Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Кеше хәлен кеше белми

Автобуска үсмер бала иярткән ханым килеп керде. Ишек янында бер генә буш урын булганлыктан, әни кеше анда улын утыртты, үзе аның янында басып калды. Автобус кузгалуга, салондагы бер ир “нотык” сөйләргә кереште. Ярыйсы ук кызмача икәнлеге сизелеп торса да, урта яшьләрдәге бу ирнең сүзләре эзлекле, аңлаешлы иде:  — Менә, менә шундый ул хәзерге яшьләр! Күрәсезме, әнисе басып тора, ә ул, оялмый да, утыра. Мин булсаммы?! Гомеремдә дә мондый хәлгә юл куймас идем. Мин әниемне хөрмәт итә идем. Үлде инде ул, хәзер юк...
Шактый сөйләнде ир кеше. Улы янында басып торган ханым, аңа бер генә борылып күз салды, тик дәшмәде. Әмма аның шул карашында мондый сүзләрдән өстен икәнлеге чагылгандай булды.
Автобуста баручы башкалар да, салмыш ирнең сүзләренә теләктәшлек белдерепме, әллә, киресенчә, исерекнең сүзен куәтләргә теләмәүдәнме, берсе бер сүз дәшмәде. Ә ир кеше сөйләнүен дәвам итте:
- Безне бит бала чактан ук олыларны, хатын-кызларны хөрмәт итәргә өйрәттеләр. Ә менә бу малайдан ни көтәсең? Әнисенә кыенлык китерәчәк әле бу... Күрерсез...
Автобус чираттагы тукталышка якынлашты. Ханым төшәргә әзерләнде һәм шул чакта гына ир кешегә җавап сүзе әйтергә булды:
-     Абзыкаем, тынычлан, зинһар. Ни күрсәм дә, үзем күрәм бит. Ә сезнең хатын-кызга, әниегезгә хөрмәтле булуыгызга ышанмыйм мин. Ник дисәгез, менә автобуста мин — хатын- кыз, берүзем басып бардым, ә сез - хатын-кызны хөрмәт итәм дип лаф орган ир-егет, торып бер дә урын тәкъдим итмәдегез әле. Икенчедән, шушылай иртәнге сәгатьтә үк исереп беткән улын күргәч, әниегез сөенер идеме икән?!
Эшнең нәрсәдә тәнен белми торып, хөкем карары чыгарырга ашыкма, абзыкай...    
Кычкырмады, дуламады ханым, әйтәсе сүзен тыныч кына әйтте дә, улын ияртеп автобустан чыкты һәм, аны җитәкләп, юлның икенче ягына юнәлде. Автобустагылар һаман сүзсез кала бирде, тик арада кемнеңдер тирән көрсенеп куйганы гына ишетелде: ир бала, церебраль параличлы булып, аякларын көч-хәл белән атлый торган инвалид иде...

Әлфинур 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кеще хэлен кеше белми ,уз башына тошмэсэ. Такылдарга булдырабыз тулкэ.

    Хәзер укыйлар