Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Хатыным авылга кайтмый

Рамил С., Чаллы шәһәре:

Атна ахыры җитсә, безнең өйдә тавыш чыга. Сәбәбе: хатынымның авылга – әни янына кайтасы килми. Өйләнешкән генә елларда болай түгел иде ул. Атна ахыры җиттеме, авылга җыена идек. Анда мең төрле эш көтеп тора: тиресен чыгарасың, печәнен чабасың, көтүенә чыгасың... Хатыным – шәһәр кызы, аны ишегалды, абзар тирәсендә йөртмәдек, ул өйдәгесен карап, ашарга әзерләп, әнигә булышкалап йөрде. Авыл һавасын, авыл мунчасын ярата да кебек иде. Ник хәзер үзгәрде ул – аңламыйм. Әни дә картайды, кайтып булышмыйча булмый. Миңа үземә генә кайтып килүе берни дә түгел анысы, инде печән чабып, тирес чыгарып йөрисе юк, әни терлекләрен күптән бетерде. Без парлап кайтып, бергәләп чәй эчеп, мунчасын кереп, аз-маз эшен карашсаң, ул шуңа да бәхетле. Әниләре кайтмагач, балаларның да кайтасылары килми.  Хатыным белән сөйләшеп тә караганым булды. «Синең туганнарга беркайчан да минем кирәгем булмады. Эшләгән эшемне дә ошатмадылар. Шәһәр кызы эшләгән эш, дип, мыскыллап көләләр иде», – ди. Ялгыз каз кебек йөрүе әни алдында да, күршеләр алдында да читен.


Нурия Гатина, 43 яшь:

Мин инде 18 ел килен. Әти-әниләребез күрше авылларда яши. Бер кайтканда иремнең әти-әнисенә керергә дә, безнекеләргә дә җитешәбез. Соңгы вакытларда кайнана-кайната янына кайтасым килми башлады. Яшьрәк вакытта игътибар ителмәгәнме, шулай тиеш дип кабул ителгәнме – нәрсә генә эшләсәм дә кайнанама ошамый икән бит. Начар күңелле дә түгел ул үзе. Картая-картая, кеше бозыла диләр бит, инде ул да олыгайды, мин дә кырыкны узып киттем, бәлки, шуңамы, бер-беребезнең гаебен күрергә генә торабыз. Бер-ике генә мисал: кайнанам без кайтышка шулпа куеп, ашны булдырып тора. Аш бүлүне миңа тапшыралар. Ләкин ничек кенә бүлсәм дә, кайнанама ярап булмый. Куерак итсәм, ник шулпасын аз салдың, дип, артымнан чүмеч белән шулпа өстәп йөри. Сыеграк бүлсәм: «И-и, моны кем генә ашар икән, бер дә токмачын салмагансың бит», – дип, токмач китереп сала.  «Сез шәһәрдә «культурный» итеп өйрәнгән шул инде», – дип, кискән ипидән дә гаеп таба. Чәй ясау – монысы инде бөтенләй бер фәнни эш сыман.  Чәе яхшы икән әле, шуны гына ясыйм, дисәң, монысын ташла, дип, ташлаттыра. Икенче юлы яңаны пешерим дисәң: «Бая гына пешергән идем бит, ник аны түгәсең?» – ди. Куе ясасаң (ә алар үзләре сөтләп, куе итеп эчә) – чифир иткәнсең, сөтен күбрәк салсаң – «Мәскәү күренә»... Анда кайтсам, нәрсәне гаеп итәрләр дип, гел киеренкелектә торып арып бетәм, шуңа да кайтмый калу җаен эзлим.

Җырчы, шоумен Зөлфәт Зиннуров, 36 яшь:

Хатыным Гөлназ белән гаилә коруыбызга 8 ел. Ике якны да тигез күрергә тырышабыз: бер юлы безгә кайтсак, икенчесендә хатын ягына җыенабыз. Күз тия күрмәсен, әни килене белән уртак телне тиз тапты. Һәрнәрсәне бергә киңәшләшеп эшлиләр, бергә планнар коралар. Хәтта мине дә икәүләшеп сүгәләр. Берәр нәрсә булса, әни гел Гөлназ ягына баса. Яшерен сүзе булса да, башта икәү сөйләшәләр, аннары гына мин беләм.
Гаиләдә тавыш чыкса, әниең белән хатының уртак сүзгә килә алмасалар, яшәве  кыендыр ул. Тавышка кала торган була икән, иң яхшысы – аларның күрешми яшәве. Хатын авылга кайтып, әни белән әрләшеп, тавыш чыгара, бер-берсеннән гаеп кенә табалар икән, аны авылга үзем дә алып кайтып, әнинең йөрәген боздырмас идем.
Ләкин яратмауның, нәфрәтнең дә ниндидер бер сәбәбе булырга тиеш. Ник кайтырга, иренең әнисен күрергә теләми ул килен? Димәк, сүз ишеттергәннәр, эшен килештермиләр, тәнкыйтьлиләр.  Бу очракта бергә утырып, уртага салып сөйләшеп караргадыр, бәлки. Олы кешегә дә үзен олыларча тотарга, яшьләрдән акыллырак булырга кирәк. Дуслашуга беренче адымны ул ясаса да ярый.
Һичьюгында әнинең үзен шәһәргә алып килергә була. Хатын белән икесенә концерткамы, театргамы билет аласың да... Алай да булмаса, авылдан әнине чакырып, Коръән ашы укытасың. Ә мулла белән алдан ук сөйләшеп куясың: «Әни белән хатын үзара тату түгел. Шул темага берәр вәгазь сөйлә әле», – дисең.
 
Ләлә БӘҺРАМШИНА,
психолог

Бу ситуацияне дүрт яссылыктан карарга кирәк. Беренчесе – хатын. Ул иренең әнисе – кайнанасы янына кайтып, аңа булышудан баш тарта. Сәбәбе билгеле кебек: эшен тәнкыйтьлиләр, булдыксызлыкта гаеплиләр. Гаҗәп түгел: ул шәһәр кызы, авыл тормышын белеп тә бетерми. Ә бит моны хатын-кызның иренә булган мөгамәләсенең көзгедәге чагылышы дип тә уйларга була. Авыл егете дә шәһәр тормышын баштарак белеп бетермәгәндер, аның да нәрсәседер килеп чыкмагандыр. Хатын үзен ничек тотты икән соң, ирен тәнкыйтьләмәде, аны булдыксызлыкта гаепләмәде микән? Бәлки, ул да аны аңлап бетермәгәндер, кайдадыр ярдәм итеп, булышып җибәрәсе, кечкенә генә уңышларын да күреп үсендерәсе булгандыр... Тормышта нәрсәнедер үзгәртәсең килә икән, иң элек аңа мөнәсәбәтеңне үзгәртергә кирәк. Бу очракта хатын-кыз иренә мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш. Шушы гамәле белән ул бит аның нәсел тамырларын ихтирам итмәвен белдерә. Югыйсә кайчандыр ул бу егетне үзе сайлаган, аның әти-әнисен дә кабул итәргә риза булган. Тамырларыннан өзеп, ул ирен яшәү энергиясеннән мәхрүм итә.
Гаилә, гомумән, парлы мөнәсәбәтләр өч ноктага таяна: аралашу, үзара симпатия, уртак шөгыль. Уртак шөгыль ул – фатир да, балалар да, ике якның әти-әнисенә булышу да... Хатын, моннан читләшеп, гаилә мөнәсәбәтләрен куркыныч астына куя. Аралашу һәм симпатия җитәрлек күләмдә булганда гына бу гаилә сакланып кала алачак.
Хатынына карата булган тәнкыйтьне ир кеше дә күргәндер бит. Ул аның шәһәр кызы икәнен белә, авылдагы бөтен эшне дә кечкенәдән өйрәнеп үсмәгәнен аңлый. Шулай булгач, ул әнисе, туганнары белән җайлап кына сөйләшергә, аларга аңлатырга тиеш иде.
Килен кайнана туфрагында үсә, диләр. Шәһәр кызы булган килененә карата әни кешегә дә йомшаграк булырга, аның тырышлыгын күрергә, мактап үсендерергә кирәк булгандыр. Уңышларын күреп мактаса, булдыра алмаганына күз йомса, бәлки, бу хәл килеп тә чыкмас иде. Килен ул – синең газиз балаңны яраткан кеше, балдан татлы оныкларыңның әнисе.
Дүртенче яссылык – балалар. Алар – нәсел агачының җимешләре. Әти-әни ул агачның кәүсәсе, әби-бабайлар – аның тамырлары. Тамырларда – нәсел энергиясе. Аннан өзелгән балалар яшәү сутын кайдан алырга тиешләр?  Балаларга канат кую, аларның талантын ачу өчен бу энергия бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар