д

    • аватар Без имени

      0

      0

      "Дәүләт тә халыкны яшәртү ягын кайгырта дип язган. Һичьюгы "кайгырта"! сүзен куштырнакларга алмаган. Кемгә тәлинкә тотып, к... ен сөртәсең инде, балакай? Ә? Пенсиягә чыга алмыйча үлүче, ә бит алар сәламәт яшәү рәвеше алып барганнар иде, эчми-тартмый, сөйрәлчек түгел иделәр, китеп бардылар. Әйе, яшьли тегендә китүләрен кайгырта. Әзрәк халык янында аның тирәсендә булыгыз инде. күктә очып йөрер замана да, ул яшьтә дә түгелсең, балакаем.

      Хәзер укыйлар