Изге Вәли көне: бәйрәмгә... кирпеч бүләк итәм

Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА
Соңгы вакытта урамда гашыйк парлар күбәеп китте кебек. Миңа гына шулай тоеламы соң? Автобуста, метрода, кибетләрдә – кая барсаң, шунда кулга-кул тотынышкан, бер-берсенә мәхәббәт тулы караш ташлаган яшьләр очрый. Күңелләрне кузгатырга яз да ерак бит әле...
Кызык, нинди эпидемия бу? Бөтен шәһәр берьюлы гашыйк булмагандыр бит?!
Телефонымдагы датага күзем төшкәч, барысы да аңлашылды. 14 февраль –Изге Вәли көне җиткән ләбаса! Ә мин бөтенләй онытканмын да...
Мәктәп елларында бу бәйрәмгә әзерлек бер-ике атна элек үк башлана иде. Һәр сыйныф биремнәр үтәүгә әзерләнә. «Валентинка»лар өчен зур гына йөрәк рәсеме төшерелгән тартмачык куела. Күзгә-күз карашып мәхәббәтен аңлатырга кыймаган яшьләр өчен менә дигән мөмкинлек. Ә конкурслар... Нинди кызык конкурслар үткәрә идек бу көнне! Гәҗит өстенә басып бию, шарга теләкләр язу, бер-береңә матур сүзләр әйтү... Әллә никадәр вакыт узса да боларның барысын елмаеп искә төшерәм.
Югары уку йортына кергәч, бөтен нәрсә үзгәрде. Лекцияләр, семинарлар, курс эшләре, имтиханнар... 14 февраль түгел, үзеңнең туган көнеңне дә онытырсың... Тик дөнья бит син университетка укырга кердең дип кенә туктамый, дәвам итә. Кемнәрдер бер-берсен эзләп таба, гашыйк була... Андый парлар өчен бу бәйрәм, әлбәттә, мәхәббәтеңне аңлату өчен тагын бер сәбәп булып тора. Нинди бүләк алу, бәйрәмне кая үткәрү турындагы күңелле мәшәкатьләр белән йөриләрдер. Дөрестән дә, бер-берсенә алар нинди бүләкләр алалар, нинди көтелмәгән сюрпризлар ясыйлар икән?
Әдилә (18 яшь. Казан):
– Мин егетем белән ике елга якын йөрим. 14 февраль көнне без үзебез танышкан кафега барабыз. Бүләк сайлавы гына елдан-ел авырлаша. Хатын-кызга бүләк табуы җиңел бит ул. Ә егетләргә... Озак уйлагач, таптым нәрсә бүләк итәргә. Узган ел үзем бәйләгән йөрәк бүләк иткән идем, быел парашют белән сикерергә сертификат алдым.
Эльвира (19 яшь. Казан):
– Очраша башлаганыбызга әле ике генә ай. Шулай да, Изге Вәли көнен түземсезлек белән көттем. Егетемә җылы свитер алдым. Җыр яздырдым. Аңа ошар дип өметләнәм. Ә планнарга килгәндә, төне буе шәһәр буйлап йөрергә хыялланам.
Айдар (22 яшь. Казан):
– Йөри торган кызым Алинә белән Санкт-Петербург шәһәренә барырга уйлыйбыз. Аның күптәнге хыялын чынга ашырасым килде, бүген билетларны алдым. Бәйрәмне түземсезлек белән көтәм. Тизрәк аны сөендерәсем килә.
Ярый, яшьләрнең фикерләрен белдем, ә өйләнешкән парлар Изге Вәли көненә әзерләнә микән? Әллә инде вакыт узу белән бу бәйрәм алар өчен гадәти көнгә әйләнгәнме?
Ильяс-Альбина (Казан):
– Өйләнешкәнебезгә алты ел. Очрашкан вакытта, әлбәттә, нинди бүләк алыйм, дип уйлап кайгырасың. Кермәгән кибет калмый, дусларыңнан, интернет форумнардан мәгълүмат туплыйсың. Өйләнешкәннең беренче елында Альбина бүләккә бантикка төрелгән... кирпеч тоттырды, ә мин исә аңа ашарга пешерергә өйрәтә торган китап алып бирдем. Кирпечнең кирәге чыкты – нәкъ Альбина теләгәнчә аны булачак өебезнең фундаментына беренче итеп салдык, тормыш иптәшем дә хәзер телеңне йотарлык итеп пешерә.
Ә парлары булмаган, үз мәхәббәтләрен әлегә тапмаган яшьләр бу көнне ничек уздыра икән? Башкаларга карап, сагышка батып, көепмеме, яисә күңел ачып, дуслар өчен сөенепме?
Надир, 20 яшь:
– 14 февраль минем өчен гадәти көн. Дуслар белән футбол карарга җыенам. Яшьләрнең бу көннән бәйрәм ясауларын да аңламыйм. Миңа калса, яраткан кешеңне бәйрәм җиткәч кенә котларга түгел, ә көн саен яратканыңны белгертеп торырга кирәк.
Әлфия, 19 яшь:
– Мин бәйрәмне туганнарым белән үткәрергә уйлыйм. Торт пешереп, якыннарымны сыйлыйсым килә. Алар өчен открыткалар, кечкенә генә бүләкләр әзерләдем. Туганнарымны, якыннарымны яратуымны белдерергә менә дигән сәбәп бит бу бәйрәм...
Изге Вәли көнен дуслары, туганнары янында үткәргән кешеләр күп. Шулай ук, парсызлар өчен махсус дискәтүкләр дә үткәрелә бу көнне.
Ничек кенә булса да, 14 февраль матур үтсен: бер-берсен эзләп тапкан парлар төрле оригиналь сюрпризлар ясасыннар, гашыйк булганнар, үзләре сайлаган ярларга хисләрен аңлатсын, әлегә мәхәббәтен тапмаганнар – күңелсезләнмәсен. Безнең әле барысы да алда! Ә мин... мин бантик белән кирпеч эзләргә киттем. Тормыш булгач, миңа да кирәге чыгып куюы бар. Бүләк өчен менә дигән идея...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.